пятница, 5 апреля 2013 г.

Татар җәмәгатьчелеге Зәки Зәйнуллинны якларга чыкты

5 апрельдә Казанның Бауман урамында язучы, җәмәгать эшлеклесе Зәки Зәйнуллинны яклау пикеты үтте. Зәйнуллин үзе дә бу пикетка килде, хак булуын дәлилләп ахыргача көрәшәчәген белдерде.

Татар иҗтимагый үзәге оештырган пикетта “Хокук саклаучылар! 80 яшьлек татар аксакалын эзәрлекләүне туктатыгыз! Оят бу, хурлык!”, “Статья “Россия глазами татарина” – дейтвительность сегодняшней России",”Татарстан: 2013 ел = 1937 ел”, дигән һәм башка шигарләр күтәрелде. 

“Без Зәки Зәйнуллинга каршы җинаять эше ачылуга кискен ризасызлыгыбызны белдерәбез. Аның “Звезда Поволжья” газетында басылган мәкаләсендә бернинди дә низаг чыгарырлык урын юк. Бу җинаять эше туктатылырга тиеш. Бу гамәл прокуратура һәм тикшерү комитеты өчен зур хурлык”, дип белдерде ТИҮ вәкиле Фәрит Зәкиев.

Егермедән артык пикетта катнашучы арасында Зәки Зәйнуллин үзе дә бар иде. Ул үзенең мәкаләсендә урыс халкын кыерсытмавын әйтте.

“Төрмәдә үлсәм үләм, әмма барыбер гаделлек өчен көрәшәчәкмен. Мин кире уйлый торган кеше түгел. Мин мәкаләдә бары тик үз фикерләремне генә белдердем. Кешене үз уйлары өчен хөкемгә тартканнарын кайда күргәнегез бар? Урыслар “кривоногий, вонючий татарин” дип акыралар бит әле. Бу татар халкын кимсетү санала алай уйласаң. “Орда” фильмында татарны кеше ашаучы халык итеп күрсәтәләр. Без шундый халыкмы? Без урыска караганда 500 ел элек яза башлаган халык”, диде ул.

Татарстан тикшерү комитеты язучы, җәмәгать эшлеклесе Зәки Зәйнуллинның “Звезда Поволжья” газетында басылган “Россия глазами татарина дигән мәкаләсе өчен Русия җинаять кодексындагы 282нче маддәнең беренче бүлеге нигезендә аңа карата җинаять эше ачкан иде.

Комментариев нет: