четверг, 4 апреля 2013 г.

Универсиадада татарча көрәшәчәкләр!


Универсиадада татарча көрәшәчәкләр!
5-6 апрель көннәрендә Казанның “Ак Барс” Көрәш Сараенда быел җәй көне узачак Универсиадага сайлап алу ярышлары була.

Универсиадада көрәшнең кайсы төре булыр дигән сорауга җавап табылды бугай инде. Билбаулы көрәш белән берлектә, ярышлар татарча көрәш буенча да узачак. Дөрес, соңгысы “көрәш” дигән исем белән керәчәк. Һәрхәлдә, “Ак Барс” Көрәш Сараенда үтәчәк бәйгенең нигезләмәсендә төп максатлардан берсе итеп “Универсиада-2013тә катнашу өчен “көрәш” буенча Россия җыелмасын төзү” дип әйтелгән. Хәер, анысы инде артык мөһим дә түгелдер, чөнки иң мөһиме – Универсиадада татар көрәшчеләренең булуы. Күптән түгел республиканың татар-башкорт милли спорт көрәше федерациясе җитәкчесе Марат Әхмәтов әйткәнчә, төп максат – бөтендөнья спорт ярышларында мөмкин кадәр күбрәк Татарстан көрәшчеләренең катнашуы.

Казандагы сайлап алу ярышларында көрәш төрендә егетләр алты үлчәү авырлыгында җыелма командага эләгү өчен бил алышачак: 60, 70, 80, 90, 100 килограммга кадәр һәм 100 килодан авыррак үлчәүдә. Шунысы үзенчәлекле, әлеге бәйгедә катнашу өчен гаризаны аерым бер төбәк түгел, бәлки югары уку йортлары бирәчәк. Нәтиҗәдә, турнирда катнашучылар саны чикләнмәгән, күпме уку йорты үз кандидатларын күрсәтә ала, көрәшчеләр шул санда булачак. Гомумән алганда, бәйгегә утызлап төбәктән спортчыларның килүе фаразлана.

Бәйгедә Татарстан көрәшчеләре дә шактый булырга мөмкин әле. “Әлбәттә, һәр үлчәүдә дә җиңү яулау идеаль хәл булыр иде, - диде бу уңайдан республиканың татар-башкорт милли спорт көрәше федерациясенең Башкарма директоры Равил ХәйруллинIntertat.ru хәбәрчесенә. – Шәхсән үзем 3-4 көрәшчебез Россия җыелмасы составына эләгеренә өметләнәм”. Равил Гарифулла улының шөбһәсе урынлы. Ни әйтсәң дә, башка төбәкләрдә дә татарча көрәшә беләләр хәзер. Абсолют фаворитлар да бар. Әйтик, Татарстан ярышларында Лаеш өчен көрәшеп йөрсә дә, илкүләм бәйгеләрдә Ульян өчен бил алышучы Россия чемпионы Сергей Павликның да студент икәнлеген онытырга ярамый.

Әйтергә кирәк, Татарстаннан җыелма командага эләгергә дәгъва кылучылар арасында танылган көрәшчеләр шактый. Әйтик, 60 килолылар арасында Нәфис Миңнебаев, Илвир Әхәтов, Рамил Хисмәтуллин, Рәмис Саматовлар арасында кискен көрәш баруы көтелә. Дәгъвачылар, бигрәк тә 70 килолылар арасында көрәш кызу булыр төсле, биредә Руслан Нургалиев, Илдар Гыйниятуллин, Айдар Нәҗмиев, Руслан Аюпов исемнәрен генә атау да җитәдер дип уйлыйм. 80 килограммга кадәрге үлчәүдә дә Ришат Гайнетдинов, Илмир Төхвәтуллин, Руслан Касыймов, Илнар Галиев, Фәнил Шәйхетдиновларның барысы да Универсиадага барырга лаек. Дөрес, бәхет бары берсенә генә елмаячак. 90 килограммлыларда төп фаворит – Раил Нургалиев. Дөрес, Айвар Билалов, Илнур Хурамшин, Айдар Шәрәфетдиновлар әле аңа каршылык күрсәтер. 100ләрдән без төп өметне Дамир Әдиятуллин, Ринат Әхмәтшин, Раил Мараковларга баглыйбыз. Ә менә шул ук Павликка каршы безнекеләрдән Илфат Гыймадиев, я булмаса, Константин Морозов белән Фирдүс Зәйнуллин нык каршылык күрсәтә алыр дип өметләнәбез.

Татарча көрәш буенча вәзгыять азмы-күпме дәрәҗәдә аңлашыла кебек. Ә менә билбаулы көрәш буенча әле аңлашылмаучанлыклар шактый. Хәбәрләргә ышансаң, билбаулы көрәш буенча Универсиадага сайлап алу бәйгесе Воронежда үткән, Ә Казанда исә спортның бу төре буенча тест ярышлары узачак икән. Хәер, көтәргә күп калмады, 5-6 апрельдән соң барлык сорауларга да нокта куелыр сыман.

Сүз уңаенда, Казанда күптән түгел югары уку йортлары арасында узган татарча көрәш ярышы да быел күпкә кискенрәк төстә үтте. Бу, әлеге дә баягы, шул ук Универсиада белән аңлатыладыр. Үз үлчәүләрендә исә түбәндәге көрәшчеләр чемпион калды: Алмаз Миңнехуҗин, Рәмис Саматов Руслан Рәфыйков, Раил Нургалиев, Илфат Гыймадиев (барысы да Аграр университет), Айнур Нәҗмиев (Энергетика университеты), Ришат Гайнетдинов (Ветеринар академия), Илмир Шиһапов (Архетиктур-төзелеш университеты), Илмир Төхвәтуллин (Федераль университет). Командалар беренчелегендә исә зур өстенлек белән Казан Дәүләт аграр университет вәкилләре җиңү яулады.

Радик САБИРОВ

Комментариев нет: