пятница, 19 апреля 2013 г.

Мәчет янына дуңгыз башы ыргытучыларга төрмә яный


Мәчет янына дуңгыз башы ыргытучыларга төрмә яный

Узган елның ноябрь аенда Петербургта Җәмигъ мәчете капка төбенә дуңгыз башы ыргытып китәләр. Әле алай гына да түгел, чучка башы эченә шартлаткыч матдәгә охшатып эшләнгән муляж урнаштырылган була.

Җинаятьчеләрнең берсе Владимир Смирнов хокук саклау органнары тарафыннан җинаять урынында ук тоткарлана. Аның тарафдары - Игорь Есботаев исә соңрак тикшерү эшләре вакытында кулга алына.

Мәчетнең капка төбенә әлеге үләксәне мөселманнарның бергәләшеп намаз укыган вакытына туры китереп ыргыталар. Чучка эченә урнаштырылган бомба муляжын исә җинаятьчеләр сентябрь аенда ук әзерләгән була.

Менә, ниһаять, тикшерү эшләре тәмам. Санкт-Петербургның Петроград районы прокуратурасы әлеге җинаять эшен судка тапшырды. Смирнов һәм Есботаев Россия Җинаять Кодексының 1нче бүлеге, 282нче маддәсе буенча (нәфрәт һәм дошманлык хисләре уяту) гаепләнә. Аларга ике елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителү яный, дип хәбәр итә РБК сайты.

Әйтергә кирәк, 24 яшьлек Владимир Смирновның моңа кадәр берничә мәртәбә җаваплылыкка тартылганы булган инде. Ул көчләү, дошманлык һәм нәфрәт уяту, корал, шартлаткыч матдәләрнең законсыз әйләнешендә катнашкан өчен гаепләнгән.

Шунысын да билгеләп үтү кирәк, мәчет янына дуңгыз башы ыргыту кебек күренешнең беренче тапкыр гына кабатлануы түгел. Моңа охшаш хәл узган елны Сыктывкарда булган. Ул чакта кайбер шовинистик оешма вәкилләре мәчет төзелеше барган урынга чучка башы күмеп куйган иде.

Комментариев нет: