среда, 3 апреля 2013 г.

Хиҗапны мәктәптән аералар


    Хиҗапны мәктәптән аералар
Прокуратура Түбән Каманың 5 нче мәктәбе җитәкчелеге һәм шәһәрнең мәгариф идарәсенә карата укучылар белем учагында намаз укыган, ә кайбер кызлар һәм укытучылар хиҗаптан йөргән өчен протест белдергән.

Татарстан Прокуратурасыннан белдерүләренчә, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 5 нче мәктәптә тикшерү янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм террорчылыкка каршы законнарның үтәлешен тикшерү җәһәтеннән февраль азагында үткәрелгән. Әлеге пунктлар буенча кагыйдә бозулар ачыкланмаган. Әмма прокуратура хезмәткәрләрен татар сыйныфларында укучыларның мәктәптә намаз укуы, ә кызларның дәресләргә хиҗаптан йөрүе сагайткан. Кайбер укытучылар да эшкә “билгеле бер дин тотуларын ачыктан-ачык күрсәтүче” киемдә йөри. Россиядә дин дәүләттән аерылганлыктан, прокуратура бу фактны федераль закон нормаларын бозу дип тапкан һәм аңа чик куюны, шулай ук мәктәп уставына дини кием киюне һәм  мәктәптә дини йолаларны үтәүне тыючы пункт кертүне таләп иткән.

Бу уңайдан шәһәрдә чып-чын низаг чыккан. Ачулары купкан мөселман ата-аналар мәчет янында митинг оештырган һәм балаларының хәтта дөньяви мәктәптә дә ислам кануннарын үтәү хокукын яклау нияте белән мэриягә юл тоткан.

Түбән Кама прокуроры урынбасары Айрат Сәйфетдинов сүзләренчә, бүгенге көндә низагка нокта куелган: прокурор протесты кабул ителгән һәм мәгариф идарәсеннән аңа җавап алынган - тиздән мәктәп уставына тиешле үзгәрешләр кертеләчәк.

 5 нче мәктәпнең уставында Россиянең мәгариф хакындагы законнарындагы соңгы үзгәрешләргә бәйле күп әйберләр чагылыш тапмаган, - дип шәрехләп үтте Татарстан Прокуратурасының балигъ булмаганнар һәм яшьләр турындагы законнарның үтәлешен күзәтү бүлеге башлыгы урынбасары Ринат Салихов. – Ә хиҗап һәм намазларга килгәндә исә, Россиянең муниципаль һәм дәүләти белем бирү учреждениеләрендә нинди дә булса дини эшчәнлек тыелган. Уку йортын гамәлгә куючы дини оешма булса башка хәл – ул тиешле кием формасын раслап, дини йолаларны үтәүне расписаниегә кертә ала. Тик дөньяви мәктәптә намаз укуны әдәплелек дип санамыйм. Чөнки бу процесс дөнья ыгы-зыгысыннан ваз кичеп, үз эчеңә бикләнүне таләп итә...

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында укучылар өчен бердәм форма кертелгән очракта, мәктәпләрдә нинди дин тотуыңны күрсәтүче кием кию мәсьәләсе үзеннән-үзе көн кадагыннан төшеп калачак дип саныйлар.

 Без моны 2005 елда ук кертергә тәкъдим иткән идек. Әмма эш шунда ки, закон буенча мәктәп формасын министрлык карары белән кертеп булмый, форманы ата-аналар хуплап, мәктәп үз уставында беркетергә тиеш, - ди министрлыкның тәрбия һәм өстәмә белем бирү бүлеге башлыгы Эльвира Сафина. – Бүгенге көндә мәктәп формасы республиканың Азнакай, Бөгелмә, Мамадыш, Менделеевск, Мөслим, Яңа Чишмә, Саба, Сарман һәм Чирмешән районнарында гына кертелгән. Хәзер без бу уңайдан Түбән Кама районына тәкъдим юлладык.

Искәртеп узабыз, узган елның көзендә Ставрополь краеның бер мәктәбендә хиҗап киюне тыю уңаеннан кузгалган низаг бөтен илне шаулаткан иде. Бу низагны шәрехләп, Россия Президенты Владимир Путин дини хисләрне хөрмәт итәргә, шул ук вакытта Россия дәүләтенең дөньяви булуын да истән чыгармаска киңәш итте. Озак та үтми край хөкүмәте “Мәктәп киеменә һәм укучыларның тышкы кыяфәтенә төп таләпләрне раслау турында” карар чыгарды. Ул мөселман кызларына дөньяви белем бирү учреждениеләрендә дин кушканча  киенүне тыя. Канәгать булмаучылар әлеге карарга карата шикаять белдерергә маташкан... Әмма күптән түгел Ставрополь крае суды мәктәпләрдә хиҗап киюне законлы һәм нигезле санап, бу эшкә нокта куйган.

Елена МЕЛЬНИК

Комментариев нет: