воскресенье, 2 февраля 2014 г.

Киевта Казан журналистын кыйнаганнар

31 январьдә Киевта KazanFirst порталы хәбәрчесе Никита Перфильевка һөҗүм иткәннәр. Бу хакта портал сәхифәсендә хәбәр ителә. Перфильев моны үз блогында да раслый.

Украинадагы хәлләрне яктыртырга килгән журналистны һәм аның операторын төнге өчтә арендага алган торагыннан гадәти киемдәге кешеләр урлап алып киткән. Билгесез җиргә китереп, алардан сорау алганнар, Русиягә кайтып китәргә кушканнар. Соңыннан журналистларны кыйнаганнар һәм барлык акчасы белән паспортларын алып калганнар. Перфильевның барлык алгы тешләрен койганнар.

Журналист аны урлаган һәм кыйнаган кешеләрне "рус акценты белән сөйләшкән силовиклар" дип тасвирлый.

Комментариев нет: