30 августта Татарстан мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул итү уңаеннан Азатлык кайбер истәлекләрне, вакыйгаларны бәян итте. Дистә еллар узгач та милли хәрәкәт вәкилләре татар мәнфәгате өчен көрәште. Шул гамәлләрнең берсе – Чаллы үзәгендә чиркәү салуга каршы чыгу булды.
Габделбәр һәм Асия Зиннуровлар
Чаллы үзәгендә чиркәү салынырга тиешле урында боз сарае салынды һәм шушы көннәрдә Чаллы хоккей такымы биредә тугызынчы-унынчы уен сезонын башлап җибәрде. Милли хәрәкәт вакытында үз сүзен әйтмәсә, фидакарь апалар булмаса, биредә чиркәү чаңнары сугып торасы булган. Ә хәзер бирегә йөзләгән бала, яшьләр, өлкәннәр, меңләгән тамашачы килә. Шушы урында чиркәү салуга каршы чыгучыларның берсе, каршылык чараларында башлап йөргән Асия Зиннурова белән очрашып, шул чорларны искә алдык.
– Асия апа, сез озак еллар дәвамында Чаллы ТИҮенә йөрдегез, оештырылган чараларда катнаштыгыз, алдагы рәтләрдә булдыгыз. Шул еллар хәтерегезгә ни рәвешле сеңеп калды?
– Ул еллар мәңге күңелдә. Авыр еллар иде, күңелсез хәлләр дә булды. Ул чакта яшьрәк тә идем. Аллага шөкер, ул елларда милләтетебез өчен актив катнашырга туры килде. Кырыгар автобуслар белән Казанга, Болгарга, Биләргә барган чаклар булды. Бу вакытлар хәтеремә нык сеңеп калды.
– Асия апа, Чаллы халкы сезнең бер батырлыгыгызны әле дә хәтерли. Сез көрәштәшләрегез белән Чаллы үзәгендә чиркәү төзүгә каршы чыктыгыз. Шушы каршылык хакында Татарстандагы, Русиядәге урыс матбугаты зур шау-шу тудырды. Чаллыдагы христиан руханилары патриархка да мөрәҗәгать итте. Янәсе, Чаллы ТИҮе вәкилләре төзелә башлаган чиркәүнең нигезен җимергәннәр. Бу эшне берничә апа-әби “башкарганы” билгеле булгач, көлкеле вазгыять тә туган иде. Шул хакта сөйләсәгез иде?
– Ул чорда Җиңү паркының бер өлешен койма белән уратып алдылар. Монда нәрсә төзүләре белән нык кызыксындым, әйтүче, белүче булмады. Аннан инде зур чиркәү комплексы төзүләрен хәбәр иттеләр. Шуннан мин кәгазь-каләм алдым да, чиркәү төзелешенә каршы имзалар җыю эшен башладым. Җиңүгә бит христианнар гына өлеш кертмәде, күпме татар, мөселман башын салды. Имза җыю барышында минем янга кешеләр җыела башлады. Наилә (Нионелла) Фазлыева да килде. Керәшен кешесе булса да, шушында имзалар җыюда ул да катнашты. Тора-бара без 10-15 кешегә җиттек. Аннан соң чиркәүне җимердегез дип, хөкем карары чыгарып, Мәрзия Шакирова белән мине унбер көнгә төрмәгә дә яптылар. Чиркәү төзелешенә дип кирпеч, цемент, такталар китерә башладылар бит. Без төзелеш материаллары китергән машиналарны кертмәс өчен җан тартыштык.
Милли хәрәкәттә эш алып бару җиңел түгел инде. Милли хәрәкәттә булу – куркаклар эше түгел. Анда сабырлык кирәк. Чиркәү төзелешенә урын, рөхсәт биргән Чаллының элекке хакиме Рәшит Хәмәдиев 2003 елның 3 августында үлеп китте. Аның урынына килгән Илдар Халиков сентябрь аенда башка карар чыгарып, биредә тиз арада боз сарае төзелде.
– 90нчы елларда сезнең кебек апалар, әбиләр Азатлык мәйданнарында күп булып, милли хәрәкәткә аерым бер көч бирделәр. Хәзер дә милли хәрәкәт эшчәнлеге белән кызыксынасызмы?
– Соңгы вакытта авырып китү сәбәпле, Чаллы ТИҮе оештырган җыеннарга, чараларга бара алмыйм. Әмма бик барасы килә. Шулай да телефон аша хәл-әхвәлләрне белеп торам. Менә 30 августны да җыр-бию бәйрәменә әйләндерделәр. Милли җанлы кеше буларак бу күренешкә нык борчылам. Татар конгрессы да Сабантуйлар гына оештыруга кайтып калды. Хәзер басым бик көчле, әллә ни майтарып та булмыйдыр.
– Асия апа, әңгәмә барышында берничә тапкыр авыру булуыгызны искәрттегез. Сер булмаса, нинди чир икәнен әйтеп китә алмассызмы?
– Берничә тапкыр ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килде. Алар авыру сәбәпләрен белә, әйтә алмады. Тикшеренә торгач авыруымның йөрәк белән бәйле булуы ачыкланды. Хәзер инде шушы көннәрдә Казанга операциягә чакырдылар.
– Элекке көрәштәшләрегез онытмыймы, хәл беләләрме?
– Милли хәрәкәттә ихлас, чын күңелдән йөргән кешеләр гел аралашып торалар. ТИҮ рәисе Рәфис, аның хатыны Нурзия, Наилә Вилданова һәм бик күпләр көн аралаш шалтыратып торалар. Аллага шөкер, балаларым, оныкларым да килеп торалар. Безнең бит биш балабыз, унике оныгыбыз бар. Балаларыбызны татар мәктәпләрендә укыттык. Оныкларыбыз да татар мәктәпләренә йөри. Безгә килгәч, урысча сүз катнаштырып сөйләшмиләр. Мин алардан кечкенәдән үк үзебезнең телдә сөйләшүне таләп иттем.
* * * *
Без Асия апа Зиннурованың тормыш иптәше Гәбделбәр әфәнденең дә кайбер фикерләрен белдек. Хатыны милли хәрәкәт эшендә, урам җыеннарында катнашканда, төрмәләрдә, мәхкәмә юлларында йөргәндә ачуы килгән вакытлар булмадымы икән?
– Ул елларда милли хәрәкәттә катнашу, көрәшү кирәк иде. Мин аны аңлый идем. Ул беренчеләр сафында булды. Балаларны да татарча тәрбияләү аның өстендә булды. Мин барысы өчен дә аңа рәхмәтле, диде Габделбәр әфәнде. http://www.azatliq.org/content/article/26572096.html
Комментариев нет:
Отправить комментарий