суббота, 13 сентября 2014 г.

Сөембикә, Кол Шәриф, Мөхәммәдъяр, Мәрҗәни, Барудилар "Казан җыены"на килә

​20 сентябрьдә Камал театры янында "Казан җыены" тарихи-мәдәни бәйрәм үтәчәк. Оештыручылар узган гасыр башында булган җыеннарны халыкка кире кайтарырга тели.
Оештыручылар "Казан җыены" бу бәйрәмгә килүчеләрне XIX гасыр ахыры XX гасыр башындагы Казан рухына алып кайтачак, дип белдерә. Аларның максаты – татар тарихын, күренекле шәхесләрне сәнгать аша халыкка күрсәтү һәм XIX-XX гасыр чикләрендә булган җыеннарны шәһәр халкына кире кайтару. Элек яз, җәй һәм көзен, бер кат эшләр тәмамлангач, җыеннар уза торган булган. "Иман йорты" яшьләр клубы Камал театры белән берлектә бу гадәтне яңартырга тели.
Яшьләрнең "Иман йорты" клубы белдерүенчә, "Казан җыены"на галимнәр, музей хезмәткәрләре, нәшрият вәкилләре дә чакырылган. Китап, кул эшләре, осталар җитештергән милли һәдияләр һәм кирәк-яраклар сәүдәсе дә булачак. Оештыручылар элекке заманнардагы ярминкә рухын да тудырырга тели. Милли музей һәм Казан Кирмәненең Ислам мәдәнияте музее җыенга килгәннәргә калфак чигү серләрен өйрәтәчәк.
​Тарихи шәхесләр Казан ханы, Сөембикә, Мөхәммәдъяр, Кол Шәриф быел 30 август көнне бер тапкыр халык арасына чыккан иде инде. "Бибарс Сарай"ның иҗади төркеме Казан ханлыгы турында тарихи тамашаны җыенга да алып килә. Мәрҗәни, Баруди, Мөхлисә Бубилар да халык янына чыгачак. Камал театры махсус тамаша әзерли. 
Җыенга килүчеләрне милли көйләр һәм биюләр белән "Сорнай", "Мишәр", "Бәрәкәт" ансамбльләре каршылаячак, дип белдерә оештыручылар. Теләгәннәр түгәрәккә төшеп татарча биеп тә җибәрәчәк. Мөнәҗәтләр, дини җырлар да Корбан бәйрәмнәре алдыннан халыкның күңеленә хуш киләчәк, ди "Иман йорты" вәкилләре. 
Бу чарага эстрада җырчылары: "Казан егетләре" төркеме, Илсаф, Илназ Сафиуллин, Илсөя Бәдретдинова, Гөлнара Габидуллина, Салават Миңнеханов, Гүзәлем, Фирузә Хафизова һәм башкалар да чакырылган. Алар җыенга тарихи, борынгы җырларны алып килә һәм үзләре дә милли киемнәрдә сәхнәгә чыгачак, ди оештыручылар. Бәйрәмдә милли ризыклар сатылачак, самаварлар гөрләп торачак. Җыенны төштән соң сәгать икедә башлап 18 сәгатьтә төгәлләргә җыеналар. http://www.azatliq.org/content/article/26580031.html

Комментариев нет: