понедельник, 15 сентября 2014 г.

Мордовиядә укучылардан яулыкларын салдыру өчен төрле юллар кулланыла

Мордовиядә мәктәпләрдә 1 сентябрьдән яулыклы укучыларга көчле басым башланган. Республика хөкүмәте канунны үтәргә чакыра, мөселманнар бу Конституциягә каршы килә дип бара.
Җомга көнне Саранскида Мордовия мөселман җәмәгатьчелеге укучыларның яулык бәйләү мәсьәләсендә туган каршылыклар турында сөйләшү өчен шәһәр мэры белән очрашты. Анда шулай ук мәгариф идарәсе, мәктәп директорлары да катнашкан. Моңа сәбәп булып, 1 сентябрьдән бирле Мордовия мәктәпләрендә яулыклы кызларга басым башлану тора, чөнки республика хөкүмәте карары белән, кызларга яулыктан йөрү быел тыелган иде.
1 сентябрь көнне мәсьәләне куертмас өчен Азюркадан кала, башка яклардагы яулыклы кызлар мәктәпкә бармаска булган. Икенче көнне исә мәктәпкә килгәч, яулык бәйләгән кызларга шелтәләр "ишелгән", аларны укытучылар бүлмәсенә алып кереп яулыкларын салу өчен "аңлату эшләре" алып бара башлаган. Ата-аналарны чакыртканнар.
Юрист Ирек Биккинин Азатлыкка әйтүенчә, Саранскиның 11нче мәктәбенең 10нчы сыйныфында укучы бер кыз хәтта мәктәптән киткән. Хәзергә аны әле башка мәктәпкә алмыйлар икән.
Бер бишлегә генә укучы яулыклы кызны Мактау тактасыннан алганнар. Бары яулыгын салып фотога төшкәч кенә кире эләчәкләрен әйткәннәр. Әлеге кыз каршы килгән.
Педагогика институтында шулай ук яулыклы кызларны беренче көнне уку йортына якын җибәрмәгәннәр.
"Башлангыч сыйныфта укучы берничә кыз яулыгын салырга мәҗбүр булды. Берсе салды да, аннары тагын бәйләде", ди ул.
Биккинин сүзләренчә, психологик басым каты бара. Азюркада 15 яулыклы укытучыны "эшкәртү"не түрәләр инде җәйдән үк башлаган. "Укучылар сездән үрнәк ала. Яулыкны салмасагыз эштән алабыз дип куркытканнар. Хәтта мәктәпне ябу белән янаганнар. Укучыларны башка авыл мәктәпләренә җибәрәчәкбез дигәннәр", ди ул.
Хәзер Мордовия мөселманнары хөкүмәт карарын мәхкәмәгә шикаять итәргә җыена.
"Әлбәттә бүгенге мәхкәмәләрнең уңай карар чыгарачагына шик зур, әмма шулай да бу эшкә тотынырга кирәк. Без бу хөкүмәт карары Конституциягә каршы килә дип аңлатабыз. Барысын да хокукый нигездә эшлибез", ди Биккинин.
Түрәләр соңгы вакытта яулык мәсьәләсенә игътибарны арттыруны исламның радикальләшүе белән аңлата икән. Имеш яулык бәйләтмәү экстремистлар белән көрәшүнең бер юлы булып тора.
"Саранскиның 40нчы мәктәбе яулыктан ваз кичтерү өчен сынау уку йорты булып тора. Хәзер бу тәҗрибәне алу өчен Самардан да килмәкчеләр", ди Биккинин. http://www.azatliq.org/content/article/26585667.html

Комментариев нет: