четверг, 11 сентября 2014 г.

“Ак Барс”: мактарлык та, таптарлык та түгел әле

    “Ак Барс”: мактарлык та, таптарлык та түгел әле
фото: ak-bars.ru
Дүрт очрашуда өч җиңү. Континенталь хоккей лигасының беренче дүрт турында Казанның “Ак Барс” хоккейчылары әнә шундый күрсәткечкә ия булды. Алып мактарлык та, салып таптарлык та түгел әле.

“Ак Барс” хоккейчылары үз мәйданындагы беренче уеннар циклын Братиславаның “Слован” командасына каршы уен белән тәмамлады. Әйтергә кирәк, моңарчы уйнаган көндәшләре белән чагыштырганда, әлеге команда күпкә көчлерәк иде. Казанга өч уенда өч җиңү яулап килгән команда “Ак Барс” белән очрашуны да ышанычлы башлап җибәрде һәм беренче периодта ук алар 2:0 исәбе белән алга чыкты. Кызганыч, әмма бу уенда янә бозга чыккан Андрес Нильссон тагын өметләрне аклый алмас дигән уй туды күңелдә. “Медвешчак”ка каршы үзебезнең Эмиль Гарипов ышанычлырак уйнаган иде кебек. Хәер, алдарак әйткәнебезчә, көндәшләрнең дәрәҗәләре төрле иде шул.

Тарихи очколар

Ярый әле безнекеләр беренче периодта исәпне тигезли алды. Ике голны да күпмедер дәрәҗәдә тарихи дип әйтергә була. Әйтик, беренче гол авторы 19 яшьлек Зият Пайгин зурлар арасында үзенең тәүге алкасын кертте. Икенче гол вакытында Евгений Медведевка пас биргән Казан егете Кирилл Петров исә КХЛда 100нче очкосын җыйды, моның өчен аңа 263 уенда катнашырга туры килде.

Пензада туып-үскән һәм хоккейдагы беренче адымнарын ясаган Пайгин, әлбәттә, Казан командасында төп уенчылардан саналмый. Әлегә ул да, яшьтәше Дамир Мусин да составка алдынгы сакчылар Альберт Яруллин, Степан Захарчук һәм Василий Токранов җәрәхәт алу сәбәпле уйнамаганга гына эләгәләр. Шунысы кызык: команданың рәсми сайтында да алар “Ак Барс” составында түгел, бәлки Югары хоккей лигасында чыгыш ясаучы “Барс” командасы исемлегенә кертелгән. Ләкин инде хәзер үк Пайгинның да, Мусинның да гаять өметле егетләр булуына ышанырга туры килә. Гомумән, Зият соңгы очрашуның төп геройларыннан берсе булып саналырга хаклы. Голдан тыш, ул өченче периодта Янне Пессоненга да гол кертергә булышты. Бу вакытта исәп 3:3 иде. Очрашу тәмамланырга өч минутлап вакыт калып барганда, Михаил Варнаков “Ак Барс”ка җиңү китергән дүртенче алканы кертә алды.

Данис өчен шатланыйк

Шулай итеп, “Ак Барс” дүрт очрашуда тугыз очко яулады. Әлегә гомумтурнир таблицасында безнекеләр алтынчы урында бара. Үзебезнең дивизионда исә казанлылар алкалар аермасы белән Магнитогорск “Металлург”ыннан калыша. Урал хоккейчылары бер очрашуда оттырсалар да, һөҗүмнәре белән янә шаккаттыралар. Алкалар аермасына күз салу да җитә: 18-5 (чагыштыру өчен: безнекеләрнеке 12-11). Бомбардирлар исемлегендә дә беренче урында янә Сергей Мозякин белән Данис Зарипов бара, икесе дә сигезәр очко җыя алды. Безнеке булмаса да, Данис өчен барыбер шатланабыз...

Радик САБИРОВ

Комментариев нет: