понедельник, 8 сентября 2014 г.

Татар балалары татарча укысын!

Перевод: Дети татар должны учиться на родном языке! Пусть все дети изучают татарский язык в школах. Татары хорошо знают русский язык. И все жители Татарстана должны знать татарский язык!

Совет чорында Чаллы шәһәрендә, бер генә булса да, чын татар мәктәбе булган. Ә бүгенге көндә бездә мәктәп түгел, татарча укыта торган бер класс та калмады хәтта! Югыйсә бит 90нчы елларда татар мәктәпләре дистәдән артык ачылган иде! Барысында да барлык фәннәрне татарча укыттылар, тәрбия эшләре дә гел татар телендә барды, һәм мәктәпләр эчендә татар тирәлеге тудырылган иде! Ул елларда милли хәрәкәт тә мәгарифне игътибардан төшермәде, мәгариф түрәләре тарафыннан да татар балаларын татар мәктәпләренә укырга бирдерү мәҗбүри диярлек куелган иде. Нәтиҗә буларак, шәһәрдә татар теле яхшы сакланып килде, балаларның татарча сөйләшүе еш ишетелә торды. Ә хәзер нәрсә күрәбез? Чаллыда татарча сөйләшкән балалар гомумән күренми. Инде гаиләдә татарча сөйләшкән ата-аналарның балалары да урыс теллегә әйләнеп бетеп бара!

Милли яңарыштан чигенү 2000нче елларда башланды. Шәһәрләрдә генә түгел, хәтта саф татар авылларында да татар мәктәпләре урысча укытуга күчерелде. 13 елдан артык вакыт узгач кына, 2013нче елның декабрь аенда Татарстан мәгариф министры Энгель Фәттахов, язучылар белән «Тукай клубы»нда очрашу вакытында: «Чиста татар мәктәпләре авылларда гына калды», – дип таныды.

Ул министр булып килгәнче, минем, дистә елдан артык «чаң сугып»: шәһәрләрдә, район үзәкләрендә татар телендә укыта торган мәктәпләр калмады, дип язган хатларыма Мәгариф министрлыгыннан, шәһәр, район мәгариф бүлекләреннән төрле отпискалар гына килә торды. Әйтик, «Чаллы мәктәпләрендә укучы татар балаларының 31 проценты туган телдә белем ала», дип оялмыйча шыр ялган язып яттылар. Шулай алдаша торгач, тәмам килеп төртелдек! Өстә әйткәнемчә, шәһәрләрдә, район үзәкләрендә татарча сөйләшүче балалар да, яшьләр дә калмады дияргә була. Дөрес, мин язган кайбер материаллардан соң Мәгариф министрлыгыннан, Татар Конгрессыннан берничә тапкыр комиссия оештырып, «тикшерү эшләре» алып бардылар. Әмма алар да күп очракта күз буяуга әйләнеп калды. Әйтик, шул комиссияләрнең берсе килер көнне Чаллының 2нче татар гимназиясендә укучыларга татар дәреслекләре өләшеп чыктылар, ә комиссия киткәч, кире җыеп алдылар! Яисә кайбер татар мәктәпләрендә тикшерү килер алдыннан, ата-аналардан, баламны урысча укытырга телим, дип гариза яздыртканнар һәм башкалар.

Мондый алдашулар, күз буяулар кабатланмасын дисәк, Мәгариф министрлыгы, киң җәмәгатьчелек белән берлектә, татар мәктәпләрен ныклы контрольгә алырга тиеш! Чөнки министр Э. Фәттахов шул, өстә әйтелгән «Тукай клубы»нда ясаган чыгышында: «Күптән түгел гимназия директорлары белән утырып сөйләштек. Министрлыкта, иң беренче эш итеп, әлеге гимназияләргә татарча белем бирүне кайтару юнәлешендә эшләячәкбез. «Ата-аналар каршы», «бердәм дәүләт имтиханнары урыс телендә генә бирелә» дигән сылтаулар монда урынсыз. Мәктәптә сыйфатлы белем бирергә кирәк. Аннан соң, гимназия балалары татар телендә укысын өчен, директорның да милли җанлы булуы кирәк. Бу мәсьәләне балалар бакчалары буенча да күтәрәбез», – дип әйткән.

Шулай булгач, озакламый Чаллыдагы татар мәктәп-гимназияләре яңадан татарча укытуга күчәр, дип көтәбез инде… Үзебезнең яктан исә без 2015нче елда 2нче гимназиянең 1нче классына ата-аналар үзләре риза булып укырга бирүче балаларның исемлеген төзи башладык. Бу класста 1нчедән 11гә хәтле барлык фәннәр дә татарча укытылырга, тәрбия эшләре дә татар телендә генә барырга тиеш дип саныйбыз.
Татар балалары татарча укысын! 
Тәлгать ӘХМӘДИШИН. http://vk.com/kashapovrafis?w=wall13302623_13341%2Fall

Комментариев нет: