воскресенье, 28 сентября 2014 г.

Тылсымлы һәм йолдызлы очрашу

Тылсымлы һәм йолдызлы очрашу (ФОТО)Солтан ИСХАКОВ фотолары
26 сентябрь көнне «Тылсымлы куллар» журналы редакциясе Габдулла Тукай әдәби музеенда «Илһам чишмәсе» һәм «Хезмәт төбе – хәзинә» бәйгеләренә йомгак ясады. 
 
Ел дәвамында балалар татар телендә язган милли эчтәлектәге шигырьләрен, берсеннән-берсе матур кул эше үрнәкләрен, ә укытучы һәм тәрбиячеләр исә мастер-класс конспектларын  редакциягә юллаганнар. Һәр бәйгедә өч кенә призлы урын булыр дип фаразланса да, оештыручылар, чикләрне һәрвакыттагыча бозып, яхшы эшләрне читтә калдырырга теләмәгәнлектән, өстәмә номинацияләр билгеләгән. Шул рәвешле  җиңүчеләр саны тылсымлы рәвештә  арткан.
 
Әлеге очрашу кунаклар күңелендә тылсымлы да, йолдызлы да булуы белән истә калдыр. Ник дигәндә, бәйрәмгә күренекле балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпова да чакырылган иде. Җитмәсә ул бәйгеләрнең төп хөкемдары да булган. Шагыйрә кунакларга  шигырьләрен укыды, китаплар бүләк итте. Соңрак көз аеның хуҗабикәсе Сөмбелә сабыйларга уеннар уйнатты. Өстәвенә кунакларга Тукай музее буенча экскурсия дә оештырылды. Һәр җиңүче истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
 
– Сәләтле балаларыбызга карап күңел шатлана. Алар күп, алар чыннан да сәләтле. Һәм кем белә, бәлки нәкъ менә шушы сабыйлар арасыннан татарның  яңа таланты шагыйрьләре, язучылары, осталары үсеп чыгар. Алга таба да шулай бергә булырга насыйп булсын. Тылсымлы гаиләбез  көннән-көн ишәйсен, – ди журнал мөхәррире Ландыш Фазуллина.

Комментариев нет: