воскресенье, 21 сентября 2014 г.

Есть ли в России свобода слова? Русиядә ирекле сүз бармы?

свобода слова
Казанда җәен төбәк һәм милли гаммәви мәгълүмат чаралары форумы узды. Бөтенрусия күләмендә оештырылучы «Күп милләтле Русия» («Многоликая Россия») конкурсында җиңүчеләр дә чакырулы иде анда. Мин бу бәйгедә икенче ел инде жюри әгъзасы. Кызганычка, күпмилләтле саналган Русиядә бу конкурста катнашучылар урыс теллеләр генә. Анда катнашырга батырчылык иткән берничә генә кыю милли газетаны алып карасаң, оят булып китә. Милли матбугат әллә йоклый, әллә әле тумаган дип куясың. Дөрес, Татарстан матбугаты аерылып тора. Быел Мамадыш, Кукмара районнары газеталары кулыма кергән иде. Республика дәрәҗәсендә таралырлык басмалар дип сокланып, йотылып укыдым.
КӨЗГЕДӘГЕ СУРӘТЕБЕЗГӘ БӘЯ
Тагын бер бәйгедә дә жюрига иң яхшы язма авторларын берничә ел рәттән эзләшәм. Монысын Бөтендөнья татар конгрессы оештыра. «Татар рухы һәм каләм» дип аталган әлеге бәйге татар милләте белән турыдан туры бәйле. Димәк, ул милли горурлык уятырга тиешле. Афәрин, дип сокланырлык эшләр шактый булса да, монысында да тулаем милли матбугатның торышы канәгатьләнерлек түгел. Минемчә, һөнәри осталык – профессиональлек җитенкерәми әле. Күп язмалар «бардым, күрдем, кайттым, яздым»нан тора. Мондый хәл республика дәрәҗәсендәге басмалар өчен бөтенләй гафу ителмәслек. Телебез белән кызыксынуны аның милли матбугаты аша да арттырып булыр иде. Кызганыч, бүген милли авторларыбызның язмаларын эзләп алып укучы бармы? Аларны тәрҗемә итеп, башка мәгълүмат чаралары кулланамы? Милли матбугаттан урыс телле журналистика бик сирәк очракта гына мәгълүмат ала. Гомумән, бу яктан мин республикабыздагы урыс телле мәгълүмат чараларын да әллә ни өстен баскычка күтәреп куймас идем. Быелгы язылу кампаниясенең авыр булуында журналистларның үзләрен гаепләргә маташкан Русия гомум коммуникацияләр һәм элемтә министры Николай Никифоров хаклы, ахыры, дип куям. Әйе, хаклы, ләкин өлешчә генә.
ЖУРНАЛИСТНЫ БУАЛАР
Ник укымыйлар дигәндә, күп нәрсә үзебездән торса да, безгә бәйле булмаган очраклар да өстебезгә тау булып ишелеп төшә тора. Сүз иреге, иҗат мөмкинлекләре, һөнәри осталык турында түгел сүзем. Почта хакларының моңарчы күрелмәгәнчә, кинәт кенә артуы – ул, минем фикеремчә, сүз иреген чикләү буенча иң оптималь ысул буларак илбашлары тарафыннан исләренә төшкән чара булды. Без гәҗитчеләр, бәяләрнең шулай үсәсен язылу кампаниясе башлангач кына белдек бит. Нәтиҗәдә, язгы язылу кампаниясе соңарып башланды, каталоглар соңарып әзер булды.
Почта хакларының артуы ул, беренче чиратта, журналистиканы кулга ияләштерү өчен бик уңайлы алым булды. Чөнки хәерче журналист сүз иреге чикләнгән дәүләттә, коррупция сазлыгына кереп чумган хакимияткә бик кулай. Ялагай журналистикалы илдә сайлаулар да акча исраф итеп оештырылган, демократия барлыгына ышандыручы театрга әверелде (бу хакта газетабызның 4нче битеннән укыгыз!)… Ә бүген журналистика хәерчелеккә тәгәри. Дәүләт үз кул астындагы мәгълүмат чараларының санын киметеп булса да, яшәтер. Ә менә үзгә фикерләрне дә укучыларына җиткерергә курыкмаган газетаның хәлләре кыенлашыр. Чөнки абунәчеләрнең дә мөмкинлекләре чикле. Ул баласын мәктәпкә әзерләсенме, югары уку йортына кертергә акча җыйсынмы, тамак туйдырсынмы (кибетләрдә дә бәяләр күперә бит)… газета яздырсынмы. Әле беркөн урамда очрагач, туган авылымдагы хат ташучы кыз белән сөйләшеп алдым. Ким дигәндә, 5–6 газетага язылучылар да быел 1, сирәк кенә 2 газетага язылды, диде ул. Болай да укымаска өйрәнеп килүче халык, язма тел барлыгын бөтенләй онытмасмы соң?
Сүз ирегеннән уттан курыккан кебек куркалар шул бүгенге Русиядә. 90нчы еллардагы сүз ирегенең исе дә калмады. Идарә ителә торган демократия дип шәрехләнде бит бүгенге тормышыбыз. Демократия янына «идарә ителә» дигән сүзтезмәсен кую мөмкинме дигән сорауга аңлатма бирүче генә табылмады. Журналистика моны өлге итеп алып эшләвен дәвам итте. Демократия булгач, ул идарә ителергә тиешме, аны кем идарә итә? Минемчә, демократия кануннар белән генә көйләнергә тиешле. Ә бүгенге кануннар уңайсыз кешеләр – күпне күрүчеләрдән арыну өчен генә кулай. Юкса, ул кемнең кем булуына карамастан, бар кеше өчен тигез, аннан хәтта президентлар да куркырга тиешле.
ХӘЙЛӘ ТҮГЕЛМЕ?
Почта башлыкларының, җаваплы түрәләрнең почта таратуга моңарчы бирелгән дотация дип акланулары бер хәйлә генә ул, минемчә. Бүген реаль бәяләрне беркем дә әйтә алмый. Почта тарату чыгымнарының чын дөресен кем хисаплаган?! Авылларда пычрак ярып күрше авыллардан авыр сумкаларны өстерәп кайтучы хат ташучыларга бик аз түләнә бит. Күбесе 0,25 яки 0,5 ставкага гына эшли. Күрше авылдагы бүлекчәгә тәпиләү вакыты эш сәгатенә керми икән бит. Аларның эше аз, янәсе. Әле ул кибеттәгегә караганда кыйммәтрәк булган товарны да күтәреп йөреп сатарга тиеш. Ут, газга түләүләрне җыярга, пенсия өләшергә тиеш… Менә шундый дистәләгән «тиешләр» белән яши хат ташучы. Газета-журналларның вакытында килмәве, әле югалуы турында әйтеп тә тормыйм. Минем һәр яңа көнем укучыларыбызга килеп җитмәгән газетаны эзләүдән башлана. Бик күп очракта, башка чара калмагач, югалган газетаны редакция хисабыннан конвертка салып үзебез хат итеп салабыз. Әле дә яши редакцияләр. Әле дә халкыбыз газета укый, мин шуңа шаккатам һәм сөенәм.
СӘЕР РЕФОРМАЛАР
Русия уникаль бердәнбер илдер ул. Карагыз, бездәге реформаларга. Әнә мәгарифне генә алыйк. Ул БДИ… Аның быелгысы ата-аналарны бөтенләй утка салды. Бер район мәктәбендә имтиханны күзәтергә килгән тикшерүче ханым кызларның юбкасын күтәреп, малайларның чалбарын чишеп караган, дип сөйләделәр. Шундый педофиллар тикшерүче булып мәктәпләргә йөри… Әйдәгез, эшне зурга җибәрик, күтәреп алабыз, дигәч, курыктылар… Мәгариф реформасы милли мәгарифне орса, журналистика тирәсендәге катлаулы вәзгыять милли матбугатны аяктан ега. Русиядә ни генә булса да, милләтләр зыян күрә. Болай барса, бер телдә аралашучы русиянин булырга да күп калмады. Милли мәгариф, милли матбугат бетсә, финишка барып җиттек дигән сүз. Миллиардлар сарыф итеп спорт тамашалары оештырабыз, чит илләрдән миллион долларларга спортчылар сатып алабыз. Ә почтага газеталар тарату өчен акча таба алмыйбыз. Авыллардагы мәктәпләр ябыла, акча юк – футбол, хоккей командаларына бар… Почтадагы дотацияне бетерүчеләр, бәйсез сүз сөйләүче мәгълүмат чараларын юкка чыгару максатын куйгандыр. Алар уенча, дәүләт нигә әле аларга да ярдәм итәргә тиеш. Гади халыкка гаделлек дауларга булышучы бәйсез, көчле журналистика коррупция чоңгылына төшкән түрәләргә комачау итә бит ул…
Әмма шушы шартларда да бирешмәскә, эшләргә, алдыбызга куелган максатларны, халыкка хак мәгълүмат җиткерү эшен үтәргә тиешбез. Бу максатны кем ничек башкара, анысы һәр редакциянең, һәр редакторның, һәр журналистның үз намусында. Кемдер заказ үти, кемдер өстәгеләргә хезмәт итә, ә кемдер халык мәнфәгате белән яши. Кызганыч, соңгылары азрак. Хәер, журналистларны да гаепләп булмый, аларга да яшәргә кирәк. Аларның да гаиләләре бар, аларның да имин буласы килә. Чөнки журналист Русиядә куркыныч һөнәрләр исемлегендә. Сүз иреге бүген Русиядә юк, дип әйтә алмыйм, бар ул. Әмма булган ирекне куллану бик үк җиңел түгел. Бу журналисттан кыюлык, уяулык сорала. Freedom House халыкара оешмасы мәгълүматларына караганда, Русия 197 ил арасында сүз иреклелеге буенча 172нче урында.
КИЛӘЧӘК БАРМЫ?
Язгы язылу кампаниясендә бар басмаларның да тиражлары кимеде. Кемдер күбрәк, кемдер азрак укучысын югалтты. «Безнең гәҗит» тә бу юлы кимеде. Дөрес, башкалар белән чагыштырганда ул начар ук түгел. Инде менә көзге язылу кампаниясе башланды. Бәяләр язгы кебек булмаса да, артты. «Безнең гәҗит», мәсәлән быел язын 100 сумга кыйммәтләнгән иде. Көзен исә – 18 сумга. Редакция өлеше артмады, киресенчә, кимеде, почта үз тарифын күтәрде… Болай дәвам итсә, тагын 1–2 елдан вакытлы матбугат, бигрәк тә милли матбугат, аның бәйсез яшәүче басмалары алтын хакына төшәчәк. Почта тирәсендә шушындый вәзгыять тудырган стратеглар максатларына ирешә – димәк, Русиядә хакимият җырын гына җырлаучы, демократия белән идарә итүче сүзен генә тыңлаучы журналистика гына калачак. Кыскасы, вакытлы матбугат макулатура җитештерү эшенә керешәчәк. Кем укысын ирексез сүзне?! Мин илем өчен мондый караңгы, күңелсез, оятлы киләчәк теләмәс идем. Шунысы борчый, бүгенге журналистика, нигездә, моның белән килешә. Һәр реформаны, яңалыкны сүзсез генә йотып җибәрә. Каләмнәребез сәясәтчеләрнең ялгышларын ачыклап, күрсәтеп бирү сәләтен җуеп бара. Журналист халык белән түрә арасында арадашчы ролен үтәүдән читләшә, ул түрә җырын җырлаучыга әйләнеп бара. Чөнки мондый җырчыларга гына түләнә. Ә миңа мондый җырчы журналист булу кызык түгел.
Бу минем шәхси фикерләрем. Ул субъектив та булырга мөмкин. Чын сүз иреге булдырылган, басмалар – дәүләт хисабына яшәүче һәм оппозицион дип икегә аерылмый торган шартларны күрә алырмынмы? Гадел көндәшлек булырмы, мәҗбүри яздырттырулар бетәрме? Әллә ул минем хыялымда гына калырмы? Мин дә бит инде алтынчы дистәмне тутырып ятам. Булмас ахыры, элемтә министры Никифоров авызыннан да журналистларның үзләрен гаепләүдән гайре өметле сүз ишетелмәде. Илбашлары да дәшми. Никифоров яшь шул әле ул. Ул компьютер, айфон, айпадлардан башка әйберне белми. Ул кәгазь газета укымый, укымагандыр да. Совет илендә баш булып аякларында көчкә басып торган бабайлар утырса, хәзер тормыш тәҗрибәсе булмаган яшьләр килде. Буыннар чылбыры өзелде. Никифоров почтада эшләгән, яисә газета чыгарып караган булса, башкачарак уйлар иде.
Русиядәге вакытлы матбугат җитди сынау алдында. Беренче чиратта ирекле сүзсез калмагаек. Без укучыларыбызга өметләнәбез: алар ирек, хөрлек өчен тырышучы «Безнең гәҗит»тән аерылмас. Сайлауларның ни икәнен беләбез, ә менә газеталарны сайлауда гына булса да ирекле булыйк, үзебез теләгәнне сайлыйк. Вакытлы матбугат өчен чын-чынлап сайлану чоры җитте.
«БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ» КӘ 25ЕННӘН СОҢ ГЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ
«Безнең гәҗит»не укучыларыбыз ярата. Без дә укучыларыбызның кадерен беләбез. Кимсетелгәннәр, гаделлекнең барлыгына өметләре киселгәннәр безгә мөрәҗәгать итә. Журналистларыбыз командировкалардан кайтып керми – һәрчак гаделлек даулау эшендә. Безнең темаларыбыз күршеләр ызгышы гына түгел, зур-зур түрә-хакимнәргә, аларның халык хезмәтчесе булуын аңлату да. Шушындый шартларда да без укучыларыбызга якын килергә тырышабыз. Мәсәлән, 25нче сентябрьдән 4нче октябрьгә кадәр укучыларыбыз өчен язылу акциясе үтәчәк. Бары шушы аралыкта гына «Безнең гәҗит»кә, хат ташучы өйгә китереп биргәндә, 2015нче елның беренче яртысы өчен 6 айга 453 сумга язылып калып булачак. Ә почтага барып алучылар 433,74 сумга языла алачак. Аннан соң бу хак 465 сум буласы. Мондый ташламалы яздыруны «Безнең гәҗит» берьяклы гына, үз хисабыннан ясады. Элек, мондый абунәче декадасында почта да редакция белән бергәләп бәяне төшерә иде. Хәзер ул бу эштә катнашмый.
Димәк, УКУЧЫЛАРЫБЫЗ ИГЪТИБАРЫНА, БАРЫ ТИК 25НЧЕ СЕНТЯБРЬДӘН 4НЧЕ ОКТЯБРЬГӘ КАДӘР ГЕНӘ «БГ»ГА ЯЗЫЛУ ХАКЫ АРЗАНАЕП АЛА. Аңарчы язылмый торып, форсатны файдаланып калыгыз. Аннан соң башка мондый мөмкинлек булмаячак. Ташламалы яздыру Татарстанның барлык почта бүлекчәләрендә дә кабул ителергә тиеш. Кыенлыклар тудырсалар, үзәк почтага, анда да ишетмәсәләр безгә шалтыратыгыз.
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментариев нет: