пятница, 19 сентября 2014 г.

Кырымда татарларга каршы репрессия бара: Надир Бекировка һөҗүм

18 сентябрь кичке бишләрдә Акмәчет-Джанкой юлында Кырымдагы асаба халыкларны өйрәнү һәм ярдәмләшү фонды мөдире Надир Бекировка һөҗүм ясалган.
Надир Бекиров БМОның асаба халыклар форумында. 18 май 2014
Надир Бекиров БМОның асаба халыклар форумында. 18 май 2014
Надир Бекиров 22-23 сентябрь Нью-Йоркта үтәчәк асаба халыкларга багышланган БМО конференциясендә катнашу өчен юлга чыккан булган. Такси белән Джанкойга, аннан поездга утырып Киевка барырга, аннан Нью-Йоркка очарга җыенган. Акмәчет-Джанкой юлында Амурское авылы янында бер микроавтобус Бекиров утырган машинаның юлын каплаган, аннан битлек кигән дүрт кеше йөгереп чыгып Надирны машинадан тартып чыгарганнар һәм җиргә салганнар. Надирның таләбенә карамастан, үзләренең кем икәннәрен әйтмәгәннәр, көч кулланып паспортын алганнар. Берсе паспортны өйрәнгәч “бу нәкъ үзе” (“это тот самый”) дигән. Шуннан соң микроавтобусларына утырып тиз генә китеп барганнар. Бекировның украин паспортын алып киткәннәр. Надир Акмәчеткә кайтырга мәҗбүр булган.
Азатлык Надир Бекиров белән әңгәмә корды.
– Сез кайда бара идегез?
– Мин Нью-Йоркта үтәчәк асаба халыкларга багышланган халыкара конференциягә бара идем. БМОның гомум мәҗлес утырышы дәрәҗәсендә үтәчәк бу чарага әгъза илләрдән тыш берничә дистә асаба халыклар вәкилләре дә чакырылган иде.
– Сез дә чакырылган идегезме?
– Мин дә чакырылган идем. Минем баруымны БМО тәэмин итә иде.
– Кырымтатар халкы вәкиле буларак чакырылдыгызмы?
– Анда төрле халыклар вәкилләре бар, оешмалар арасыннан сайладылар. Мин Кырымда асаба халыкларны өйрәнү һәм ярдәмләшү фонды мөдире буларак БМО белән күптән хезмәттәшлек итәм, шуңа мине чакырдылар.
– Юлда нәрсә булды?
– Мин такси тотып Джанкойга киттем, чөнки Киев поездына соңга кала идем. Юлда безне бер микроавтобус куып тотты һәм бер сәбәпсез алдыбызга чыгып туктады. Таксист та туктарга мәҗбүр булды. Шуннан соң нәрсәләр булганын беләсез инде.
– Сезнеңчә, бу нәрсә белән бәйле?
– Минем иҗтимагый эшчәнлегем һәм позициям һәркемгә дә ошамаганга, мин аларны полиция дип уйладым. Микроавтобустан сикереп чыккан дүрт кешенең берсе таксист ягына йөгерде, битлек кигән калган өчесе минем ишекне каера, сүгенеп кычкыра башлагч, мин машинадан чыга башладым. Мондый хәлләр хәзер Кырымда адым саен диярлек, балаклава кигән кешеләр башлык кигәннәрдән күбрәк. Мине эткәли башладылар, эчемә суктылар, җиргә салдылар, кесәдән паспорт һәм телефонны алдылар. Берсе паспртка карап “О, дөрес” диде, шуннан соң паспортны алып китеп бардылар.
– Алар кораллы идеме?
– Юк, кораллы түгел, ләкин үзләрен агрессив тоттылар.
– Бу махсус эшләндеме?
– Паспортсыз калгач мин Кырымнан чыга алмыйм, шуңа күрә мин моны Гомум мәҗлеснең асаба халыкларга багышланган эшчәнлегендә катнаштырмас өчен махсус эшләнгән дип уйлыйм. Минем бу мәсьәләләргә карашым билгеле, ул элекке дәүләткә дә ошамады, хәзергесенә дә бик ошамый, шул ук вакытта дәүләт булмаган башка көчләргә дә ошамый. Шуңа күрә, бу кемгә кирәк дигән сорауга әлегә төгәл җавап бирә алмыйм. http://www.azatliq.org/content/article/26594881.html

Комментариев нет: