суббота, 6 сентября 2014 г.

Казанда X халыкара мөселман киносы фестивале ачылды

5 сентябрьдә "Пирамида" күңел ачу үзәгендә X халыкара мөселман киносы фестиваленең ачылыш тантанасы узды.

Быелгы фестивальнең тантаналы ачылышы башка еллардагы кебек үк фестиваль кунакларын “Пирамида” каршына сузылган кызыл җәймәдән үткәреп, каршылаудан башланды.
Кунаклар арасында быел һолланд режиссеры Йос Стеллинг, төрекмән режиссеры, быелгы фестивальнең жюри рәисе Хуҗакули Нарлиев, Русиянең атказанган артисты Наталья Аринбасарова, Русия халык артистлары Вера Глаголева, Борис Щербаков бар. Кызыл җәймәдән хәләл җефете белән Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, Татарстан вәкилләре дә үтте.
Фестиваль ачылышының тантаналы өлешен Тинчурин театры артисты Ризидә Сәләхова белән Борис Щербаков алып барды, чара татар һәм рус телләрендә барды.
Төрекмән кинорежиссеры, быелгы фестивальнең жюри рәисе Хуҗакули Нарлиев үз чыгышын “Исәнмесез, татарлар!” дип башлап, Татарстанның беренче президентын Миңтимер Шәймиевны зур ихтирам белән искә алды Һәм бүләк эләкмәячәк режиссерларга үпкәләмәскә, “халык мәхәббәте” бүләгенә риза булырга чакырды.
Фестивальнең ачылыш тантанасыФестивальнең ачылыш тантанасы
“Күп кенә фильмнарны ясаучылар бүләк алмагач икенче көнне исәнләшмиләр дә диярлек, шундый характерлар бар. Әмма без Татарстан тәҗрибәсеннән мисал алырга булдык. Татарстанда бөек сценарист, режиссер яши, ул бөек әсәр – яңа Татарстан булдырды. Әмма дөньяда әле аның өчен бүләк уйлап табылмаган.
Кемне генә сорама, кем белән генә сөйләшмә, алар барысы зур мәхәббәт белән “андый бүләк  дөньяда әлегә юк” диләр. Шулай да минем уйлавымча, әлеге кеше өчен бүләк уйлап табылды һәм аны, беренче чиратта, Татарстан халкы уйлап тапты. Ул – халык мәхәббәте. Сез дә шундый бүләккә риза булсагыз иде”, диде режиссер.
Быелгы X мөселман киносы фестивале 5-11 сентябрьдә узачак. Фестивальгә барлыгы 56 илдән биш йөзләп гариза килгән булган , шулардан 22 илдән 50 фильм фестивальдә катнашу өчен сайланган. Беренче тапкыр Татарстан фильмнары бәйге кысаларындагы төп биш номинациянең дүртесендә катнаша.
Казан – төрки дөнья башкаласы булу уңаеннан, быелгы фестивальдә махсус програм итеп бәйге кысаларында ТӨРКСОЙ илләре фильмнары күрсәтеләчәк. Алар Төркия, Кыргызстан, Казакъстан, Татарстан, Башкортстан, Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Якутия, Хакасия, Төрекмәнстан, Тыва, Алтай фильмнары. Татарстан биредә "Татаркино" фонды фильмнарын тәкъдим итәчәк. http://www.azatliq.org/content/article/26569635.html

Комментариев нет: