понедельник, 2 декабря 2013 г.

Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең Ппенумы резолюциясе Казан ш. 30 ноябрь 2013 ел



Соңгы вакытта Татарстан дәүләтенә, татар милләтенә, татар мәгарифенә, теленә һөҗүм көчәйде. “Президент” исемен тыю, “Милли сәясәт стратегиясен”, “Мәгариф турында” Федераль Канунын кабул итү, “Телләр турында” канунга Конституцияне бозучы үзгәрешләр кертү, республикаларны (дәүләтләрне) бетерү турында коткы тарату карагруһ көчләрнең халыкларны юк итү юлына басканын күрсәтте. Бу гамәлләр 1992 елгы Татарстан Конституциясен юкка чыгару, Татарстан дәүләтен җимерүнең дәваме.

Татарстан дәүләте, татар милләте, татар мәгарифе, теле упкын алдында торган хәлдә Бөтентатар Иҗтимагый Үзәге таләп итә: 

1. Россия Федерацисе Конституциясендә халыкара кануннарның РФ Конституциясеннән өстенлеге искәртелгән. РФ Дәүләт Думасының, үз Констиуциясен бозып, татар халкының үзбилгеләнү хокукын танымаска хакы юк.

2. - РФ президентыннан һәм РФ Дәүләт Думасыннан – кичекмәстән РФ Конституциясенә туры килми торган № 430281-5(«президент» исемен тыю турында) канунын гамәлдән чыгарырга.

- РФ президентыннан һәм РФ Дәүләт Думасыннан – РФ халыкларының дәүләтчелегенә, мәгарифенә, телләренә һөҗүмне туктатырга.

- 1992 елгы Татарстан Конституциясенең төп маддәләрен кире кайтаруны таләп итәбез.“Суверен дәүләт-халыкара хокук субъекты”, «Татарстан кануннары аның териториясендә өстенлеккә ия», «Жир һәм аның байлыклары -бөтен халык милке» - бу маддәләр кире кайтырга тиешләр.

- 1992 елның 21 мартында булган Референдум нәтиҗәләрен тормышка ашыру турында таләп белән Татарстан Дәүләт Шурасына мөрәҗәгать итергә.

- 1992 елның 21 мартында булган Референдум нәтиҗәләрен тормышка ашыру турында халыкара оешмаларга, Европа парламентына, демократик илләр парламентларына хәбәр итергә.

- "Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр бүлешү һәм вәкаләтләр алмашу турында " яңа Шартнамәне әзерләргә һәм кабул итергә. Татарстан Республикасы татар милләтенең үзбилгеләнү җире итеп рәсми танылырга тиеш.

- Татарстанда сәяси фиркалар оештыру мөмкинлеген кире кайтарырга.

- Татар халкына каршы этноцид турында Берләшкән Милләтләр Оешмасына, Европа берлегенә мөрәҗәгать итергә.

-Россия халыкларының дәүләтчелеген, мәгарифен, телен, милли республикаларны юк итү максаты турында дөнья җәмәгатьчелегенә, Берләшкән Милләтләр Оешмасына, Европа Берлегенә мөрәҗәгать итергә. Халыкларга каршы этноцид өчен Россия Федерациясен Европа Берлегеннән чыгаруны таләп итергә. 

Без Европа Берлегенә һәм Европа парламентына ярдәм сорап мөрәҗәгать итәбез! Европа берлеге әгъзасы булган “демократик” Россия татар халкына каршы, башка Россия халыкларына каршы этноцид сәясәте алып бара!

2. РФ Конституциясен үзгәртеп, Правослау диненә өстенлек бирү РФ Конституциясен боза һәм конфессиялар арасында каршылык тудырачак. Шуңа күрә бу ниятләргә кискен каршылык белдерәбез

3. Татар Милли Йортын юк итүгә кискен каршылык белдерергә. 

4. Татар атом электр станциясен төзүгә кискен каршылык белдерергә.

5. “Татар иле”, “Мәгърифәт» гәзитләрен, “Сабыйга” җурналын ябу, “Сабантуй” газетасын ябырга тәкъдим итүне татар милләтенә каршы этноцид дип бәялибез.

6. 2014 елның 1 мартында Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең I Корылтаеның 25 еллыгына багышланган Корылтай үткәрергә.

7. 2014 елда булачак Татарстан Дәүләт Шурасына сайлауларга әзерлекне башларга. Татарстан Дәүләт Шурасында кимендә 5 депутаттан торган «Татарстан» төркемен оештыруны максат итеп куерга.

8. Мөселманнар күпчелек тәшкил иткән төбәкләрдә, авылларда дуңгызлар асрауга чик куелырга тиеш. 


Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең рәисе Г.Нуриәхмәт

Комментариев нет: