среда, 25 декабря 2013 г.

Түбән Камада мөселманнарны яклап чаралар узды


25 декабрь көнне Түбән Кама шәһәрендә җәберләнгән мөселманнарны яклап, төрле чаралар узды. Башта Казан, Чаллы, Алабуга, Түбән Кама милли хәрәкәт активистлары, мөселманнар “Кама” кунакханәсе янында ялгыз пикетлар (одиночные пикеты) уздырдылар. Бер-берләреннән 30 метр ара калдырып, кулларына мөселманнарны яклаган плакатлар тотып, милли хәрәкәт лидерлары Фәүзия Бәйрәмова, Раиф Галиев, Гомәр хәзрәт Батырша, Рафис Кашапов, Айдар Хәлим һәм дистәләгән милләттәшләребез Түбән Кама урамында басып тордылар. Плакатларда “Татарстанда мөселманнарга карата террор туктатылырга тиеш!”, “Зариповларны, Шәйдуллинны, Сабировны, Ситдиковны, Галеевны, Мартьяновны эзәрлекләүне туктатыгыз!”, “Следственный комитет! Требуем остановить нарушения прав человека в Закамье!”, “Какая Олимпида при пытках?», “Прокуратура РТ! Требуем проверки фактов нарушения прав человека в Закамье!”, “ООН, объяви бойкот Олимпиаде в стране пыток!”, “Нет возврату 37 г.!” шигарьләре һәм шул эчтәлектәге башка таләпләр язылган иде.
Пикетта торучыларны шунда ук полиция чорнап алды, алар плакат тотып басып торучыларның исем-фамилияләрен, адресларын сорый башладылар. ФСБ операторлары килеп, һәр плакатны һәм пикетта катнашучыны видеога төшерде. Журналистларга интервью бирүчеләрне, “пикетны митингка әйләндердегез”, дип гаепәүләр булды, катырак җавап бирүчеләргә суд белән яный башладылар. Шуңа карамастан, “Кама” кунакханәсе каршындагы ялгыз пикетлар сәгатькә якын дәвам итте.
Моннан соң пикетта катнашучылар Түбән Кама прокуратурасына юл тоттылар, шәһәр прокуроры белән очрашуны таләп иттеләр. Башта аларны ишек төбендә кабул итеп утыручы дежур прокуратура хезмәткәре белән генә очраштырып, борып чыгармакчы иделәр. Әмма пикетта катнашучылар шәһәр прокурорының үзе белән очрашуны таләп иттеләр. Берничә сәгать көткәннән соң, Түбән Кама шәһәре прокуроры Мөстәкыймов Фәлах Салих улы милли хәрәкәт лидерларын кабул итте. Татар халкының Милли Мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова (Чаллы), Татарстан Аксакаллар шурасы рәисе Раиф Галиев (Түбән Кама), милли хәрәкәт имамы Гомәр хәзрәт Батырша (Казан), Чаллы татар иҗтимагы үзәге рәисе Рафис Кашапов (Чаллы), язучы Айдар Хәлим (Чаллы) “Азатлык” радиосы хәбәрчесе Гафиулла Газиз покурорга Татарстанда килеп туган бу вәзгыять буенча үзләренең фикерләрен әйттеләр.
Фәүзия Бәйрәмова чиркәү яндыру һәм ракеталар атуның мөселманнар эше түгеллеген, бу Татарстанга, татар халкына, мөселманнарга каршы махсус оештырылган диверсия булырга тиешлеген әйтте. Ул Түбән Кама зинданнарында көч структура хезмәткәрләренең, мөселман-татарларны ерткычларча кыйнап, аларның җенес әгъзаларын кисеп алып, бөерләрен өзеп, кылмаган җинаятьне үз өсләренә алырга мәҗбүр итәргә тырышулары турында сөйләде. Фәүзия Бәйрәмова Түбән Кама шәһәре прокурорыннан мөселманнарны ерткычларча кыйнаучыларны ачыклауны һәм җәзага тартуны таләп итте. Ул шулай ук наках гаеп белән зинданнарга ябылган мөселманнарны тиз арада азат итүне сорады. Фәүзия Бәйрәмова шәһәр прокурорына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә язган “Ачык хат”ын тапшырды, Түбән Кама зинданнарында мөселманнарны җәберләү буенча башка фактлар теркәләгән язма мәгълүматны бирде. “Әгәр бу егетләрне кыйнап, чиркәү яндыруларны мәҗбүриләп үз өсләренә алдыралар икән, моның авырлыгы бөтен Татарстанга, татар халкына, мөселманнарга төшәчәк, - диде ул. – Мондый диверсияләр ерак максатны күздә тотып эшләнә - алар шушы эшләрне сәбәп итеп, Татарстанның башына җитәргә җыеналар. Мөселманнарны җәберләүдән башланган бу провокацияләр Татарстанны республика буларак юкка чыгару белән тәмамланырга мөмкин, шуңа күрә, бу нәрсәләргә бик җитди карарга кирәк.”
Фәүзия Бәйрәмованың сүзләрен очрашуда катнашучы башка милли лидерлар да хуплады. Рафис Кашапов Түбән Кама зинданнарында күпме мөселман-татар бикләнеп ятуы белән кызыксынды, ни өчен алар янына ата-аналары, хәтта адвокатлары да кертелмәвен сорады. Ул шулай ук Татарстанда барган бу хәлләр белән бөтен дөньяның кызыксынуын, күзәтеп торуларын, Түбән Камада көч структураларының ерткычлыкларына бар халыкның нәфрәт белдерүен әйтте. Рафи Галиев бу хәлләр турында Мәскәүгә, Тикшерү комитеты рәисе Бастрыкинга хат язып җибәрүләрен әйтте, Түбән Камада мөселманнар тулысынча акланганчы һәм аларны ерткычларча кыйнаучылар, гарип калдыручылар җәзага тартылганчы, шәһәрдә төрле каршылык чаралары узачагын белдерде. Гомәр хәзрәт Батырша мөселманнарның беркайчан да чиркәүләр яндырып йөрмәүләрен, бу аларга ягылган нахак бәла икәнлеген, гаепсезгә зинданнарда газап чиккән милләттәшләребезгә, дин кардәшләребезгә ярдәм итәргә кирәклеген әйтте, шәһәр прокурорыннан бу эшне гадел тикшерүне сорады. Айдар Хәлим халыкның бу хәлләргә бик борчылуын, дөрес иинформациянең булмавын, мондый ерткычлыклар җәзасын алырга һәм яңадан кабатланмаска тиешлеген әйтте.
Түбән Кама шәһәре прокуроры Фәлах Мөстәкыймов, җавап итеп, бу эшләргә үзенең дә бик борчылуын әйтте, гаепләнүчеләрнең туганнарыннан, җәмәгатьчелектән килгән шикаятьләрне җентекләп тикшерәчәкләрен вәгъдә итте. Сөйләшүдән билгеле булганча, бу эш белән Тикшерү комитеты (Следственный комитет) шөгыльләнә икән, ә прокуратураның күзәтчелек итәргә генә вәкаләте калган. Очрашуда катнашучылар шәһәр прокуроры исеменә Түбән Кама ИВСларында мөселманнарны ерткычларча кыйнаулар турында рәсми шикаять тә калдырдылар. Мөстәкыймов тикшерүнең гадел буласына ышандырды, очрашуда катнашучылар исә аннан җәберләнгән бу мөселманнарны яклау һәм аклау өчен барысын да эшләүне сорадылар.
Түбән Кама шәһәрендә көч структураларының ерткычлыгына каршы һәм җәберләнгән мөселманнарны яклап, алга таба да төрле чаралар үтәчәк. Гыйнвар аенда биредә зур митинглар көтелә, шундый ук митинглар Казан шәһәрендә дә уздырылачак.

Милли Мәҗлеснең матбугат үзәге.
2013 ел, 25 декабрь.

Комментариев нет: