среда, 18 декабря 2013 г.

Intertat.ru га яңа җитәкче килде


Intertat.ru га яңа җитәкче килде

фото: tatar-inform.ru
Intertat.ru электрон газетасының татар редакциясе һәм “Атна вакыйгалары” кушымтасына яңа җитәкче билгеләнде. Бу хакта бүген “Татмедиа”да уздырылган кадрлар үзгәрешенә багышланган киңәшмәдә билгеле булды.

Киңәшмәне “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов һәм “Татмедиа” ААҖ генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов алып барды.

“Intertat.ru” республика электрон газетасының татар варианты һәм “Атна вакыйгалары” газетасынның баш мөхәррире итеп Илназ Фазуллин билгеләнде.

Илназ Фазуллин тумышы белән Татарстаның Актаныш районы егете. Казан дәүләт университетының (хәзерге КФУ) Татар филологиясе факультетын тәмамлаган. Студент елларыннан бирле медиа өлкәсендә эшли. “Хәтер”, “Юлдаш” газеталарында хезмәт куйган, “Безнең спорт” газетасын оештырган. Соңгы елларда “Ихлас” нәшриятында эшләде.

Өйләнгән, хатыны белән бер кыз бала үстерә.

Шулай ук киңәшмәдә башка кайбер матбугат органнарының җитәкчеләрен алыштыру турында игълан ителде. Озак еллар “Казан утлары” журналын җитәкләгән Равил Фәйзуллин урынына “Чын мирас” журналы редакторы Илфак Ибраһимов куелды. Равил Фәйзуллин исә “Татмедиа” ААҖ генераль директорының киңәшчесе итеп билгеләнде. “Мәгариф” журналын хәзер Илдар Миргалимов җитәкли. “Гаилә һәм мәктәп” журналының баш мөхәррир вазифасын Гөлүсә Закирова, ә “Чын мирас” журналының баш мөхәррир вазифасын Рамил Ханнанов башкара.

Комментариев нет: