пятница, 13 декабря 2013 г.

ТатарстанРеспубликасы Президенты Миңнеханов Рөстәм Нургали улына, Татар халкының Милли Мәҗлес рәисе Бәйрәмова Фәүзия Әүхади кызыннан

АШЫГЫЧ АЧЫК ХАТ!
Хөрмәтле Рөстәмәфәнде!

Соңгы вакытларда Татарстанда мөселманнарга карата кылынган ерткычлыклартурында берсеннән-берсе куркыныч хәбәрләр килеп иреште. Түбән Кама нефтехимтерриториясендә кулдан ясалган ракеталар табылуын һәм республикада берничәчиркәү яндырылуын сәбәп итеп, Кама аръягында мөселман-татарларны күпләп кулгаалулар башланды. Бу мөселманнарны Түбән Кама, Чистай, Алексеевсктөрмә-ИВСларында, гаепне үз өсләренә алсыннар өчен, коточкыч җәзаларга тартуларыбилгеле булды. Әйтик, 4 декабрь көннеЧистай шәһәрендә кулга алынган Рафаэль Зариповны Түбән Кама изоляторында битлеккигән полиция тикшерүчеләре кешелектән чыгарганчы кыйныйлар, җенес әгъзасынаток җибәреп җәзалыйлар, өстендә сикереп, умырткасын сындыралар, тибеп, сидеккапчыгын шартлаталар, шулай газаплап, чиркәү яндыруны һәм ракеталарны үз өстенәалуны таләп итәләр. Бүгенге көндә бу татар баласы аяксыз калган, Түбән Кама больницасындареанимациядә ята. Аның белән бергә Чистайда кулга алынган Шайдуллин Рәис , Сабиров Марат, Сыйтдиков Айратның язмышыбилгесез, аларны да кыйнап, чиркәү яндыруны үз өсләренә алуны таләп иткәнбулырга мөмкиннәр.
Хөрмәтле Рөстәм әфәнде, сез бу хәлләр турында хәбәрдармы? Сез битТатарстан гражданнарының иминлеген сакларга ант иттегез, бу татарлар кешеисәбенә кермимени инде? Алар белән ничек кылансаң да ярыймы? Фашистлар да болайерткычланмаган бит, нигә сез Татарстанда шушы явызлыкларга юл куясыз?! Димәк,Казанның “Дальный” полиция бүлегендә кешене шешә белән көчләп үтерү очраклы хәлбулмаган, димәк, бу явызлыклар инде Татарстанда системага кергән? Татарстанбелән кем идарә итә - Хохоринның ерткыч опричникларымы, Сәфәровтан башланганһәм аның ризалыгы белән дәвам иткән канлы традицияләрме, әллә сезме? СезПрезидент икән, бу ерткычлыкларга юл куймагыз, югыйсә, Аллаһтан үзегезгә тагы да авыррак кайгылар килергә мөмкин!Һәркемнең гомере бер генә, һәркемнең баласы үзенә бик газиз, бүген кулгаалынган мөселман-татарларның ата-аналары канлы яшь түгәләр, ярдәм итегез аларга!
Рөстәм әфәнде, шуны аңлагыз – бу террорны оештыручылар мөселман-татарлартүгел, чиркәүләрне дә мөселманнар яндырмады, боларның барысын да империядиверсантлары үзләре оештыра! Аларның төп максаты – шушы шау-шу астындаТатарстанны милли республика буларак юкка чыгару, татар халкына террористтамагасы сугу, форсаттан файдаланып, мөселманнарны кырып салу. Татар халкы шушы500 еллык коллык дәверендә үзен утларда яндырсалар да, чиркәүләргә тимәгән,башкаларны рәнҗетмәгән, динебезне һәм телебезне саклап кала алган. Хәзер, 21гасырда, милләтебезгә дә, динебезгә дә, телебезгә дә зур куркыныч яный, индебезне физик яктан да юк итә башладылар. Шундый вакытта сезнең үз халкыгызныяклап сүз әйтмәвегез, киресенчә, империя террористларына ышанып,мөселман-татарларны газапларга юл куюыгыз Аллаһ тарафыннан да, тарих каршындада гафу ителмәячәк бит, шуны онытмагыз!
Минбу хәллләр турында 7 декабрь көнне Казанда үткән Бөтендөнья татар конгрессыныңкиңәйтелгән идарә утырышында сөйләдем һәм хәзер дә кабатлыйм:
1. Татарстанда мөселманнарга карата террор туктатылыргатиеш!
2. Татарстанда ялган ялалар белән кулга алынган барлыкмөселманнар да тиз арада азат ителергә тиеш!
3. Татарстандамөселман-татарларны ерткычларча җәзалаган барлык көч структура хезмәткәрләре дәҗинаять җаваплылыгына тартылырга тиеш!
Фәүзия Бәйрәмова,
Татархалкының Милли Мәҗлес рәисе.
2013 ел, 13 декабрь.

Комментариев нет: