среда, 18 декабря 2013 г.

Хөснетдиновны башта Алексеевскида, аннары Түбән Камада газаплаганнар

Чистайдан мөселман Рушан Хөснетдиновны бар гаепне үзенә алуны һәм кардәшләренә каршы шаһитлык итүне таләп итеп башта Алексеевскида, аннары Түбән Камада газаплаганнар. Ул рухи яктан көче нык булмаучылар "сынарга" да мөмкин дип саный.
Чистайдан мөселман Рушан Хөснетдиновны токарлаулары турында инде Азатлык язганиде. Күптән түгел аны җибәргәннәр. Ул күргәннәрен безгә дә сөйләде.

– Рушан, сине тоткарлагач кайда алып киттеләр?

– Мине 2 декабрь көнне эш урынымнан алып киттеләр, башта сөйләшергә генә дип чакырган иделәр, аннары өйгә барып тентү ясадылар.

Шуннан Чистайның эчке эшләр идарәсенә алып киттеләр. Анда хәлем начарайды да, мин ашыгыч ярдәм машинасын чакырттым, ләкин аны минем янга кертмәделәр. Минем кулларыма богаулар кидертеп машинага салып алып киттеләр. Килеп җиткәч Алексеевскида булуымны аңладым. Анда тикшерүче янына алып керделәр. Ул 94ме, 91енчеме маддә нигезендә ике тәүлеккә тоткарлавын әйтте. Терактлар оештыруда шикләнү нигезендә, диделәр. Икенче көнне ялганны ачыклаучы полиграфны үттем.

Инде тоткарлау вакыты чыкканда тагын мәхкәмәгә алып бардылар. Мәхкәмә тагын өч көнгә тоткарлауны озайтты. Инде мәхкәмә карарыннан соң, 5 декабрь көнне мине кыйный башладылар. Анда бик каты басым башланды. Бүлмәгә алып кереп нигездә башны кыйнадылар, будылар. Аңымны югалтып егылгач нашатыр спирты алып килеп аңга китереп чишендереп өстәлгә яткырдылар. Көчлибез дип куркыттылар.

Алар бар гаепләрне үз өстемә алуымны таләп иттеләр. Мин каршы килгәч кыйнауны дәвам иттеләр. Бу газаплаулар ике сәгать ярым барды. Аннары бернигә ирешә алмагач инде изоляторга төшереп җибәрделәр. 7 декабрь көнне мине азат итергә тиешләр иде, сәгать өчтә. Шул көнне алар унынчы яртыда минем кулларымны богаулап тикшерүче янына алып керделәр дә, азат итүләре турындагы кәгазьне имзалаттылар.

Рушан ХөснетдиновРушан Хөснетдинов
​Шуннан ике хезмәткәр мине алып чыгып машинага утыртып алып китеп барды. Миңа бернинди кәгазь дә бирмәделәр. Димәк, мине урладылар булып чыга. Шулай итеп мине Түбән Камага алып киттеләр. Анда шунда ук бүлмәгә алып кереп күзне капларлык итеп баш киемен төшерделәр дә, кыйный башладылар. Алар төрле мөселман фамилияләрен әйтеп, аларга каршы шаһитлык кылуымны таләп итте. Шуннан тагын ялганны ачыклау полиграфын үттем. Аннары тикшерүчегә алып керделәр. Ул Түбән Камадагы теракт нигезендә ике тәүлеккә тоткарлау турында карар чыгарды. Бу инде кич иде. Аннары мине бүлмәгә алып кереп иртәнгә кадәр газапладылар.

Анда башка пакет кидереп будылар. Пакет ертылгач, противогаз кидереп буа башладылар. Куллар - богауда. Егылганчы тоталар. Аннары сораулар бирәләр дә, җавап канәгатьләндермәсә, яңадан башлыйлар. Диварга бастырып кыйнадылар. Башыма, аркама типкәләделәр. Алар тәндә күгәрү урыннары калмасын өчен белеп суга, әмма ул шулкадәр каты авырта. Искә аласы да килми. Бармак араларына карандаш тыгып кулларны кысыпмы-кыстылар. Биткә бик каты суктылар. Тәүлек буе битем янып йөрде. Рухы көчле булмаган кеше анда барысын да эшләргә риза булачак. Бу вакыттагы кичерүләрне сөйләп бетерерлек кенә түгел. Әле мине өч сәгать кенә газапладылар.Рафаилне 10 сәгать җәзалаганнар, диләр.

Мин бу кичерешләрне сезгә аңлатып кына да бетерә алмыйм. Алар миннән ялган шаһит ясамакчылар иде. Мин “шушында үлсәм-үләм, әмма гаепсез кешенең тормышын бозмыйм” дип әйттем. Хәтта хатынымны алып килеп синең каршыңда мыскыллаячакбыз дип тә куркыттылар. Хатынымны, балаларымны алып килсәгез дә, мин эшләмәгән эшне үземә ала алмыйм, кешегә ялган гаеп тә такмыйм, дидем. Берни имзаламадым. 9 декабрь көнне инде кулыма документ биреп чыгарып җибәрделәр.

– Бу газаплаучы кешеләрнең йөзләрен күрдеңме?

– Әйе, мин аларның барысын да таный алам. Мин хәтта берсен беләм дә. Алексеевскида мине кыйнаучы Чистайдан Юрий Николаевич Федотов иде. Ул Чистайда экстремизмга каршы үзәктән полиция майоры. Калганнарын белмим, чөнки алар Казан һәм Алексеевскиныкылар иде. Ә Түбән Камада шундагы җирле хезмәткәрләр кыйнады.

– Интернетта газаплаучылар Мәскәү хезмәткәрләре икән дигән сүзләр йөри?

– Бик каты газапланган Рафаил Зарипов һәм Алмаз Галиевны (исемен төгәл белмим) бәлкем мәскәүләрдер. Мине Татарстан кешеләре газаплады. Алар миңа гаеп белдерү өчен бик уңай кеше булуымны әйттеләр. "Программистка укыгансың, схемаларны беләсең, шартлаткычларны ясый аласың" дип бөтен гаепләүләрне үземә алуымны таләп иттеләр. Бу чиркәү яндыруларны да, шартлаткычларны да, ракеталарны да. Ә Түбән Камада инде "Синнән яшерен шаһит ясыйбыз, син икәнне беркем дә белмәячәк", диделәр.

– Сине газаплауда ничә кеше катнашты?

– Түбән Камада бүлмәдә алты кеше иде, шуның өчесе газаплады. Аларның икесе яшь кеше, берсе инде бер абый иде. Өчесе сораулар гына биреп торды. Алексеевскида да алты кеше иде. Анда барысы да кыйнады.

– Ә ни өчен алар сине тоткарлаган дип уйлыйсың?

Рушан Хөснетдинов хатыны Гүзәл беләнРушан Хөснетдинов хатыны Гүзәл белән
– Белмим. Мин җиде көн эшлим, чөнки хезмәт хакым эшләгән көн санына карап бирелә, шуңа ял көннәрендә дә эшкә чыгам, моны хезмәт урынымда да раслый алалар. Шуңа аларга да тикшерегез, сорагыз дидем. Аларны бу кызыксындырмый да. Иң мөһиме – барысы да аларча булырга тиеш.

Алар ул мөселманнарны ничек сайлыйлардыр, аптыраган. Тоткарланучылар арасында өйдә намаз укымаучы, бары җомга намазына гына килүчеләр дә бар иде. Хәтта Алексеевскида сакаллы христиан кешесе дә булды. Сакал йөртү ошый икән үзенә. Шуннан моңа сало ашатканнар, аннары инде чыгарганнар. Ул минем белән күрше камерада ятты.

Гаепле дип шикләнелүчеләр арасында Чистайдан ике урыс егете бар. Алар бер ел элек кенә намаз укый башлады. Мәчеттә күрешеп сөйләшкән бар, болай элемтәдә тормый идек. Мин ул егетләрне тоткарларлар дип һич уйламаган идем.

– Анда эчке эшләр министрлыгы тарафыннан белдерелгән шикләнелүчеләр арасында урыслар юк кебек?

– Бар. Михаил Мартьянов. Аның кайда икәнен беркем белми. Тагын Даниел дигән бер малай бар. Шикләнелүче Айрат Ситдиков, Марат Сабировларның кайда икәне билгеле, ә менә теге ике урыс егете бөтенләй юк. Мартьянов бөтен гаепне - чиркәү яндыруларны, ракеталарны да үз өстенә алган икән дип тә әйтәләр.

Бу Марат Сабиров дигәне - минем туган. Икетуган апамның ире.

– Аның турында берәр нәрсә билгелеме?

– Аның хатыны адвокат яллады, әмма аны Марат янына кертмиләр. Бернинди хәбәр юк. Бүген инде рәсми документ чыккан. Русиянең тикшерү комитеты бернинди адвокатны да кертмәскә дигән карар чыгарган. Моңа кадәр изолятор ишегенә: "Вакытлыча адвокатларны кермибез" дигән язу гына эленеп тора иде. Шул Зарипов янына бер-ике тапкыр гына адвокат керә алды. Башка беркемне кертмәделәр. Анда бөтен камерада да мөселманнар утыра иде.

– Ә башка тоткарланучыларны шулай ук газаплаганнармы?

– Анда утырып чыккан егетләр белән сөйләштем, аларның берсен дә кыйнамаганнар. Менә хәзер Түбән Камада тотылучы дүрт кешенең барысын да газаплаганнардыр дип уйлыйм. Аларның икесе инде реанимациядә ята. Берсе – Зарипов Рафаил, икенчесе – Алмаз, фамилиясе Галиев бугай. Аны бик каты газаплаганнар, диләр.

– Cин кайда беләсең?

– Аның хатыны сөйләгән. Хәле авыр булуын әйткән.

Комментариев нет: