суббота, 14 декабря 2013 г.

Рәфис Кашаповка ТИҮ исемен куллануда гаеп белдерелә

Татар иҗтимагый үзәгенең (ТИҮ) Чаллы бүлеге рәисе Рәфис Кашаповка карата хокук оешмалары тарафыннан әзерләнгән гаепләү 16 декабрьдә Чаллы мәхкәмәсендә каралачак. Рәфис әфәнде Азатлыкка әйтүенчә, аңа Хәтер көненә ТИҮ исеменнән чакыру таратуда дәгъва белдерелә.

Русия иминлек хезмәтләренең Татарстан һәм Чаллы бүлеге һәм дә Татарстан прокуратурасы ТИҮнең Чаллы бүлеге моннан алты ел чамасы элек мәхкәмә карары белән юкка чыгарылды дип саный. Шул сәбәпле Кашаповның ТИҮ исемен куллануы канунсыз дип бәяләнә.


Комментариев нет: