понедельник, 2 декабря 2013 г.

Бөтентатар иҗтимагый үзәге Пленумының. Татар халкына Мөрәҗәгате! Хөрмәтле милләттәшләр!


20 сентябрьда татар Казан хакимияте Татар Милли Йортын (К. Маркс ур. 41/13) аукционда сатты. Бу бинада урнашкан 5 татар оешмасы - Бөтентатар иҗтимагый үзәге, Татар морзалары мәҗлесе, “Азатлык” Татар яшьләре берлеге, “Мәгариф” шәһәр комитеты, “Шәрекъ” клубы Татарстан президентына һәм Казан мэрына Татар Милли Йортын саклап калуны сорап берничә тапкыр мөрәҗәгать иттеләр. Бу оешмалар 6 августта, 13 сентябрьда пикет, 26 августта, 19 сентябрьда митинг үткәрделәр, 14 сентябрьда Бөтентатар иҗтимагый үзәге, Азатлык” Татар яшьләре берлеге сәяси ачлык башладылар,әмма ләкин Казан башкарма комитеты милли оешмаларны урамга куып чыгару турында хурлыклы карарын юкка чыгармады. Күрәсең, Казан башкарма комитеты түрәләре нәрсә кылганын аңламыйлар. К. Маркс ур., 41/13 урнашкан бинага шәһәр милеге дип карау дөрес түгел. Бу бинаны шәһәр башлыгы К. Ш. Исхаков Дәүләт Шурасының 27.01.1997 елда чыккан № 1008 Карары нигезендә Бөтентатар Иҗтимагый Үзәгенә тапшырган иде. 17 ел дәвамында ул чын Татар Милли Йортына, татар иҗтимагый оешмаларының Казандагы бердәнбер үзәгенә әверелде. Бу Йортта Әлмәттән, Чистайдан, Сембердән, Төмәннән, Канададан, Австралиядән килгән татарларны очратып була. Бу йортка Җир шарына сибелгән татарлар Хәтер кәнен һәм Бәйсезлек көнен үткәрү өчен җыелалар. Бу Йорттан татарлар татар дәүләтчелеген, мәгарифен, телен яклап митингларга һәм пикетларга чыгалар. Бу Йортта Корылтайлар, фәнни конференцияләр,”түгәрәк өстәлләр”, язучылар, артистлар, галимнәр белән очрашулар үткәрелә. Бу бина татар яшьләре җыела торган Казандагы бердәнбер Йорт! “Азатлык” Татар Яшьләре Берлеге атна саен “Фикер” клубын, “Киноклуб”, “Караоке-клуб” һәм башка чаралар үткәрә. “Азатлык” 2012 елда яшьләр өчен 160 (!) төрле чаралар үткәрде. Татар мәдәниятен, мәгарифен, телен саклап калу әчен шулай ук эшләүче берәр оешма бар микән Казанда? Әллә менә шушы эш кемгәдер ошамый микән? Сыра-аракы эчми торган, наркотикны белми торган , татар мәдәниятен, тарихын, телен белүче яшьләр Казан хакимиятенә кирәк түгел, мөгаен. 

Татар милли хәрәкәтенең, милли яңарышның,татар дәүләте, мәдәнияте, мәгарифе өчен көрәш билгесе булган бинаны сату татар милләтенә каршы җинаять дип бәялибез. 1552 елда исән калган татарларны Казаннан кудылар. Бу хәлнең ХХ1 гасырда кабатлануы мөмкин түгел. Казан хакимияте, уяныгыз, ХХ1 гасырда яшибез бит! Татарларны Татар Йортыннан куып чыгаруга бөтендәнья татар җәмәгатьчелеге ничек карар? Оят бит бу, хурлык- татар түрәләре татар милләтчеләрен Казаннан куалар! Казанда яшәүче татарлар Казан хакимияте өчен кеше түгел инде, әмма ләкин бу куып чыгару дөнья җәмәгатьчелеге алдында татар милләтен ничек күрсәтә соң? “Без булдырабыз!” дип кычкыра-кычкыра бер-берсен ашаучы үрмәкүчләрне хәтерләтмибезне?! 

Туганнар, милләт өчен сынау көннәрендә бердәм һәм бергә булыйк. Үзебезне көчле һәм оешкан милләт итеп күрсәтик. Татар йортын кире кайтару өчен акча җыюны башлыйбыз! Татар дәүләтчелеге, мәгарифе, теленең язмышына битараф булмаган милләтәшләрдән ярдәм сорыйбыз! 

яндекс- кошелек 410011654583803

Комментариев нет: