четверг, 5 декабря 2013 г.

Tатар басмаларының карашы Казанга төбәлгән

    Tатар басмаларының карашы Казанга төбәлгән
Россия төбәкләрендә нәшер ителүче татар басмаларына кушымта буларак әзерләнә торган “Атна вакыйгалары”ның исеме үзгәртеләчәк. Яңа елдан ул “Без бергә” дигән исем астында дөнья күрә башлый.
Бүген “Татмедиа” агентлыгына Россия төбәкләрендә чыгучы татар газеталарының җитәкчеләре җыелды. Өченче ел рәттән оештырылып килүче киңәшмәдә каләм әһелләреннән тыш Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миннәхмәтов,“Татмедиа” ААҖнең генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов, аның киңәшчесе Ислам Әхмәтҗанов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Ренат Закиров, Татарстан халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, “Шәһри Казан” газетасы, ”Атна вакыйгалары” кушымтасы мөхәррире Мансур Мортазин катнашты.

Мәгълүм булганча, Татарстан хөкүмәтенең “Татмедиа” агентлыгы тарафыннан оештырылган, татар телендә нәшер ителә торган “Атна вакыйгалары” басмасы һәр ай саен Россиянең төрле төбәкләрендә гомер итүче милләттәшләребез өчен махсус әзерләнә. Бүгенге көндә ул Россиянең 15 субъектында таратыла. Башкортостан, Ульяновск, Самар, Түбән Новгород, Мари Иле, Сарытау, Төмән, Чиләбе, Киров, Оренбур төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез Татарстаннан килгән яңалыкларны аеруча көтеп ала икән.

Исеменә караганда, атна саен нәшер ителергә тиеш кебек булса да, әлегә ул айга бер генә дөнья күрә. Бу хакта Ирек Миннәхмәтов та ассызыклап узды. “Татар кушымтасына ихтыяҗ барын беләбез, ник бер мәртәбә генә чыга дигән борчуларыгыз да безгә килеп ирешә. Әмма ләкин әлегә финанс мәсьәләсе шактый авыр. Яхшысына өметләник, ләкин булганына канәгатьләник, булганының кадерен белик. Тиражларыбызны арттырыйк. Халкыбыз яратып укый торган газета әзерлик. Хәзер инде “Атна вакыйгалары”ның электрон версиясе дә эшли башлады. Бу эш республика Президенты кушуы буенча башкарылды”, - диде Ирек Миннәхмәтов һәм киңәшмә делегатларына уңышлар теләде.

“Атна вакыйгалары”н “Шәһри Казан” газетасы журналистлары әзерли. Мансур Мортазин сүзләренә караганда, кушымтада сәясәт тә, мәдәни тормыш та чагылыш таба. Читтә яшәүче милләттәшләребезгә Казан каласы, Татарстан Президенты турында да тулы мәгълүматлар бирелеп бара. Казан журналистларының язмаларын туплаган кушымта чыга башлау хәттә кайбер төбәк газеталарының тиражын арттыруга да сәбәп булган. “Киләчәктә кушымтаны айга ике мәртәбә әзерләсәк дөресрәк булыр. Чөнки айга бер журнал гына чыга ала. Газетаны кимендә ике тапкыр нәшер итәргә кирәк. Шулай уңайлырак булыр иде”, - дип үз тәкъдимнәрен дә кертте Мортазин.

Ульяновск өлкәсендә чыга торган «Ленинец» газетасы җитәкчесе Владимир Кузьмин исә, редакциягә килгән укучы хатларыннан өзекләр китереп узды. Аның сүзләренә караганда, кушымтаны җирле татарлар бик ярата икән. Башка, ягъни чуаш милләте вәкилләре дә үз кушымталарын күрергә теләвен әйтте.

Самар өлкәсендә нәшер ителүче «Бердәмлек»нең баш мөхәррире Рифкать Әһлиуллин кырык сигез ел гомерен журналистикага багышлаган. Җитмеш яшенә дә карамастан, ул әле дә татар басмасында хезмәт куя. Ул татар басмаларына яшь кадрларның килмәвенә борчылуын белдерде, хезмәт хакларының аз булуына басым ясады. “Татар теле яшәсен дисәк, татар матбугатларын булдырырга кирәк, аларның торышын кайгыртырга кирәк. Чит илләрдә гомер итүче татарлар өчен дә милли басмалар чыксын иде”, - дип сөйләп узды аксакал каләм иясе.

Семинар-киңәшмәдән соң “Татмедиа” җитәкчелеге юбиляр басмаларны, юбиляр каләм осталарын тәбрикләде.

Мөршидә КЫЯМОВА

Комментариев нет: