четверг, 26 декабря 2013 г.

Түбән Камада ялгыз пикет һәм прокурор белән очрашу булды

Татарстанда төрле гаепләүләр белдерелеп кулга алынган, җәберләнгән мөселманарны яклау максатында Түбән Камада ялгыз пикетлар һәм шәһәр прокуроры белән очрашу узды

25 декабрдә Түбән Кама каласында ялгыз пикетлар чарасы узды. Пикет төрле гаепләүләр белдерелеп кулга алынган, җәберләнгән мөселманарны яклау исеме астында узды. Биредә Казан, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләреннән, кайбер районнардан килгән милли хәрәкәт вәкилләре, дин әһелләре катнашты. 

Түбән Каманың "Кама" кунакханәсеннән ерак булмаган мәйданда булган шушы чарада шигарьләр тотып торучылар, аларга теләктәшлек күрсәтүчеләр саны 40-50 кеше чамасы булгандыр.

Биредә беренче кисәтү язучы Айдар Хәлимгә ясалды. Ул "Садист полицайларны – нарларга" дигән сүзләр язылган шигарен сүтәргә, җәяргә һәм кулына алырга да өлгермәде, аның янына полиция офицеры килеп җитеп, "Бу шигар күтәрелсә, сезгә 20-30 мең сум штраф салыначак" дип белдерде. Айдар әфәндегә башка эчтәлектәге шигар күтәрергә туры килде.

Ялгыз пикетлар барышында без шигарләр тоткан Милли Мәҗлес рәисәсе, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова, Казаннан Гомәр хәзрәт, Түбән Камадан Фәрит Заһидулла фикерләрен белештек. Аннан соң да Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов, Түбән Кама ТИҮе рәистәше, Аксакаллар Шурасы рәисе Раиф Галиев шушы пикет мәйданында “Азатлык”ка бүгенге вазгыятькә карата мөнәсәбәтләрен җиткерде.

Бер сәгать чамасы барган ялгыз пикетлардан соң бирегә килүчеләр  шәһәр прокуратурасы бинасына юл алды. Аларның максаты – кулга алынган мөселманнарның кыйналуы, җәзаланулары хакында Түбән Кама прокурорына мөрәҗәгать итү, булган җәбер-золымнарны кичекмәстән тикшерә башлау, чара күрү, кыйнаучыларны җавапка тарту турында хат тапшыру иде.

Ике сәгать көткәннән соң прокурор ярдәмчеләре җыелган халык арасыннан 4-5 кешедән торган вәкилләр күрсәтүне таләп итте. Вәкиллеккә Бәйрәмова, Хәлим, Кашапов, Галиев, Гомәр хәзрәт күрсәтелде.

Түбән Кама шәһәре прокуроры Фалих Мөстәкыймов белән сөйләшү барышында мөселманнарга төрле гаепләр тагу астында гомумән Татарстанны, татарларны пычрату, тап төшерү максаты ятуы, чиркәүләрне яндыруның махсус сценарий буенча булганлыгы әйтелде. Шулай ук Русиядә байтак мәчетләргә зыян салулар, яндырулар булса да, бу эш буенча бары "хулиганлык" буенча гына эш ачылуы, ә биредә гаепсез кешеләрне кулга алып, аларга 205нче маддә нигезендә террорчылыкта гаепләүләргә гаҗәпләнү белдерелде. Әңгәмә барышында прокурор Фалих әфәндегә "Шушы гаепләүләр нигезендә ничә кеше утыра?" дигән сорау да бирелде. Ул үз чиратында бу сорау белән тикшерү комитетына мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте.

Төрмәләрдә утырган гаепләнүчеләрнең туганнары, адвокат-яклаучылары бу чараларда катнашмады. Шулай да яклаучылар турында фикерләр төрле, алар интернетта да күренә. Бу уңайдан Азатлык прокурор Фалих Мөстәкыймовка "Төрмәләрдә тотылганнарның адвокатлары шәхсән сезгә, прокуратурага мөрәҗәгать итә аламы яки инде мөрәҗәгать иттеләрме?” дигән сорауны бирде. Фалих әфәнде "мөрәҗәгать итә алалар", дип җавап бирде.

Прокурор әфәнде шулай ук тикшерү эшләренең обектив буласына, кеше өстенә яла ягылган мәхкәмә, хөкем эшенең тиз арада "ишелүен" ассызыклады.

Комментариев нет: