Украина Югары радасы депутаты, кырымтатар җитәкчесе Мостафа Җәмилоглу Мәскәүгә китәр алдыннан Азатлыкка анда Миңтимер Шәймиев һәм Владимир Путин белән очрашачагы турында әйтте.
Мостафа Җәмилоглу
Сишәмбе кичендә Украина Югары радасы депутаты һәм Кырымтатар мәҗлесенең элекке рәисе Мостафа Җәмилоглу Киевтан Мәскәүгә очты. Азатлыкка ул Мәскәүгә Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев белән очрашу өчен баруын әйтте.
"Шәймиев белән очрашу әле кризиска кадәр үк билгеләнгән иде. Аның максаты – Татарстан белән Кырым арасында хезмәттәшлекне киңәйтү юлларын билгеләү иде. Хәзер инде кризис сәбәпле сөйләшүләр яңа төсмер алыр дип уйлыйм. Шәймиев барысын да Путин белән килештерә булса кирәк – Путин да безнең белән очрашырга теләгән, безнең яктан теләк булса инде," диде Җәмилоглу.
"Кырымтатарлар – кечкенә милләт"
Мостафа Җәмилоглу Русия президенты Владимир Путин белән очрашу вакытында Кырымнан Русия гаскәрләрен чыгаруны сөйләшүнең төп шарты итеп куячагын әйтте.
"Башта гаскәрләрне чыгарырга кирәк. Соңыннан сөйләшүләрне дәвам итеп булыр. Бүген Кырымның яңа хөкүмәте безгә тәкъдимнәр ясады. ("Кырымтатар халкының хокукларын торгызу һәм аны Кырым җәмгыятенә интеграцияләү гарантияләре турында"). Бу тәкъдимнәрне мин ришвәт дип бәялим. Бу документның юридик көче юк, чөнки аны кабул иткән Кырым Югары радасының кануни көче юк. Кырымда легитим Югары рада сайлангач, канунлы хөкүмәт билгеләнгәч – әлеге карарга кире кайтачакбыз. Анда яхшы тәкъдимнәр бар", диде Җәмилоглу.
Кырымтатар халкы юлбашчысы яңадан Украина бөтенлеге яклы булуын һәм үзенең барлык гамәлләрен Киевтагы җитәкчелек белән килештерелеп башкарачагын әйтте. "Кырымтатарлар - азсанлы милләт. Без Русия белән сугыша алмыйбыз һәм сугышырга җыенмыйбыз", диде Җәмилоглу. http://www.azatliq.org/content/article/25293487.html

Комментариев нет:
Отправить комментарий