понедельник, 20 января 2014 г.

"Җәмгыятебезнең нигезе ят телдә салына"

Казанның бер балалар бакчасы заманча, акыллы һәм көчле шәхесләр тәрбияли. Андый мохиттә татар теленә урын юк.
Музыка укытучысы Ләйсән Фатыйхова
Музыка укытучысы Ләйсән ФатыйховаКазанда балалар бакчалары күп булса да анда эләгү чираты тагын да озынрак. Ниһаять баласын яхшы бакчага урнаштыра алган ата-аналарның бәхете зур була. Балаларны анда барысына да өйрәтәчәкләр. Рәсем ясау, хәреф тану һәм биюдән тыш - каратэ, футбол, чит телләр, мода театры һәм гүзәллек бәйгеләре – замана таләбе, ди Казанның 106 балалар бакчасында музыка укыткан Ләйсән Фатыйхова. Ләйсән балалар белән инде җиде ел эшли. Соңгы елларда татар телен укыту өчен заманча әсбаплар чыкты, дәресләр саны артты, әмма ата-аналар татарчаны кирәк дип санамый, ди ул. 

– Мин эшләгән бакча татар балалар бакчасы түгел. Безнең инглиз һәм француз телләренә басым ясала. Соңгы елларда татар теленә игътибар артты. Бездәге балаларның күбесе катнаш гаиләләрдән, исемнәре татар, әмма ата-аналары алар белән татарча сөйләшми. Безнең төп тел - рус теле, бакчада татар теле ишетелми.

– Милли тәрбияне музыка аша биреп буламы?

– Татар тәрбиясе һәм тел күбесенчә шул җыр һәм шигырь аша бирелә. Сөмбелә, Нәүрүз, Сабантуй бәйрәмнәре зурлап үткәрелә, Тукай бәйрәме матур итеп уза. Тәрбия һәм укыту юнәлеше шул кадәр күп ки, татар теленә җитәрлек дәрәҗәдә игътибар җитми. Күпчелек игътибар инглиз, француз телләренә бирелә.

– Инглиз һәм француз телләре дә җыр һәм шигырь аша биреләме?

– Француз теле шулай, әмма инглизчә тирәнрәк бирелә. Безнең төркемнәрдә ике тәрбияченең берсе - инглиз теле укытучысы. Алар балалар белән ярты көн русча, ярты көн инглизчә аралаша.

– Тагын нинди түгәрәкләр бар бакчада?

– Программага кергән һәм өстәмә түгәрәкләр күп. Алар арасында каратэ, гимнастика, фортепиано, скрипка, футбол. Шук малайларны сүз тыңламасалар "футболга җибәрмим" дип куркыталар тәрбиячеләр, бик яраталар аны малайлар. Үзенә күрә бер тәрбия һәм кисәтү чарасы булып тора. Футбол, мода театры, бию түгәрәге бар.

– Мода театры балаларны нәрсәгә өйрәтә?

– Безнең төп максат - баланы үзе турында кычкырып "мин" дип әйтерлек итеп тәрбияләү. Үземнән дә әйтә алам - бик кыюсыз бала идем мин үскәндә. Әнием белән әтием мине шундый күп төрле түгәрәкләргә йөртеп үз-үземә ышанырга, оялмаска өйрәтте. Әле дә өйрәнәм әле мин аңа. Балаларны без шуннан курыкмаска, үзләре турында кычкырып әйтә белергә өйрәтәбез. Дөньясы да шуны таләп итә. Мода театрына йөрүчеләр үзләренә тиешле алкышларга күмелеп үзләрен күрсәтүдән курыкмаска, сәхнәдә үз-үзләрен тотарга, матур йөрергә өйрәнә. Вокал түгәрәгенә йөрүчеләр җыр сәләтләрен күрсәтә, аерым җыр белән чыгыш ясыйлар. Безнең беренче, икенче, өченче урыннар бирелми. Һәрбер катнашучы ул үзенә күрә бер йолдыз, үзенчәлекле исемгә лаек була. Ата-аналар бу түгәрәкне бик ярата.

– Ике чит тел, дистәдән артык түгәрәк... балаларга яхшылык-яманлык, әхлак аларның кайсыларында аңлатыла?

– Тәрбия ягыннан безнең зур эш алып барыла. "Итагатьлелек атналыгы" үтә, "Театр атналыгында" балаларны театрда үз-үзләрен ничек тотарга өйрәтәбез.

– Заманча, акыллы, көндәшлеккә сәләтле балалар тәрбиялисез. Мондый сыйфатларны татар теле, татар гореф-гадәтләре аша тәрбияләп булмыймы? Шул ук театр түгәрәге - татар театры түгәрәге була алмыймы?

– Бакчабызның юнәлеше башка, әмма безнең ата-аналардан чыгып әйтә алам. Аларның барысы да, "улым-кызым беренче чиратта инглиз телен яхшы белсен", дип тели. Татар теле чит төбәкләрдә яшәгән татарлар өчен мөһим, ә менә үзебезнең Татарстандагы ата-аналар өчен, кызганычка, ул дәрәҗәдә мөһим түгел. Узган ел без Финляндиядә булып андагы ата-аналарның балалары белән бер чит сүз дә кыстырмыйча сөйләшүләренә шаккатып кайттык. Алар татар теле укытучыларын уч төбендә генә кадерләп йөртәләр, хөрмәт зур. Безнең ата-аналар татар теленә игътибар аның кадәр кирәк дип санамый. Татар теленә әһәмият бирелмәве бик кызганыч, җәмгыятебезгә нигез балалар бакчасында салына.

Ләйсән Фатыйхова – үз эшен нык яраткан, балаларны музыкага өйрәтүдән тәм тапкан һәм алар өчен горурлык хисе белән яшәгән Актаныш кызы.

Ата-аналар балаларына кайчандыр үзләре өйрәнә алмаган һөнәрләрне өйрәтергә тырыша. Соңгы елларда автоном режимга (ата-аналардан да акча алу рөхсәте булган) күчкән балалар бакчаларында ата-аналарның роле зур. Әлеге балалар бакчасында гүзәллек бәйгеләре уздыру тәкъдиме дә ата-аналардан чыккан булырга мөмкин. Бу чараны алар бик ярата һәм акчаларын кызганмый икән.

Үзләре ирекле фикер йөртергә, сәләтләрен күрсәтә белергә өйрәнә алмаган ата-аналарның кайберләре балаларының үз-үзләренә ышанычын мода бәйгеләре аша биреп була, дип уйлый. Кычкырып "мин" дип әйтә белү сәләте көнбатыштан килә, дип санала.

АКШның Сан-Франциско шәһәре татарлары җәмгыятенең музыка укытучысы, өч бала анасы Диләрә Чапаноглу белән американ тәрбиясе турында сөйләштек.

– Безнең балаларда үз-үзләренә ышаныч бар. Нигәме? Чөнки алар кечкенәдән бер-берләренә ярдәм итәргә өйрәнәләр. Мәктәпләрдә сау-сәламәт балалар янында авыру балалар да була. Физик һәм рухи авыру булса да алар бергә укыйлар. Аларга караш бертигез. Сау-сәламәт бала, беренчедән, канәгать булып үз хәленә шөкер итәргә өйрәнә. Икенчедән, ярдәм итәргә өйрәнә. Авыру балалар күп вакыт алга китә.  

Әзерләгән язмалары, эшләре һәрвакыт башка шәкертләр каршында тәкъдим ителә. Һәрвакыт "афәрин", дип барысына да рәхмәт әйтелә. Аларның рухын күтәрәләр, эшләгән эшләре андый-мондый булса да.

Балалар кечкенәдән уйларга өйрәнә. Укытучы ялгыш әйтсә – укучылар аны төзәтә. Укытучы аңа ачуланмый.

Мәктәпләрдә балалар сыйныфларга бүленми. Сыйныфларда балалар алмашынып тора. Безнең игезәкләр алтынчы сыйныфта. Икесе дә җиде дәрескә керә, әмма ике дәрестә генә алар бергә. Ягъни балалар төрле сыйныфтагы төрле балалар белән аралаша һәм аңлаша белә. "Индивидуализм" өйрәтелә – бала үз башына уйларга, карар кабул итәргә өйрәнә.

Бәйгеләр була, әмма күбрәк белем бәйгеләре. Матурлык бәйгеләре элекке заманнарда булды, ләкин хәзер сирәк. Сәбәбе – халыкның күпчелеге мондый эш – баланы азаплау, аларны куллану дип саный. Мәхкәмәләр булды, ул эш бетте. Бер шундый бәйгедә биш яшьлек кыз баланы урлап үтергәннән соң мондый бәйгеләр үткәрелми башлады. Матурлык бәйгеләре әти-әниләргә кирәк.

Сезнең балагыз, оныгыгыз йөргән балалар бакчасы нинди тәрбия бирә? Сез замана баласы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш дип саныйсыз? http://www.azatliq.org/content/article/25231240.html

Комментариев нет: