вторник, 14 января 2014 г.

Мөселманнарны газаплау турында язучы Илмир Имаев тоткарланган

Татарстанда мөселманнарны газаплау очракларын җәмәгатьчелеккә җиткерүче 62 яшьлек Илмир Имаев тоткарланган. Шулай ук аның кызының өендә тентү узган

Татарстанда мөселманнарны газаплаулар турындагы мәгълүматларны интернетка урнаштырып барган журналист Илмир Имаев бер ай элек Азатлыкка үз тормышы өчен борчылуын, чөнки куәт структуралары тарафыннан эзәрлекләүләр башлануын әйткән иде. Шуңа да карамастан, ул үз эшен туктатмады, әледән-әле җәмәгатьчелеккә яңадан-яңа мәгълүматлар җиткерә торды. Күрәсең, моңа чик кую юлын табарга булганнар. Дүшәмбе көнне иртән Имаев тоткарланган. Шул ук вакытта аның кызының өендә тентү узган. Бу хакта Илмир Имаевның элекке хатыны Рамилә ханым белән сөйләштек.

– Рамилә ханым, Илмир әфәнде турында нәрсәләр билгеле?

– Әлегә билгеле нәрсәләр аз. Аны 48 сәгатькә тоткарлаганнар. Тикшерүче миңа шулай, диде. Аңа гаепләү белдерәчәкләрен дә әйтте. Иртәгә (15 гыйнвар) мәхкәмә утырышы булачак.

– Илмир әфәндене өйдән алып киткәннәрме?

– Дүшәмбе иртән унынчы яртылар тирәсендә алып киткәннәр. Мөгаен өй яныннан алып киткәннәрдер дип уйлыйбыз. Шул ук вакытта кызыбызның өендә тентү уздырганнар һәм аны да алып киткәннәр. Кызыбызны кичә кич тугызлар тирәсендә җибәргәннәр.

– Аны ни өчен тоткарлаганнар?

– Мөслимә булганы өчендер. Илмир үзенең компьютеры булмау сәбәпле, алардагы җиһазлардан куллана, фотолар урнаштыра иде. Хәзер өйдән бөтен аппаратураны да алып киткәннәр.

– Кызыгыздан сорау алганнармы?

– Әйе, сорау алганнар. Ул әлегә шаһит буларак бара, әмма гаепләнүче (соучастник) булырга мөмкинлеген әйткәннәр. Аңардан барлык мәгълүматларны компьютерга кем куюы белән кызыксынганнар. Кызыбызны беркайда да китмәү шарты белән чыгарганнар.

Аның ике кечкенә баласы өйдә калды. Берсенә 6 яшь, икенчесенә 2 яшь. Мин алар белән утырдым.

– Кызыгыз әтисен күргәнме?

– Әйе. Аларны башта Казанда Карл Фукс урамына, аннары төштән соң сәгать дүртләр тирәсендә Исәнбәт урамына тикшерү бүлегенә алып киткәннәр. Кызым әтисенең тырналган, пычрак, таушалган килеш булуын әйтте. “Кыйнаганнармы әллә?” дигәч, имеш “Юк, егылган” дип әйткәннәр. Кызым әйтүемчә, Илмирны экстремизмда гаепләмәкчеләр.

В России день печати! 
Татарстанские силовики отметили его тем, что задержали 62-летнего независимого исламского журналиста, блогера Ильмира Имаева. Основанием для задержания стало обвинение в пресловутом экстремизме. Можно предположить, что это их месть за активное освещение им ситуации вокруг недавних многочисленных задержаний мусульман Татарстана. Именно он своим неравнодушием и активной позицией привлек внимание широкой общественности к имевшим место пыткам, в том числе с ампутацией детородного органа, одному из подследственных.
Может пора научиться работать и раскрывать преступления, а не восполнять свой непрофессионализм и психическую неустойчивость " закатыванием в бетон" всех и вся.

Комментариев нет: