вторник, 7 января 2014 г.

Янгын сүндерүчеләр чиркәүләрне саклый

    Янгын сүндерүчеләр чиркәүләрне саклый
Яңа ел яллары белән бәйле янгынга каршы режим республика территориясендә әле 1 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Шушы көннәрдә православ Раштуа бәйрәменә әзерлек алдыннан Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә аеруча игътибарны арттырды.

Бүгенге көндә Татарстанда 320 православ гыйбадәтханә исәпләнә. Быел бәйрәм чаралары 213 чиркәүдә оештырылачак, шуларның 30ы – Казанда. (Түбән Камада – 13, Лаешта – 10, Яшел Үзәндә – 8, Чаллыда – 7).

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Раштуа якынлашкан көннәрдә прокуратура органнары белән берлектә барлык гыйбадәтханәләрдә да тикшерүләр үткәрелгән, нәтиҗәдә янгын куркынычсызлыгы тәртипләрен бозуның 467 очрагы ачыкланган. Дәгъвалар, нигездә, хәбәр тарату системасының төзексезлеге, бинаның гөмбәз һәм чорма өлешләрендәге корылмаларның янгынга каршы эшкәртелмәве, электр җиһазларының һәм эвакуация юлларының норматив документлар таләпләренә туры килмәве һәм янгын сүндерүнең беренчел чаралары җитешмәве белән бәйле. Тикшерү нәтиҗәләре буенча тупланган мәгълүматлар муниципаль хакимият органнарына, епархиягә, чиркәү руханиларына һәм прокуратурага юлланган. 17 вазифадагы зат административ җаваплылыкка тартылган.

Татарстан Митрополиясе мәгълүматлары буенча, Раштуа бәйрәм чаралары 6 гыйнварда төнге 23:00 сәгатьтә башланып китәчәк. Янгын сүндерүчеләр исә моңа 2 сәгать кала ук дежурга басачак. Раштуа көннәрендә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 216 хезмәткәре сафта торачак.

Комментариев нет: