5 гыйнварда Чаллы ТИҮенең эш бүлмәсендә Татарстан һәм Башкортстан вәкилләренең җыелышы узды. Сөйләшү барышында мөселманнар хокукларын яклау буенча Русия күләмендә комитет төзү турында да сүз булды, эшне оештыру төркеме дә билгеләнде.
Таһир Миңнебаев һәм Әлмира Жукова
Чаллыдагы җыенда Милли Мәҗлес рәисе, язучы Фәүзия Бәйрәмова, җәмәгать эшлеклесе, язучы Айдар Хәлим, Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов, Татарстан Аксакаллары шурасы рәисе Раиф Галиев, Уфадан кеше хокукларын яклаучы Әлмира Жукова, ислам журналисты Таһир Миңнебаев үз сүзләрен әйттеләр.
Җыелышта татар халкына, мөселманнарга карата басымның, аерым алганда кулга алуларның кискен артуы, җәзалауларның, гаепсездән гаепле ясау омтылышларының киң колач алуы хакында фикерләр әйтелде. Шушында ук хокуклары бозылган мөселманнарны яклау, булган канун бозуларны җәмәгатьчелеккә, халыкара оешмаларга җиткерү буенча тиз арада комитет төзү, аларның хокукларын яклау өчен төрле яклап эш йөртү буенча хәрәкәт итү турында карар кабул ителде.
Әйтелгән юнәлештә эш башлау өчен инициатив төркем дә төзелде. Бу төркемнең җитәкчесе итеп Әлмира Жукова күрсәтелде. Шушында ук Фәүзия Бәйрәмова, Таһир Миңнебаев та эш алып барачаклар. Әлеге төркем газап күрүчеләрнең гаиләләре, җәмәгатьчелек, яклаучылар, хокукчылар белән очрашканнан соң быелның 1 февралендә кабат җыелып, мөселманнарга карата булган хокук бозуларның Русия күләмендә ни дәрәҗәдә булуына бәя дә бирәчәк. Моның өчен төрле төбәкләрдәге мәчетләргә, имамнарга, дин тотучыларга карата булган башбаштаклыклар мөһим дәлил булачагы, ул дәлилләрне туплау халык ярдәме белән хәзердән үк башлануы да әйтелде.
Җыелышта кулга алынган мөселманнарны яклап гыйнвар аенда Түбән Камада, Казанда урам җыеннары уздыру турында да бер фикергә киленде. Чаллыдагы җыенда кулга алынган Алмаз Галиевның өч бала белән авыр тормыш шартларында калган хатынына матди ярдәм дә оештырылды. Тупланган акчаларны Әлмира Жукова һәм Таһир Миңнебаев бүген-иртәгә Алмазның гаиләсенә тапшырачак, вазгыятьне якыннан өйрәнү өчен Чистайга барачак.
Шунысын да искәртик, Әлмира ханым безнең белән сөйләшү барышында Түбән Камадагы газаплаулар хакында Дәүләт думасына җиткерүен дә әйтте. http://www.azatliq.org/content/article/25221446.html
Комментариев нет:
Отправить комментарий