понедельник, 13 января 2014 г.

Кайда гына булсаңда, кем белән генә бусаң да, беркайчан да үз тамырларыңны онытма!



Сөй гомерне, сөй халыкны, Сөй халыкның дөньясын! Габдулла Тукай.

2014 елның 12 гыйнварында бөтендөнья татарлары өчен “Кем мин һәм кайдан минем тамырларым?” исемендәге бәйге тәмамланды, кокурсны игълан итүче – Яр Чаллы шәһәренең Татар иҗтимагый үзәге – барча катнашучыларга үзенең рәхмәтен җиткерә, аеруча бәйге эшләрен татар телендә башкаручыларга. Конкурсның төп максатлары һәм бурычлары шундый иде: татар халкында билгеле тарихи шәхесләргә, туган ягына карата хөрмәт һәм мәхәббәт хисләрен тәрбияләү, шулай ук аның тарихына, мәдәниятенә һәм ислам диненә карата горурлык хисен уяту; милли горурлык хисен уяту; татар халкының киләчәк тормышына карата уңай караш формалаштыру. Чыннан да, һәр яхшы эш бүләккә лаек, һәр изге эш барчабызга да файда китерә. Бәйгедә Рәсәй, АКШ, Канада, Кытай, Германия, Төркия, Финляндия, Франция, Украина, Казакъстан илләреннән 200 – дән артык, 14 яшьтән 75 яшькә кадәр милләттәшләребез катнашты. Бәйгедә катнашучыларның күпчелеге Татарстан һәм Башкортостан Республикаларыннан булды. Үкенечкә каршы, күп санлы бәйге эшләре, таләпләргә туры килмәү сәбәпле, катнашудан мәхрүм ителделәр. Конкурс эшләрен югары квалификацияле жюри әгъзалары бәяләделәр. Конкурсның нәтиҗәләре буенча:
1 нче урынга лаеклы җиңүче - мактау кәгазе, 50 000 сум, мөселман сәгате белән бүләкләнә.
2 нче урынга лаеклы җиңүче - мактау кәгазе, 30 000 сум, мөселман сәгате белән бүләкләнә.
3 нче урынга лаеклы җиңүче - мактау кәгазе, 20 000 сум, мөселман сәгате белән бүләкләнә.
4-9 урыннар алган призерлар мактау кәгазе, 5 000 сум һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәкләр. 10-15 урыннар алган призерлар мактау кәгазе, 3 000 сум һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәкләр.
Бәйгедә җиңүчеләрнең исемлеге түбәндә әлифба тәртибендә бирелгән, кем һәм нинди урын алуы турында соңгы мизгелдә генә иглан ителәчәк:
Әхмәдуллина Рәмзия Фирдинат кызы, Татарстан Республикасы, Арча р-ны, Үгез-Елга авылы.
Әхмәтсафина Динә Фәрит кызы, Чуваш Республикасы, Комсомол р-ны, Тукай авылы.
Багаува Әдилә Равил кызы, Татарстан Республикасы, Әлмәт шәһәре.
Гарифуллин Фәнил Фаил улы, Төркия, Анкара шәһәре.
Закирова Миләүшә Илһам кызы, Рәсәй, Санкт-Петербург шәһәре.
Кәримов Рамил Дамир улы, Рәсәй, Самара өлкәсе, Камышлы р-ны, Иске Ярмәк авылы.
Кашапов Тимур Айдар улы, Башкортостан Республикасы, Илеш р-ны, Югары Яркәй авылы.
Муллахмәтова Рәйсә Абдулла кызы, Татарстан Республикасы, Мамадыш р-ны, Түбән Сон.
Мостафина Зөһрә Илдус кызы, Татарстан Республикасы, Лениногорск шәһәре.
Мухаметханова Ләйсән Гали кызы, Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре.
Нуруллин Мансур Абдрахман улы, Казакъстан, Алма-Ата шәһәре.
Сафуанов Атлас Габдерәүф улы, Татарстан Республикасы, Әлмәт р-ны, Түбән Мактама бистәсе.
Таһирова Ләйлә Нигъматулла кызы, Башкортостан Республикасы, Мәләвез шәһәре.
Якубова Наилә Габдрахман кызы, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре.
Ямбаева Лилия Мансур кызы, Татарстан Республикасы, Чистай шәһәре.
Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) активистлары 2014 елны да ошбу бәйге чарасын дәвам итәргә карар кабул иттеләр. Матур, файдалы күңелле изге эш дәвамлы булырга тиеш. Татарлар - әйдәгез үз халыкыбызга якын булыйк, халкыбыз өчен иҗат итәргә, көрәшергә, милләтебез өчен күберәк эшләр эшлик киләчәгебез дә яхшырак булыр инша Аллах! Беркайчан да туганнарыгызны һәм дусларыгызны онытмагыз! Беркайчан Ватаныбызның кайдан барлыкка килгәнен онытмагыз!
25 гыйнвар (шимбә) көнне 12 сәгаттә Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Мәскәү проспекты, 56/07, Гали Акш исемендәге татар милли мәктәбендә, җиңүчеләрне бүләкләү өчен чакырабыз. Шулай ук тантаналы бәйрәм чарасына Татарстан Республикасыннан журналистлар, әдипләр, тарихчылар, иҗтимагый оешма вәкилләре чакырыла. Бәйрәм чарасында бары тик чакырылган кунаклар гына катнаша ала.

Яр Чаллы шәһәренең ТИҮ рәисе - Рәфис Кашапов.
Белешмәләр өчен телефон: 8-906-330-47-73.

Комментариев нет: