понедельник, 6 января 2014 г.

ТӨРМӘ ИШЕГЕ ТӨБЕНДӘ...


Кыйналган мөселманнарны Түбән Камадан Чаллыга китерүләре билгеле булды. Шул сәбәпле Чаллыда хокук яклаучыларның һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләренең төрле чаралары башланды. Бүген бер төркем хокукчылар һәм милли хәрәкәт лидерлары Чаллы ИВСына (вакытлыча тотылу төрмәсе) кыйналган мөселманнар янына керергә омтылыш ясап карадылар. Алар арасында Татар халкының Милли Мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова, язучы, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим, Чаллы татар иҗтимагый үзәге рәисе Рафис Кашапов, Уфадан танылган хокук яклаучы Әлмира Жукова, Уфадан ислам журналисты Таһир Миңлебаев, "Азатлык" халыкара радиосы хәбәрчесе Гафиулла Газиз һәм Казаннан килгән адвокатлар да бар иде. Хокук яклаучылар һәм милли хәрәкәт җитәкчеләре бик авырлык белән ИВС территориясенә үтеп керсәләр дә, аларны мөселманнар янына кертмәделәр, протес белдерүчеләр янына төрмә хуҗалары үзләре чыкты. Хокукчы Әлмира Жукова аларга адвокатның кагылгысыз хокуклары турында аңлатты, әмма адвокатларны да кыйналган мөселманнар янына кертмәделәр. Фәүзия Бәйрәмова исә ИВС хуҗасы Данис Садыйковка вәзгыятьне аңлатып бирде, бу хәлләрнең Татарстанны республика буларак юкка чыгару белән тәмамлану куркынычы барлыгын әйтте, кул асларында булган бу мөселманнарны җәберләмәүләрен сорады. Айдар Хәлим, Рафис Кашапов та бу мөселманнарның гаепсез икәнлекләрен аңлаттылар, моның мөселманнарга гына түгел, бөтен татар халкына, Татарстанга карата яла ягу икәнлеген әйттеләр. Данис Садыйков үз чиратында милли хәрәкәт җитәкчеләрен 9 гыйнвар көнне аерым очрашуга чакырды, алар ризалыкларын бирделәр. Чаллыда шулай ук ялгыз пикетлар да көтелә.
Уфа хокук яклаучылары моннан соң сәфәрләрен Түбән Камага дәвам иттеләр, алар анда кыйналган мөселманнарның адвокатлары белән очрашачаклар. Кичә исә хокукчы Әлмира Жукова Чистайда кыйналган мөселманнарның гаиләләре белән очрашты, бүген ул Чистай прокуратурасында булып, кыйнаучыларга карата җинаять эше ачу турында гариза язып калдырды.
Милли Мзҗлеснең матбугат үзәге.
2014 ел, 6 гыйнвар.

Комментариев нет: