воскресенье, 5 января 2014 г.

Тел басуын чүп басты


Кич белән телефоныма таныш булмаган номердан бер абзый шалтыратты. «Рәүф, синме?» – ди миңа тавышына караганда, 45-50 яшьләрдәге ир-ат. «Юк, – мин әйтәм, – үзем дә Рәүф түгел, Рәүф исемле танышларым да юк».
Абзый номерны дөрес җыймаганын таныды да ихлас күңеленнән көлеп җибәрде. Шунда ук куануының сәбәбен аңлатып та бирде: «Карале, ялгыш номер җыеп та татар кешесенә эләктем бит! Туры килеп торуын күр әле син!» Олыларга хөрмәт йөзеннән генә абзый белән килешкән, аның шатлыгын уртаклашкан булдым да, саубуллашканнан соң, уйлап куйдым: бу хәлгә куану урынлымы, әллә аңа, киресенчә, кайгырырга кирәкме икән?

Мисал өчен, берәр инглиз-фәлән Татарстанга кунакка килгәч, номер җыйганда хата җибәреп, үзенең милләттәшенә эләксә, бу дөрестән дә бик кызык булыр иде. Яки, киресенчә, чит илгә сәяхәткә чыккан татар анда башка татарга тап булса, моны могҗизаи очраклылык итеп кабул итәр идең. Әмма төп халкы татарлар булган республикада моның кай җире кызык яки гаҗәп була ала?! Абзыйга бу вазгыятьнең мәзәк хәл булып тоелуы борчуга салырга тиеш, чөнки бу – урыс теленең милләтебезнең газиз телен кысрыклаганнан-кысрыклый баруының нәтиҗәсе.

Республикабызда тигез хокукларга («тигез кыйммәтләргә» белән бутамагыз) ия ике дәүләт теле булуына карамастан, Татарстанда яшәүче татарларның да күпчелеге урыс телен өстенрәк куя, ул телдә сөйләшүне хуплый. Моңа мисаллар эзләп тә каядыр барасы, сорашасы-белешәсе, фәнни мәкаләләр актарасы юк, ул көнкүрешебездә дә адым саен дәлилләнеп тора. Автобуста барганда да, иң «чи» татар кешесе дә: «Билет өчен акча күчерегез әле», – дип сорамый; кибеткә кергәч тә: «Исәнмесез! Миңа «фәлән», «төгән» һәм «фәсмәтән», – дими; телефоннан каядыр шалтыратканда да беренче итеп татарча сүз башламый.

Телефоныма Рәүфне эзләп шалтыраткан абзый да, мин трубканы: «Әйе», – дип алмаган булсам, телен вата-сындыра: «Рауфа мужнымы?» – дип сорар иде, мөгаен. Минем дә телефонымны «татарча алуымның» сәбәбе – дустым белән сөйләшкән чакта, аның телефонының аккумуляторы утырып, ят номердан чакыру килгәч, дустым башка телефоннан шалтырата икән, дип уйлавымда гына. Ихлас булыйк инде – берәр җиргә шалтыратканда яки чит кеше белән сөйләшкәндә бик сирәкләребез генә татарча аралаша бит. Кайчагында элемтәнең икенче очындагы әңгәмәдәшебезнең сөйләмендә газиз чаткылар ишетеп кенә: «Сез татармы әллә?» – дип, татарча сөйләшүгә күчәбез.

Авыл татар теле дә урыслаша бара


Язма башыннан бирле телефон «шалтырый» дип язам. Ә бит дөреслектә ул да чын татарча сүз түгел, ул фигыльнең телефонга кагылышлы рәсми формасы «чылтырый» булырга тиеш. Кулланылышы, мисал өчен, машинаның берәр деталенең «шалтыр-шолтыр» килүенә туры килгәнрәк ул сүз «телефон» сүзе белән кайчан һәм ни өчен янәшә килә башлаганлыгы хәзер инде билгесез дә. «Телефонның шалтырыймы, шылтырыймы, чылтырыймы, челтериме?» мәсьәләсен вакытында «Татарстан яшьләре» газетасы да күтәреп чыккан, узган ел «Матбугат.ру» сайты да ул темага сораштыру үткәргән иде. Татар журналистикасына беренче адымнарын гына ясаучы студентларга сабакларында кибетләрнең элмә такталарына язылган «Продукты» сүзенең, «Ашамлыклар», дип түгел, ә «Азык-төлек» дип; «Цветы»ның, «Чәчәкләр» дип түгел, «Чәчәк» кенә дип тәрҗемә ителүен, «күзлектән чыгып карап булмавын», татар телендә «һәм» сүзенең юклыгын, аның урынына «белән» бәйлеге яки өтер тыныш билгесе куллану зарурлыгын төшендерергә тырышкан хөрмәтле Илдар Малик улы Низамов та бер дәресендә безгә телефон турында шушы сорауны биргән иде. «Исегезгә төшерегез, авылдагы әбиләрегез ничек сөйләшә?» – дип сорагач, бер төркемдәшем: «Безнең әби, «телефон звонить итә», – дип әйтә», – дип җавап бирде.

Шулай шул, хәзер авыллардагы татар теленең «басуларында» да урыс «чүп үләннәре» торган саен күбрәк үсә бара. Аларның берләре безнең телгә ул сүзнең татарчасын белмәү яки оныту аркасында, икенчеләре урыс сүзе әйтәсе килгән фикереңне тулырак ачып бирә дип уйлап, өченчеләре «просто» шулай әйтү уңайлырак булу сәбәпле килеп керәләр. Гадәттә, шул «итү» ярдәмче фигылен берәр урыс фигыленең койрыгына тагабыз да, «кататься итәбез», «гулять итәбез», «табигать кочагында отдыхать итәбез», дип, «татарча» сөйләшеп йөрибез. Татар телендә үз урыннарын тапкан урыс һәм (Илдар абый, гафу итегез «һәм»нән тәки котылып булмый) бүтән телләрдән башка алынмалар да хәзер биниһая күп.

Татар теленә генә түгел, башка телләргә дә, шундый ук уңыш белән, чит сүзләр үтеп керә. Мисал өчен, урыс теле, үз чиратында, инглиз сүзләре белән байый. Шулай ук аңа җавап йөзеннән, берән-сәрән татар сүзләре дә керештергәли. «Алмаз», «арба», «бабай», «казан», «сабантуй», «башмак», «балык» һ.б. – урыс теленә язылышларында бөтенләй үзгәрешсез кереп «оялаган» сүзләр. Телләргә шулай торган саен күбрәк алынмалар үтеп, аларның кайберләре байый, камилләшә, икенчеләре исә чүпләнә. Һәр халыкның үз теле булган кебек, һәр заманның да үз теле бар һәм еллар үтү белән, ул төрледән-төрле телләрдән торган үзенә бер күрә «катнашма»ны хәтерләтә бара.

«Боралак»мы, әллә «вертолет»мы, «газет»мы, әллә «гәҗит»ме?


Татар теле чит телләрдән кергән алынмалар белән чуарлана барган арада телебезнең «гыйффәтлеген» саклап калу өчен көрәш алып баручы тел белгечләре дә черем итеп ятмый. Күпләр ят сүзләрне татарчалаштыру яклы. Алар, кайбер сүзләргә алмаш табу өчен, XX гасыр башы язучыларының һәм матбугатчыларының иҗатына мөрәҗәгать итүне, икенчеләренә яңа тәрҗемәләр уйлап чыгаруны тәкъдим итә. Бу эштә аңлатмалы сүзлекләр дә ярдәмгә килә – «Википедия» ирекле энциклопедиясендә дә алынмаларны татар теленә ниндирәк формада кертү буенча бәхәсләр алып барыла.

Татар матбугатында хәзер «түләк» (штраф), «боралак» (вертолет), «әйләнаяк» (велосипед), «тимерат» (мотоцикл), «дулкынкисәр» (катер), «каенана теле» (кактус), «һава аланы» (аэропорт), «сызгыч» (линейка) һ.б. шундый әлегә күзгә дә, колакка да сәер тоелган сүзләр кулланыла. Казан федераль университетында булачак татар журналистларына компьютер сабакларын укыткан тагын бер мөгаллимебез Равил абый Һади безгә татарчалаштырылган төшенчәләр өйрәтә иде. Ул телгә «санак» (компьютер), «күрек» (монитор), «баскак» (клавиатура) һ.б. шундый сүзләрне кертү тарафдары.

Тик ММЧларның (массакүләм мәгълүмат чаралары) төп максаты – укучыга хәбәр җиткерү белән беррәттән, аны аңлаешлы итеп тапшыру да. Шуңа күрә, күпчелек вакытлы матбугат басмаларында, алынма сүзләр булуларына карамастан, киң кулланылыштагы сүзләрне файдалануны өстенрәк күрәләр. Сүзләрнең татарчалаштырылган формаларын куллану укучыга өстәмә уңайсызлык кына тудыра бит. Укучы таныш булмаган сүзнең мәгънәсен хәтеренә сеңдерсен өчен, баштарак һәр санда ул сүзнең аңлатмасын җәяләр эчендә күрсәтеп бару яки һәр газетага үз теленең аңлатмалы сүзлеген бастыру кирәктер.

Күп кенә татар журналистлары үз язмаларында аңлаешсыз татарчалаштырылган сүзләр урынына урыс һәм бүтән телләрдән кергән алынмаларны бары тик изге ният – укучының башын бутамас өчен генә файдаланса да, андый язу стиленә ачыктан-ачык «һөҗүм итүчеләр» дә байтак. Мисал өчен, язмада урыс сүзен куллануга ишарәләп, тырнак астыннан кер эзләп маташучылар шул ук «Матбугат.ру» сайтында утыручылар арасында да бар. Төрттерүле фикерләр авторларына ни җитми торгандыр: алар татар журналистларыннан, телне белмиләр, дип тә көлә, шул ук вакытта татарчалаштырылган сүзләрне куллану да аларның үзләре өчен аңлаешсыз.

Татар матбугатында алынма сүзләр һәм аларның татарчалаштырылган формаларын куллануда аңлашылмаучанлык белән буталчыклыкны җиңүнең ышанычлы юлы бер – бөтен газетларга да бергә җыелып, дөрес тә, аңлаешлы итеп тә язу буенча уртак фикергә килергә кирәк. Алайса, әлегә хәтта «газета» урыс алынмасының да татарчага тәрҗемәсе төгәл билгеләнмәгән: «газет»мы ул, «гәзит»ме, әллә «гәҗит»ме – һәркем, ничек тели – шулай яза. Россия – Русия – Рәсәй яки рус – урыс вариантлары белән дә шул ук хәл.

Язмамны өч бүлеккә бүлеп, татар теленең сөйләмдә һәм язуда кулланылышына төрле яктан килеп карасам да, бәян ителгән бөтен фикерләрем һәм мисалларым бер олы, уртак проблемага барып тоташа. Татарстанда урыс теленең татар теленә караганда өстенрәк куелуы, урыс алынмаларының авыл татар сөйләмен дә «чүпләп» бетерүе, чит телләрдән туктаусыз кереп торган сүзләрнең татар матбугатында буталчыклык тудыруы – болар барысы да татар теленең упкынга таба вак, әмма ышанычлы адымнар белән атлавы мәсьәләсен күтәрә. Бу хәлне китереп тудырган шартлар инде күптән ачыкланган: ул – урыс халкы белән тыгыз элемтәдә яшәү нәтиҗәсе дә, күп татарларның ана телләрендә сөйләшүдән оялулары, аны кирәк түгел, дип санаулары да, урыс теле абруйлырак, дигән ялган ышану да һ.б. Тик татар телен саклап калу белән татарларга «телпәрвәрлек» хисен сеңдерүнең ысуллары гына (ул хакта гел сөйләшеп торуыбызга карамастан) әле һаман да билгеләнмәгән. Зур көч һәм тырышлык таләп иткән әлеге эшне аерым бер галим яки белгечләр төркеме генә башкарып чыга алмый. Моның өчен, җиң сызганып, барыбыз бергә – тел әһелләре, Мәгариф министрлыгы, татар мәктәпләре, журналистлар, түрәләр һәм депутатлар, республиканың бөтен татарлары эшкә тотынырга тиеш. 
Айнур ГАЛИМОВ
Шәһри Казан

Комментариев нет: