понедельник, 27 января 2014 г.

Чаллыда шәҗәрәләр бәйгесенә йомгак ясалды

25 гыйнварда Чаллының Гали Акыш исемен йөрткән мәктәбендә дөньякүләм дәрәҗәдә оештырылган шәҗәрәләр бәйгесенең бүләкләү тантанасы булды. Беренче бүләккә Әлмәт районы Түбән Мактама авылыннан Атлас Сафуанов лаек булды.
гафиулла газизРәфис Кашапов, бәйгене оештыручыРәфис Кашапов, бәйгене оештыручы
ем мин? Кайдан минем тамырларым?" дип исемләнгән шәҗәрәләр бәйгесен Чаллы Татар иҗтимагый үзәге оештырды. Үзәк рәисе Рәфис Кашапов шуларны сөйләде:

– Бу бәйге башлануы хакында моннан ярты ел чамасы элек газетларда һәм интернетта белдергән идек. Безгә Америкадан, Төркиядән, Канададан, Финляндиядән, Казакъстаннан, Үзбәкстаннан, Украинадан, Русия төбәкләреннән ике йөзгә якын кеше шәҗәрәләр төзеп җибәрде. Әлбәттә, иң күп катнашучылар Татарстаннан һәм Башкортстаннан булды. Беренче урынны Әлмәт районы Түбән Мактама авылыннан Атлас Сафуанов алды. Ул айлы сәгать һәм 50 мең сум  белән бүләкләнде. Икенче урында – Әнкарадан (Төркия) Фәнил Гарифуллин. Аңа 30 мең сум, сәгать һәм истәлек бүләге бирелер. Ул үзе Чаллыга килә алмады. Башкортстанның Мәләвез шәһәреннән Ләйлә Таһирова өченче булды. Аңа да 20 мең сум һәм шундый ук бүләкләр каралган. Тагын унике кешенең хезмәтләре 4-5 урыннар белән билгеләнеп, 5-3әр мең сум тапшырылды. Бу бәйгегә улым Рөстәм иганәчелек ярдәме күрсәтте.

Әлеге бәйгенең бүләкләү өлешен Татарстан Аксакаллар шурасы рәисе Раиф Галиев ачып җибәрде. Татар Конгрессының Чаллы бүлеге җитәкчесе Шамил Закиров та котлау сүзләрен җиткерде.
 
4-5нче урыннарны алучылар арасында Чуашстанның Комсомол районы Тукай авылыннан Рәзинә Әхмәтсафина, Башкортстанның Илеш районы Яркәй авылыннан Тимур Кашапов, Самар өлкәсе Камышлы районы Иске Ярмәк авылыннан Наил Сәлимов, Татарстанның Мамадыш, Чистай, Лениногорски һәм Чаллы шәһәрләре һәм районнары вәкилләре дә бар иде.

Җиңүчеләргә бүләкләрне Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлим, Наил Нәбиуллин, Рәфис һәм Рөстәм Кашаповлар тапшырды. Чыгыш ясаучыларның һәркайсы бу бәйгенең мөһимлеген, шәҗәрәләрнең тарихыбызны барлауга өлеш кертүен асссызыклады. Язучылар Фәүзия Бәйрәмова һәм Айдар Хәлим бәйгедә катнашучыларга үзләренең китапларын да бүләк иттеләр.

Чара “И туган тел” җыры белән тәмамланды. Тантанада Казан, Алабуга, Түбән Кама шәһәрләреннән, берничә районнан кунаклар катнашты.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз.
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

Комментариев нет: