четверг, 30 января 2014 г.

Россиянеңмөселманнарга карата алып барган геноцид сәясәтен туктатыгыз!

Дөнья халыкларына һәм дөнья мөселманнарына

                       МӨРӘҖӘГАТЬ:

  Россиядә мөселманнарга, ислам диненә каршы көрәш беркайчан да туктамады,без 17-19 гасырларда урыс булмаган халыкларны көчләп чукындыру чорларын да,совет заманындагы сугышчан атеизмны да яхшы хәтерлибез. 17-18 гасырларда   Идел-Урал халыкларын, татар-башкортларны,көчләп чукындырганнан соң яңадан исламга кайткан өчен, патша фәрманнары беләнтереләй утларда яндырып үтергәннәр – без моны да беләбез. Шушы чордаИдел-Уралда, Себердә мөселман-татарларның 15 меңнән артык мәчете патша фәрманыбелән юк ителгән, меңләгән татар көчләп христиан диненә кертелгән – без бухәлләрне дә хәтерлибез. Совет чорында СССРда бөтен диннәр дә тыелды, мәчетләрюк ителде, дин әһелләре атылды һәм асылды, сөргенгә сөрелде – без боларны даяхшы беләбез...
   Илдәүзгәртеп корулар башлангач, татар халкы да беренче эш итеп мәчетләрен һәммәктәп-мәдрәсәләрен торгыза башлады, иман юлына аяк басты. Шушы чорда Россиядә яңаданмеңләгән мәчет төзелде, мәдрәсәләр ачылды, исламга кайтучылар, намаз укучыларсаны артты, халкыбызның бер өлеше Аллаһ кушканча яши башлады. Әмма бу дин ирегеозак дәвам итмәде, 21 гасыр башында, Путин хакимияткә килү белән, башта –Төньяк Кавказда, аннан Идел-Уралда һәм Себердә мөселманнарга карата юк итүсәясәте башланды. Путин хакимияткә килү белән, Россиядә террор галәмәтләребашланып китте, һәм болар барысы да мөселманнарга сылтанды.
   Террорһәм антитеррорны сәбәп итеп, Россиядә мөселманнарга каршы геноцид башланды,аларны суд белән дә, судсыз да күпләп юк итәргә тотындылар. Мөселманнарга каршыбу ерткыч гамәлләр дәүләт көч структуралары тарафыннан эшләнде, күпчелекурыс-христианнарны тәшкил иткән Россия җәмәгатьчелеге моңа каршы чыкмады. ТөньякКавказда моны сугыш, мөҗәһитләр, “бандоформирование” белән бәйләсәләр,Идел-Уралда боларның берсе дә юк иде, әмма мөселманнарга каршы геноцид бирегәдә килеп җитте. 1999 елдан башлап бүгенгә хәтле, газ торбаларын шартлатыргаҗыендылар, дип, Казанның мең еллыгын, Түбән Кама, Чаллы промышленностьобъектларын шартлатырга җыендылар, дип, хәлифәт төзәргә, Туран дәүләтенторгызырга, дәүләт перевороты ясарга теләделәр, дип, террор оештырыргаәзерләнделәр, дип, төрле ялган ялалар белән Татарстанда йөзләгән мөселман гаепләнде,кулга алынды һәм хөкем ителде, аларның күпчелеге хәзер дә төрмәләрдә газапчигә...
   Универсиададансоң, 2013 елның көзендә, Татарстанда мөселманнарга каршы һөҗүмнәр тагы дакөчәеп китте. Праваслау чиркәүләр яндыруда һәм Түбән Кама нефтехим территориясенәясалма ракеталар җибәрүдә нахакка гаепләнеп, Татарстан буенча тагы дистәләгәнмөселман кулга алынды. Бу мөселманнарны Түбән Кама шәһәренең ИВС - вакытлычатоткарлану изоляторында   хокук яклаучыларныңерткычларча кыйнаулары билгеле булды. Кылмаган җинаятьләрне үз өсләренәалсыннар һәм башка мөселманнарга да төртеп күрсәтсеннәр өчен, Чистай шәһәреннәнкулга алынган мөселманнарны инквизиция алымнары белән җәзалыйлар – кыйнап,бөерләрен өзәләр, умыртка баганаларын гарипләндерәләр,  сидек капчыкларын шартлаталар, җенесорганнарын кисеп алалар,  башларынакапчык кидереп, буалар, авызларына дуңгыз салосы тутыралар, анадан тумачишендерәләр, көчләү белән яныйлар, җенес органнарына, кул-аякларына электртогы җибәрәләр... Татарстан мөселманнарын кыйнауларны Мәскәүдән килгән махсусҗәза бригадасы башкарган, дигән хәбәрләр бар. Кыйнауларга түзә алмыйча, бертоткын кылмаган җинаятьләрне үз өстенә ала һәм башкаларга да күрсәтерә мәҗбүрбула. Шушыңа нигезләп, хәзер бу мөселманнарны, 15 кешене, террорчылыктагаепләп, хөкем итәргә һәм озак елларга, бәлки гомерлеккә, төрмәләргә ябаргаҗыеналар.
  Татар халкы, үзен тереләй утларда яндырсалар да, беркайчан да урысларныңчиркәүләренә тимәде, алардан үч алмады. Гасырлар буе кяфер илендә, кяферләр куластында яшәргә мәҗбүр булса да, татар халкы террор юлына басмады, ниндишартларда да, күңелендә иманны саклады, шуны балаларына да васыять итепкалдырды. Әмма татар халкының, бигрәк тә яшьләрнең, ир-атларның күпләп имангакайтуы, исламга килүе Россия җитәкчелеге һәм праваслау дин әһелләре алып баргансәясәткә туры килми иде. Россия дәүләте соңгы вакытта ачыктан-ачык илнеурыслаштыру һәм христианлаштыру сәясәте алып бара, монда мөселманнарга һәм урысбулмаган халыкларга урын каралмаган. Шул сәбәпле Россия дәүләте, бер яктан –закон кабул итү, икенче яктан – террор оештыру юлы белән мөселманнарга каршытиңе белмаган көрәш башлап җибәрде. Биредә хакимияткә Путин килгәннән бирлеислам дине буенча дин китаплары тыела; Коръән аятьләре һәм пәйгамбәребезнең(с.г.с) хәдисләре язылган китаплар, суд карары белән,  утка ягыла; Россия мәктәпләрендә хиҗап законбелән тыелды; бик күп мәдрәсәләр суд белән ябылды; бик күп дини оешмалар законбелән тыелды; бөтен Россия буенча мәчетләр салырга рөхсәт бирелми, мөселманзиратлары өчен күп җирдә урын бирелми; меңләгән мөселман ирләре хаксызга хөкемителде һәм озак елларга төрмәләргә ябылды...
  Безнең уебызча, Россиядәге балык террор галәмәтләре дә илнең көчструктуралары, махсус органнар тарафыннан эшләнә. Моның ачыктан-ачык һәм яшеренмаксаты – халыкны ислам һәм мөселманнар белән куркыту, илдә ислам диненеңҗәелүен туктату, мөселманнарны пычрату, аларга зур проблемалар тудыру һәмтөрмәләргә ябып, юк итү. Россиянең рәсми дин әһелләре, мөфти-муллалар,Татарстан җитәкчеләре дә моның шулай икәнлеген беләләр, әмма үзләренең шәхсикуркынычсызлыгы аларны җинаятьчел дәүләт структуралары белән килешергә һәм динкардәшләренә каршы берләшергә мәҗбүр итә. Татарстан мөселманнары, Идел-Уралныңһәм Себернең урыс булмаган халыклары бүген бик авыр хәлдә, яшәү белән үлемарасында җан тартыша... Шушындый ук фаҗигале хәлләр Төньяк Кавказда да бара.
  Россия Президенты Владимир Путин дөнья халыклары алдына демократ битлегекиеп, мөселман илләренә “ислам дусты” булып чыга. Әмма аның үз илендә урысбулмаган халыкларга юкка чыгу куркынычы яный, мөселманнарга карата геноцидсәясәте алып барыла. Без, татарлар, моннан мең ел элек Идел буйларында исламдинен үз теләгебез белән кабул иткән төрки милләт. Без бу илдә килгән-килмешәктүгел, ә төп халык, без бөтен Россия буенча үз туган туфракларыбызда яшибез.Киресенчә, 1552 елдан башлап, безнең җәннәттәй җирләребезне кяферләр тарафыннанбасып алулар башланды, без үзебезнең бәйсез дәүләтләребезне, ил-җирләребезнеюгалттык. Әмма без шушы 5 гасырлык коллык шартларында да иманыбызны, миллиаңыбызны югалтмадык, күп корбаннар биреп булса да, Аллаһ ярдәме белән кяферләрарсында мөселман-татарлар булып сакланып калдык. Хәзер безгә каршы империянеңсоңгы һөҗүме бара, һәм ул фронт сызыгы, канлы яра мөселманнар язмышы аша үтә...
    Әйе, безнең саныбыз миллионнар белән исәпләнә,әмма кулында атом бомбасы һәм бар дөньяны юк итәрлек үлем коралы булган Россиядәүләтенә каршы без халкыбыз язмышын куя алмыйбыз. Шул ук вакытта без милләтбелән миллионлап һиҗрәт кыла, каядыр күчеп китә дә алмыйбыз, бу – аерыммөселманнарның гына эше. Шуңа күрә без, ярдәм сорап Аллаһка дога кылганнан соң,соңгы чара итеп, кешелек дөньясына мөрәҗәгать итәбез – Россия дәүләтенең урысбулмаган халыкларга, мөселманнарга карата алып барган геноцид сәясәтентуктатырга ярдәм итегез! Россиядә Төньяк Кавказда, Идел-Уралда, Себердәмөселманнарга каршы алып барылган ерткычлык фактларын халыкара мәхкәмәләрдәтикшерегез һәм бу явызлыкларны кылучыларны Халыкара Трибуналда хөкем итегез! Татарстантөрмәләрендә кылмаган җинаять өчен ерткычларча кыйналып, хөкем көтеп ятканмөселманнарга ярдәм итегез! Россия дип аталган аждаһа авызында үлем көтеп ятучымилләтләр барлыгын онытмагыз, безне догагыздан калдырмагыз!  Шулай ук бу мөрәҗәгатьне төрек, гарәп,инглиз, алман һәм башка телләргә тәрҗемә итеп, дөнья буйлап таратуыгызнысорыйбыз!
  Килер бер көн, Россия дәүләтенең мөселманнарга карата кылганявызлыкларын урта гасырлар инквизициясе һәм Гитлер-Сталин явызлыклары белән бердәрәҗәгә куеп өйрәнерләр. Әйе, бүген Россия дәүләте һәм аның хокук саклауорганнары тарафыннан илдәге мөселманнарга карата чын мәгънәсендә геноцид алыпбарыла. Моны МӨСЕЛМАННАР ХОЛОКОСТЫ, дип тә атарга мөмкин, чөнки битлек киеп,корал тотып, теләсә кайсы вакытта дәүләт исеменнән мөселманнарның өйләренәбәреп керү, аларны урлау, судсыз-нисез билгесез срокларга ябып кую, ерткычларчаҗәзалау, кыйнап, кылмаган җинаятьләрне үз өсләренә алырга мәҗбүр итү, шуларганигезләп, аларны террорчылыкта гаепләү, хөкем итү һәм гомерлек төрмәгә ябып кую– бу Россиядә мөселманнарны аерып алып, максатчан юк итү түгемени?! Дөньяхалыклары моңа шундый бәяне бирергә тиеш!
   Россиянең мөселманнарга карата алып баргангеноцид сәясәтен туктатыгыз!
   Путинның мөселманнарга һәм урыс булмаганхалыкларга карата кылган явызлыкларын туктатыгыз!
  
                               Фәүзия Бәйрәмова,
          Татар халкының Милли Мәҗлес рәисе.
                          2014 ел, 30 гыйнвар.
                         Татарстан Республикасы.

Комментариев нет: