среда, 15 января 2014 г.

Казанда беренче хәләл супермаркет ачылды



Бүген «Бәхетле» супермаркетлар челтәре Казанның Иске татар бистәсендә яңа кибет ачты. Анда бары тик хәләл продукция генә сатылачак.

Биредә сайлау мөмкинлеге гаять зур, ул Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Хәләл» комитеты белән килештерелгән 15 меңнән артык исемдәге тауарны үз эченә ала. Яңа кибет «Бәхетле» супермаркетлар челтәренең иң яхшы традицияләренә, шулай ук Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Малайзия һәм башка илләрдәге хәләл продукция җитештерүчеләрнең тәҗрибәсенә таянып эш итә.

Супермаркет 2 мең квадрат метр мәйданны били. «Бәхетле-Хәләл» кибете сатып алучыларга үзендә әзерләнгән азык-төлекне дә, Россия һәм чит ил җитештерүчеләренең хәләл продукциясен дә тәкъдим итәчәк. Татарстанда хәләл продукция белән тәэмин итүчеләр арта барса да, азык-төлекне үзе үк әзерләп сатучы кибетләр әллә ни күп түгел. Хәзер әлеге компанияләрнең продукциясен һәм кибетнең үзендә Ислам кануннары һәм Шәригать нормаларына таянып әзерләнгән азык-төлекне бер урында сатып алырга мөмкин булачак.

 Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Хәләл» стандарт комитеты белгече Рөстәм Ногманов әйтүенчә, әлеге кибеттә сатылачак барлык продукция тиешле сертификация узган, шунлыктан аның сыйфаты шик тудырмый. Ул «Бәхетле» супермаркетлар челтәренең Казанда гына түгел, Татарстанда да халыкны хәләл азык-төлек белән тәэмин итүче иң зур кибете булачак. http://www.intertat.ru/tt/ 

Комментариев нет: