пятница, 17 января 2014 г.

«Рубин»га татарлар килә?..

    «Рубин»га татарлар килә?..
«Рубин» үзенең яңа тарихын яза башлады. Яңа баш тренер һәм штаб, яңа генераль директор белән берлектә. Дөрес, әлегә тамырдан үзгәрешләр булмас дип фаразлана.

Гадәттә, теге яки бу клубның эшчәнлегенә йомгак сезон ахырында ясала, шуңа карап, нәтиҗәләр дә чыгарыла. «Рубин»да майны көтеп тормадылар (Россия чемпионатындагы соңгы уенны казанлылар 18 май көнне уздыра). Шул ук вакытта, командада ниндидер үзгәрешләр инде күптән таләп ителә иде. Аерым алганда, клуб эчендә хөкем сөргән сәламәт булмаган атмосфераны бетерү өчен генә дә кирәк иде алар. Бу очракта республика җитәкчелегенең инде барыбызга да билгеле ротациясе уңаеннан «хәерлегә булсын иде» дип белдерәсе килә.

Ә ул арада «Рубин» 2013-2014 еллар сезонының язгы өлешенә әзерләнә башлады. Бу көннәрдә казанлылар Төркиянең Белек шәһәре янындагы футбол кырларында шөгыльләнә. 25 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк җыеннар вакытында якташларыбыз биредә җирле «Кайсериспор», Болгариянең «Лудогорец» һәм Германиянең икенче Бундеслигасыннан «Падербон 07» командалары белән очрашачак. Төп составтагы барлык уенчылар да диярлек командага кушылган. Кызганыч, араларында баштарак Мөбәрәк Вакасо юк иде. Баксаң, Төркиягә китер алдыннан гына «Рубин» уенчысының биш айлык улы вафат булган...

Төркиядә җыеннарның икенче көнендә үк команда президенты Валерий Сорокин уенчыларга яңа баш тренер һәм генераль директорны тәкъдим итте. Билгеле булганча, Корбан Бәрдыев белән Андрей Громовны күп еллар Мәскәү «Локомотив»ының яшьләре белән эшләгән милләттәшебез Ринат Билалетдинов һәм Универсиаданы уздыруга гаять күп көч куйган Владимир Леонов алмаштырды. Президент фикеренчә, Леоновның моңа кадәр булган эш тәҗрибәсе клубка яңа спонсорлар табарга булышырга тиеш. Алай гына да түгел, аның җитәкчелегендә команда гади футбол сөючеләргә якынаерга тиеш булачак.

Валерий Сорокин шулай ук клуб инфраструктурасының кайбер үзенчәлекләре белән таныштырган. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә «Рубин» Европа Кубокларында көрәш алып баручы бердәнбер муниципаль команда булып исәпләнә. Иганәчеләргә килгәндә, моңарчы алар белән бер еллык килешүләр генә төзелсә, хәзер инде алар өч елга озайтылган. Бу үзе үк клубның финанс тотрыклылыгына өметләнүе турында сөйли.

Яңа баш тренерга килгәндә, президент аның кандидатурасы буенча шактый гына кызу бәхәсләр булуын яшермәгән. Ринат Билалетдиновның аерым командалар белән эшләүдә олы тәҗрибәсе булмаса да, аның татар булуы Татарстан спорт сөючеләренә ошар дигән өмет бар. Икенчедән, аны эшкә чакырганда яшьләр белән эшләү остасы булуын да истә тотканнардыр. Хәтерләсәгез, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов элеккеге штабны төп командага җирле, үзебезнең уенчыларны тәрбияли алмавы өчен кискен тәнкыйтьләп чыккан иде. Шунысы да бар, әлегә Билалетдинов профессиональ тренер булып исәпләнү мөмкинлеген бирә торган Pro лицензиясенә ия түгел. Шуңа да өлкән тренер булып аның ярдәмчесе Владимир Маминов саналачак. Маминовны без күп еллар дәвамында «Локомотив» данын яклаган оста футболчы буларак беләбез. Ә менә капкачылар белән эшләячәк Евгений Кранатовны җирле спорт сөючеләр белә булырга тиеш: заманында ул «КАМАЗ»да уйнады, «Рубин» яшьләре белән эшләде, шул ук «КАМАЗ»да капкачылар тәрбияләде. Белоруссия белгече Александр Башмаков Минск «Динамо»сында һәм БАТЭда эшләгән. Физик әзерлек өчен исә колга белән биеклеккә сикерү буенча танылган Светлана Феофанованы тәрбияләгән Евгений Бондаренко җавап бирәчәк.

Радик САБИРОВ

Комментариев нет: