вторник, 21 января 2014 г.

Чаллы һәм Түбән Камада мөселманнар өйләрендә тентү узган


Татарстанның Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрендә кайбер мөселманнарның өйләрендә тентү узган. Бу хакта социаль челтәрләрдә Лилия Әхмәдова яза.

Тентүләр Чаллыдан Рәис Гыймадиев, Түбән Камадан Рөстәм Ямалиев һәм Рәдиф Басыйров өендә үткән, ләкин бу тулы исемлек булмаска мөмкин. Аларның компьютерлары, телефоннары алынган.

Көч структуралары үз шаһитларын алып килгән. Тентү узган мөселманнарның хатыннарына бернинди беркетмәләр калдырмаганнар. Кайбер мөселманнарны сорау алу өчен тикшерү комитетына алып киткәннәр.

Комментариев нет: