понедельник, 4 августа 2014 г.

Патриот булыр идем, но…

2014нче елның 21нче июнендә «Эхо Москвы» радиотапшыруында ватанпәрвәрлек темасына багышланган сөйләшү узды. Үз илен, аның президентын һәм законнарын яратучылар, яратмаучылар җитәрлек икәне билгеле булды. Үз халкын хөрмәт итеп, халкының фикерен искә алып, гаделлек белән яши торган гамәлләр булдырып эш итү – җитәкчеләрнең вазифасы икәнен дә онытмаска кирәк. Мин дә үз илемнең ватанпәрвәре булыр идем, «но» мине үз илемнең дошманы булсын өчен тырышалар кебек килеп чыга. Ни өчен дигәндә, соңгы елларда Русиядә законнар рус булмаган күп санлы башка халыкларның милли хисләрен кыерсыту белән бәйле рәвештә кабул ителә.
Матди яктан караганда, тормыш алай ук начар түгел үзе. Киресенчә, гади халык Русиядә беркайчан да хәзергедәй мул тормышта яшәмәгән кебек күренә башлады. Тормышың җитеш булып, әйбәт яшәсәң дә, хокуклары чикләнгән халык булып яшәү хурландыра. Русия Конституциясендә, илдә яшәүче барлык халыклар да тигез хокуклы, дип язылса да, тормышта алай түгел шул. Бигрәк тә хурландырып, ачуны чыгара торганы – рус булмаган халыкларның телләрен бетерүгә багышланганы. Татар телендә укысаң да, БДИны рус телендә тапшырасы булгач, балалар үзләренең туган телендә укудан баш тартып, русча укырга мәҗбүр.
Туган җиребездә яшәсәк тә, хурлыклы рәвештә, үзебезнең яшәү рәвешеннән баш тартып яшәргә мәҗбүр ителгәнбез. Безнең ил җитәкчеләре, чит илләрдә яшәүче урысларның телләре дәүләт теле дәрәҗәсендә булмаган өчен, сугышлар чыгарып йөри. Үз илеңдә үз халкыңа эшләмәгәнне, ничек инде чит илләрдән шуны ук таләп итәргә була икән? Әгәр саный калсаң, халкыбызның хокукларын чикли торган очраклар бик күп булуга карамастан, алар әле һаман да өстәлеп тора.
Дәүләт Думасында утырып, балда-майда йөзүче депутатлар халык өчен кирәкле законнар кабул итүне кирәк дип санамыйлар.
Менә шушы хәлләрдән соң ничек инде кеше үз иленең патриоты була алсын ди? Киресенчә, ул үз иленең дошманына әйләнергә мәҗбүр ителә түгелме соң?
Рәфкать ИБРАҺИМОВ.

Комментариев нет: