вторник, 19 августа 2014 г.

Яшьләр форумы: кайда яшәсәк тә татар булып калыйк, татарча сөйләшик!

Яшьләр форумы: кайда яшәсәк тә татар булып калыйк, татарча сөйләшик!
Казанда Бөтендөнья татар яшьләренең алтынчы форумы тәмамланды. Дөньяның төрле илләреннән, Россия төбәкләреннән, үзебезнең Татарстан Республикасыннан җыелган яшьләр шушы дүрт–биш көн эчендә милли темага эшлекле сөйләшүләргә дә, татар концертларын карап, Арча төбәгенә, борынгы Болгар җиренә сәяхәт кылып кайтырга да өлгерде.

Бөтендөнья татар яшьләре форумын соңгы ике елда җитәкләгән 27 яшьлек Тәбрис Яруллин янә яшьләр оешмасының рәисе итеп сайланды. Форумның нәтиҗәсе буларак, анда күтәрелгән мәсьәләләр, борынгы рухи мирасыбызны, милли йөзебезне, ана телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклау максатында алдагы көннәргә билгеләнгән бурычлар исә делегатлар кабул иткән резолюциядә урын алды.

Рашат Якупов, БТЯФ Советы әгъзасы, Казанның 2нче төрек лицее укытучысы, татар “Википедиясе” администраторы.
– Кызганычка, Татарстанда дәүләт теле буларак татар теленең дәрәҗәсе тиешле югарылыкта түгел. Моңа хөкүмәт гаепле диләр, әмма җәмгыять тә битарафлык саклый, ә бит бу – ике яклы тырышлык. Казанның җәмәгать транспортында тукталышларны татар телендә игълан итү турында да бәхәсләр озак барган иде. Казан мэриясенә йөзләгән хатлар яудыргач, транспорт, ниһаять, “татарча” сөйләшә башлады. Универсиадага әзерлек чорында да юл күрсәткечләре белән шул ук хәл булды. Тел үсешенә читтән килеп ярдәм итмәсләр... Әгәр үз теләгебезне җиткерәбез икән – вәзгыятьтне, татар теленә мөнәсәбәтне үзгәртергә мөмкин. Элмә такталарга хата белән язуны туктатыр өчен Казанда бердәм тәрҗемә үзәге булдыру мөһим. Шулай ук без Татарстан Хөкүмәте карамагында ике теллелек мәсьәләләре буенча Иҗтимагый Совет төзергә һәм Татарстан Президенты каршында ике теллелек буенча омбудсмен вазифасын билгеләргә тәкъдим итәбез. Болардан тыш, бүгенге яшьләрнең күп вакытны кинотеатрда үткәрүен исәпкә алып, татарча кинотеатр ачылуын һәм анда барлык фильмнарны да татарчага тәрҗемә ителеп күрсәтелүен телибез.

Айрат Фәйзрахманов, тарих фәннәре кандидаты, БТЯФ Советы әгъзасы.
– Татарстан һәм Россия Конституцияләрен ачып карасаң, федерация субъекты – дәүләт хакимияте системасын үзе билгеләргә хокуклы дип язылган. Һәр дәүләтнең үзенә хас сыйфатлары бар. Ә безне ул сыйфатлардан – Президент атамасын гына түгел, президентлык институтыннан мәхрүм итәргә җыеналар. Татарларның 75 проценты Татарстаннан читтә көн күрә. Инде 23 ел Татарстан Президенты бөтен татарларны берләштерүче, аларның мәнфәгатен яклаучы көч булып тора. Татарларның үз Президенты булу – традициягә әверелде. Вәзгыять исә һаман да кискенләшә генә, киләчәктә республиканы бетерү куркынычы яный. Татарстанда президентлык институтын сакларга кирәк. Әлеге мөрәҗәгатьне татар яшьләре форумы Россиянең киң җәмәгатьчелегенә, Татарстанның Дәүләт Советына җиткерергә тырышачак.

Эмиль Фәйзуллин, Мәскәүдә Татарстанның Россиядәге вәкиллеге каршында Яшьләр советы рәисе.
– Мәскәүдә йөз мең татар кешесе яши һәм аларның саны елдан-ел арта. Без яшьләр арасында сораштыру үткәргән идек. Яшьләрнең 36 проценты татар телен белми булып чыкты: гаиләдә сөйләшмәделәр, мәктәптә укытмадылар, диләр. Сораштырулар күрсәткәнчә, яшьләрнең 80 проценты татар телен өйрәнергә теләр иде. Быел көздән Мәскәүдә якшәмбе мәктәбе ачарга ниятлибез. Шушы вәзгыятьтә Россиянең мәдәният министры Владимир Мединский мәктәпләрдә рус теле дәресләрен җирле телләрне укытуны киметү исәбенә арттыру тәкъдиме белән Россия Хөкүмәтенә чыкты. Аңларга кирәк: безнең ваемсызлыгыбыз ассимиляциягә китерә. Без татар телен укыту өлкәсендә милли мәгарифтә килеп туган торгынлык күренешләрен бетерү өчен беренче чиратта Татарстанда татар теленең, дәүләт теле буларак, рус теле белән бер дәрәҗәдә укытылу таләбен хуплыйбыз. Шулай ук этник милли укыту оешмаларына ярдәм күрсәтергә, шәхси милли һәм якшәмбе мәктәпләренең санын арттырырга ярдәм итәргә, ә ата-аналарга милли белемнең зарурлыгын төшендерергә кирәк.

Рифкать Фәхретдин, Кытай татар яшьләре лидеры.
– Заманында тел һәм динен сакларга омтылып, Кытай җирләренә күченеп киткән татарлар чит җирдә мәчет-мәдрәсәләр төзеп, төрки халыкларны – уйгыр, үзбәкләрне укыткан. Бүгенге көндә дә Сабан туйлары, Тукай кичәләре, дини бәйрәмнәр үткәреп, Казаннан килгән газет-журналларны, китапларны кулдан-кулга йөртеп, миллиард кытай арасында татар булуыбыз белән горурланып яшибез. Әмма безнең халык та ассимиляциягә дучар. Яшьләребез үзара кытай телендә сөйләшүгә күчә бара. Татар телен укытучы шимбә мәктәпләре эшләсә дә, бу гына татар рухын сакларга җитми. 2005 елдан Кытайдан 30лап татар кызы һәм егете Казан югары уку йортларына укырга кабул ителде. Шушы еллар эчендә инде өч төркем яшьләр Татарстанда белем алды. Безнең өчен бу тарихи вакыйга, Кытайда татар тормышын җанландыруда этәргеч булды. Бүгенге көндә Кытайдан 7 егет һәм кыз Казанда гаилә корып яшәп калды, алар 12 бала тәрбияли. Татарстан Хөкүмәтенә, Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәтебез чиксез. Бөтендөнья татар яшьләре форумы Россия төбәкләреннән, чит илләрдән Татарстанга күченеп килүче яшьләргә ярдәм буенча дәүләт программасын булдыру турында Дәүләт Советына тәкъдим белән чыга.

Әмир Җиһаншин, Канаданың Торонто шәһәре “Берлек” татар җәмгыяте әгъзасы.
– XXI гасырда татарның төсе мөһим түгел, татарның рухы мөмкин. Канадада татарлар ике-өч эштә эшлиләр, кичләрен укыйлар. Шул ук вакытта тулы комплектлы татар булып калырга телиләр: телне, мәдәниятне, динне, милли ашларны белергә, үз профессияләрендә оста булырга, татар гаиләсен корырга, үз милләте белән горурланып яшәргә тырышалар. Безгә Татарстандагы яңа заманча йортлар да, пицца, сушилар да кирәк түгел, безгә Татарстанда әткәм-әнкәмнең иң матур теле кирәк, безнең татар телен ишетәсебез, ак яулыклы әбиләребез пешергән бәлешләрне ашыйсыбыз килә.

Лилия ГАДЕЛШИНА

Комментариев нет: