Язучы, тарихчы, җәмәгатьэшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова бу көннәрдә Башкортстан Республикасының Балтачрайонында, татар халкының милликаһарманы Батырша хәзрәт туган якларда булып кайтты. Батырша-Габдулла Галиев 18гасыр урталарында Идел-Уралда көчләп чукындыруга һәм социаль изүгә каршыхалыкны яуга күтәргән дин әһеле, ялкынлы көрәшче, тарихларга кереп калганязмалар авторы, данлы һәм канлы язмышкаия шәхес. Ул 1756 елның 8 августында туган якларында кулга алына, катыҗәзаланып, Шлиссельбург төрмәсенә ябыла, 1762 елның 24 июлендә шундакаһарманнарча һәлак була. Батырша күтәрелешеннән соң патша хакимиятетатараларга карата кайбер ташламаларга барырга мәҗбүр була - мәчетләрнеҗимерүдән туктыйлар, дин тотарга бераз ирек бирәләр, мөселман-татарларныңчукынган татарлар өчен ясак түләвен һәм солдат бирүен туктаталар. Батыршахәзрәт, үз гомерен һәм нәселен корбан итеп, татархалкын көчләп чукындырылудан һәм урыслашудан, милләт буларак юкка чыгудан саклапкала, исеме милләт тарихына мәңгелеккә кереп кала...
Батырша турында 3 тарихи китап - "Батыршаҗитәкчелегендә милли-азатлык көрәше" (2005), "Баһадиршаһ" (2006),"Батырша явы" (2012) китапларын язып бастырган Фәүзия Бәйрәмова аныңкулга алыну һәм үлгән көннәрен Батырша хәзрәтнең туган якларында, авылдашлары,милләттәшләр белән бергә, мәчетләрдә дога кылып, очрашулар узыдырып билгеләпүтте. Ул 8 август көнне Иске Балтач авылында, Батырша мәчетендә җомганамазыннан соң мөселман-татарлар белән очрашты, халыкка каһарман якташларытурында сөйләде. Фәүзия Бәйрәмова шул ук көнне район үзәгендәге Батыршамузеенда да булды, мәчеткә дә, музейга да үзенең китапларын бүләк итте.
Шунысын да әйтергә кирәк, районүзәгендәге Батырша мәчетен дә (2001 ел), аның музеен да (2003 ел) Батырша хәзрәтнең нәсел туганы, Балтачрайонының имам-мөхтәсибе, музей директоры Рәфис хәзрәт Шәйхәйдәров төзеткән. Музейдашулай ук Батырша хәзрәтнең кулъязма китапханәсе дә саклана, анда йөз томга якынборынгы дини китаплар бар, аларның кайберләре меңәр битлек. Бу китапханә Рәфисхәзрәтнең бабаларында сакланган һәм аның шәхси мирасы булып тора. Рәфис хәзрәтШәйхәйдаров үзе дә каһарман бабасы эзләре буенча йөреп, Шлиссельбургкирмәннәренә кадәр барып җитеп, 2012 елда Казанда "Батыршаэзләреннән" дип аталган китап язып бастырган шәхес. Аның шулай ук"Балтач мәчетләре" (2010) һәм "Чуртанлыкүл" (2013) дипаталган китаплары да бар.
9 август көнне Фәүзия Бәйрәмова Батыршахәзрәтнең туган авылында - Карышбашта булды, мәчеттә халык белән очрашты,Батырша исемен йөрткән урта мәктәптә булды, мәчеткә дә, мәктәпкә дә үзенеңБатырша турындагы китапларын бүләк итте. Карышбаш авылында мәчет 2013 елныңсентябрендә ачылган, аны шушы авыл кешесе, соңгы елларын Чаллыда яшәгән эшмәкәрӘнсар Габбасов төзеткән, ул инде вафат, аның энесе Фәнәвил Габбасов бу мәчеттәимам булып тора. Мәктәптә татар теле предмет буларак укытыла, башкорт теле дәкерә, әмма төп укыту рус телендә алып барыла. Карышбаш - саф татар-мишәр авылы,әмма сәяси коткы сәбәпле, авыл халкының бер өлеше башкорт дип яздырылган, тикхалык барыбер татарча сөйләшә һәм татарча тормыш алып бара...
Фәүзия Бәйрәмова шулай ук Иске Балтачавылының Үзәк мәчетендә һәм районның тагы берничә авылында булды, халыкныңтормыш-көнкүреше белән кызыксынды. Ул Уразай, Бигелде, Иске Яхшый авылларында мәчетләрдә татарлар белән очрашты, шулай ук Түбән Карыш,Чуртанлыкүл, Иштирәк авылларында булды. Шунысын да әйтергә кирәк, районүзәгеннән кала, бу якларда күпчелек социаль мәсьәләләр хәл ителмәгән, асфалтьтюллар салынмаган, кырларның бер өлеше чәчелмәгән, халыкка акча алырлык эш юк, шуңакүрә ир-атлар Себергә йөреп эшлиләр, авыллар шактый ташландык хәлдә булыпчыкты. Моның өстенә бу татар авылларына дистәләгән украина качакларын кайтарабашлаганнар, ә аларны торыр урын, эш һәм аш белән тәэмин итәргә кирәк, балаларынамәктәп һәм бакча кирәк булачак. Җирле халык моңа бик борчыла, мәктәпләрнеңтоташ урыс теллегә әйләнүеннән, авылларның урыслашуыннан курка.
Заманында Батырша явының дасоциаль тигезсезлеккә, урыслаштыруга һәм христаинлаштыруга каршы күтәрелүенонытмаска кирәк. Милләтебез тырыш һәм түзем, әмма һәр нәрсәнең чиге бар. Батырша хәзрәт туган тарихи якларга Уфаның да,Казанның да йөз белән борылуы кирәк, бу төбәк милләт ярдәменә мохтаҗ һәм аңалаек - бу сәфәреннән язучы-тарихчы Фәүзия Бәйрәмова әнә шундый уйлар беләнкайтты.
Тарихи-мәдәни мирас фондыныңматбугат үзәге.
2014ел, 11 август.
Татарстан Республикасы.
Комментариев нет:
Отправить комментарий