Казанда Бөтендөнья татар яшьләренең алтынчы форумы уза. Дөньяның 24 иленнән, Россиянең 43 төбәгеннән һәм Татарстаннан җыелган барлыгы 600 делегат катнашындагы форумның ачылыш тантанасы һәм төп чарасы - пленар утырышы 2 августта башкаланың Г.Камал театры бинасында булды. Анда татар яшьләренең бердәмлеген ныгыту, нинди мохиттә яшәүләренә карамастан, ана телен өйрәнү, милли мәдәниятебезне, традиция, гореф-гадәтләребезне саклау мөһимлеге турында сөйләштеләр.
Казан кунакларын республика җитәкчелеге исеменнән Бөтендөнья татар яшьләре форумы Советы эшчәнлегенә һәрдаим теләктәшлек белдереп торучылар - Татарстан премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров сәламләде.
Энгель Фәттахов соңгы елларда Татарстанда һәм чит төбәкләрдә татар телен укыту юнәлешендә башкарылган эшләрне искә алганда, яшьләргә үз тәкъдимнәрен дә җиткерде. Әйтик, быел, гадәттәгечә, республиканың Биектау һәм Актаныш районнарындагы җәйге лагерьләрдә Россия төбәкләреннән 700 татар баласы ял иткән. Бу - узган ел белән чагыштырганда, ике-өч тапкырга күрәк. Әле монда быел Болгар шәһәрчегендә оештырылган чатырлар лагеренә 600 татар баласының ялга җыелуын һәм шушы көннәрдә Актанышта техник фәннәр белән кызыксынучы яшүсмерләрнең «Агыйдел» интеллектуаль форумы баруын да искә алырга кирәк. Министр татар балалары өчен төбәкара җәйге лагерьләрне шул рәвешле Россиянең башка шәһәрләрендә дә оештырырга тәкъдим итте. Министрлык исә, мөмкинлек булганча, ярдәм күрсәтергә әзер.
Министр төбәкләрдәге яшьләрне быел октябрьгә планлаштырылган татар теленнән 3нче халыкара олимпиадада да катнашырга өндәде. Бу юлы анда татар тарихы, мәдәнияте, сәнгатенә кагылышлы биремнәр дә урын алачак икән. Соңгы олимпиаданың читтән торып үткәрелгән өлешендә, мәсәлән, 5 мең кеше үз белемен сынап караган, аларның 300е - Казандагы этапка килеп киткән. 2015 елның апрелендә - Тукай туган көндә - Татарстан башкаласына олимпиаданың чираттагы йомгаклау турына 500ләп укучыны җыю планлаштырыла.
Әйтергә кирәк, пленар утырышта әлеге министрлыклар һәм татар конгрессы Башкарма комитетының иң актив татар яшьләренә Рәхмәт хатлары да тапшырылды. Заманында тәүге форумны оештыруга күп көч куйган милләтпарвәрләрдән Мөнирә Сәгыйдуллина татар конгрессы Башкарма комитетының татар милләтен үстерүгә өлеш кертүче шәхесләрне бәяләүче медале белән бүләкләнде. Мөнирә ханымның шулай ук электән татар журналистларын һәм татар теле укытучыларын берләштерү теләге дә әле дә көчле.
Мәгълүм булганча, Бөтендөнья татар яшьләре форумы Казанда ике ел саен җыела. Шушы узган вакытлар эчендә барлыгы йөзгә якын татар яшьләре оешмалары барлыкка килде. Һәм иң мөһиме - бүгенге татар яшьләре Татарстанны тарихи Ватаны итеп таный, бу да - форумның максаты.
Төрле илләрдә һәм Россия төбәкләрендә 400ләп татар җәмгыятен берләштергән Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров үз чыгышында Бөтендөнья татар яшьләре форумын Конгресс канаты астыннан чыгарып, аны аерым оешма итеп теркәргә вакыт җитүен, киләчәктә ул дөньяда татар яшьләренең төп оешмасы булыр, дигән өметен белдерде. Моннан берничә ел элек татар конгрессы белән Мәгариф һәм фән министрлыгы аша читтә яшәүче татар яшьләренә Казанның югары уку йортларына укырга керергә даими квоталар бирелгән иде. Узган ел 500дән артык татар егетләре һәм кызлары Татарстанда белем алырга карар кылды. Быел исә бу эш белән тулысынча Бөтендөнья татар яшьләре форумы Советы шөгыльләнде. Бу - яшьләр оешмасына ышаныч артуын күрсәтә. Яңа уку елында да 500ләп татар баласы Казан вузларына укырга керер дип көтелә.
- Төбәкләрдә имамнар җитми, татар теле укытучылары, тәрбиячеләр юк дип зарланалар. Кирәкле белгечләрне Татарстан әзерләргә ярдәм итә ала: Казанга килегез, укыгыз! - дип өндәде Ринат Закиров. - Әлбәттә, аннан соң яшьләрнең яртысы Казанда төпләнеп калырга теләк белдерә. Мондый очракта, Татарстанда сафка бастырылучы төрле фәнни-тикшеренү үзәкләрендә татар яшьләре дә үз урынын тапса һәм Татарстанның икътисадын үстерүгә булышса, без куанабыз гына. Шулай да, туган якларына кайтып, анда милләт мәнфәгатенә хезмәт итәргә әзер кешеләр дә юк түгел.
Ринат Закиров яшьләргә үз төбәкләрендә татар мохитен саклау өчен тырышырга, татар гаиләләре корып, татар балалары үстерергә теләде. Боларга өстәп, бүгенге көндә милләт алдында яңа буын яшь татар эшмәкәрләрен тәрбияләү бурычы торуын да ассызыклады.
Гомумән, эшкуарлык темасына быелгы форумда зур игътибар бирелде. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин аңлатканча, яшьләрне кызыксындырган, борчыган темаларны яңгырату өчен быелгы форумда «Проектлар мәктәбе» булдырылган иде. Заманча ИТ-технологияләр өлкәсендә татар проектларын тормышка ашыручылар - «ТатWeb», милли традицияләребезне саклау юлында йөрүчеләр - «Рух», ә бизнес-проектлар ярдәмендә татар милли тормышын җанландырып кына калмыйча, шуннан берникадәр матди файда да табарга өйрәнгән яшьләр «Бизнес яшьлек» секцияләрендә, ягъни проектлар мәктәбендә фикерләште.
Тәбрис Яруллин форумның идарәсенә җитәкче итеп сайланганнан соң үткән ике елга хисап тотып, Бөтендөнья татар яшьләре форумына кушылган татар оешмаларының саны арта баруына һәм, гомумән, форум эшендә катнашканнан соң үз төбәгендә яшьләр хәрәкәтен җитәкләүче лидерлар пәйда булуына басым ясады. Мәскәү өлкәсе һәм Башкортстан татарлары белән элемтәләр урнашу, Казан яшьләренең дә үз форумы барлыкка килү - узган елларның уңышы.
Тәбрис Яруллин Бөтендөнья татар яшьләре форумын халыкара оешма буларак теркәргә, «Мин татарча сөйләшәм», «Татар дозор», «Печән базары» кебек Казанны гөрләткән проектларны төбәкләрдә дә уздырырга киңәш итте.
- Яшьләргә урамда урын җитәрлек. Совет заманындагыча бүлмәләргә бикләнеп чаралар оештырудан мәгънә юк: аларны беркем белми, беркем күрми. Халык арасына чыгып, башка яшьтәшләрең, бүтән милләт вәкилләрендә дә татарларга кызыксыну уятырлык проектлар уйлап табарга кирәк, - диде Тәбрис Яруллин. - «Мин татарча сөйләшәм» акциясенә 2015 елда 10 ел тула. Әйдәгез, аны бер үк вакытта - Тукай туган көнендә - 26 апрельдә Россиянең Екатеринбург, Ижау, Ульяновск, Томск, Мәскәү, Санкт-Петербург кебек эре 10 шәһәрендә үткәрәбез.
Тәбрис Яруллинның тагын бер тәкъдиме дә яшьләрдә хуплау тапты. Бөтендөнья татар яшьләре форумы ике елга бер җыелу сәбәпле, аны спорт җыены белән аралаштырырга мөмкинлек булуы әйтелде. Чөнки Универсиаданы кабул иткән Казанда бүген спорт белән шөгыльләнү һәм спорт ярышларын оештыру өчен бөтен шартлар тудырылды. Шушы форсаттан татар яшьләрен дә файдаланырга чакырды ул. Ягъни киләсе елдан башлап, ике елга бер Казанда татар яшьләренең бөтендөнья спорт ярышларын уздырырга планнар бар. Бу һәм башка тәкъдимнәр форумның резолюциясендә урын алачак.
Пленар утырышта да, проектлар мәктәбендә дә игътибарга лаек фикерләр бихисап яңгырады. Әйтик, форумның Совет әгъзасы, Казанның 2нче төрек лицее татар теле укытучысы Рашат Якупов элмә такталарның, юл күрсәткечләренең Татарстанда дәүләт телләреннән берсе булган татар телендә бирелмәве яки хаталы язылуы белән бәйле җәмгыятьтә бәхәсләр уятуы сәбәпле, элмә такталарны тәрҗемә итү үзәге ачарга һәм Татарстан Президенты карамагында ике теллелек буенча омбудсмен булдыру мөһимлеген белдерде. Бу вазифага ул актив журналистлардан Римма Бикмөхәммәтованы билгеләргә тәкъдим итте.
Форум көннәрендә бары тик татар телендә генә аралашырга тырышкан татар яшьләренең фикер алышулары алдагы көндә дә дәвам итәчәк. Кунакларның Арчага һәм Болгар шәһәрчегенә сәяхәт кылуы да каралган.
Комментариев нет:
Отправить комментарий