четверг, 28 августа 2014 г.

Төрки телле журнал мөхәррирләре - Казанда

    Төрки телле журнал мөхәррирләре - Казанда
Башкалабыз Казанда төрки телле әдәби журналлар җыены бара. Әдәби форумга дөньяның 14 иленнән һәм Россия төбәкләреннән төрки әдәби журналның җитәкчеләре җыелды.

«Татмедиа» матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан ТӨРЕКСОЙ Халыкара мәдәният оешмасы белән берлектә уздырылучы әдәби җыен тантаналы төстә Милли китапханәдә ачылды. Биредә ТӨРЕКСОЙ оешмасы, Татарстан Язучылар берлеге һәм Евразия Язучылар берлеге вәкилләре дә катнаша.

“Татмедиа”ның җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов форум кунакларын сәламләп, Татарстандагы әдәби журналларның эшчәнлеге белән таныштырды. «Төрки телле әдәби журналлар форумының Казанда узуы символик мәгънәгә ия. Чөнки быел безнең Казаныбыз төрки мәдәни башкала буларак игълан ителде. Татарстанда 800гә якын мәгълүмат чарасы эшли. Шуларның 120се газета булса, 32се - журнал. Әдәби журналларыбызга дәүләт ярдәм күрсәтә. Аларның һәрберсенең үз аудиториясе бар”, - дидеИрек Миңнәхмәтов.


Евразия Язучылар берлеге рәисе Якуп Омероглы, шулай ук башка мөхтәрәм әдәбитячылар катнашында «Төрки дөнья: тарих һәм әдәбият» дигән темага багышланган конференция кунаклар үз басмалары белән таныштырды. Әдәби журналларның тормышыбызда тоткан урынына басым ясалды. Кырымнан килгән кардәшебез, “Йолдыз” журналы мөхәррире Диләвер Осман журнал битләрендә уртак проектлар булдырырга кирәк дигән фикерен яңгыратты. Мәсәлән, Кырымда нәшер ителүче “Йолдыз”ның алдагы саннарында Татарстан әдәбиятына нисбәтле әсәрләр дөнья күрәчәк. “Г.Тукайдан алып хәзерге заман язучыларының әсәрләрен бастырырга ниятлибез”, - ди Диләвер Осман.

“Төрки халыкларның максаты бер – азат булу, үзебезгә үзебез хуҗа булу. Телебезне, мәдәниятебезне саклап, киләчәк буынга тапшыруыбыз төп бурычыбыз булып тора. Мондый җыеннарда беренче тапкыр гына катнашмыйм. Төрки халыклар берләшеп, фикер алышып яшәргә тиеш”, - диде Кырымнан килгән кунак.


Гагаузиядән килгән “Ана-Созу” газетасы мөхәррире Занет Флодор үзләрендәге аяныч хәлләргә туклалып узды. “Иң зур борчыган мәсьәләбез - халыкның үз теленнән читләшүе. Тел, милли мәдәният белән кызыксынучылар кимегәннән-кими бара. Югары даирәләрдә милли мәсьәләләргә игътибар бирелми, финанс ярдәм күрсәтелми. “Ана-Созу” газетасы да авырлык белән нәшер ителә. Тиражы нибары 3 000 генә. Үз газетабыз битләрендә еш кына сезнең шагыйрьләргә дә мөрәҗәгать итәбез. Мәсәлән, Г.Тукайның “Туган тел” шигырен үз телебезгә күчереп бастырдык”, - диде Занет Флодор.

Төркиянең «Кардәш каләмнәр» журналы мөхәррире Али Акбаш, Үзбәкстаннан Таһир Каххар һәм башка делегатлар әдәби журналларны халыкара статуска күчерү мәсьәләләрен дә кузгатты, башка төрки язучыларның әсәрләрен тәрҗемә кылырга кирәклегенә басым ясалды.


Әдәби җыен барышында Евразия Язучылар берлеге рәисе Якуп Омероглы төрки телле журналлар порталын да презентацияләде. Бу порталның уңышы әдәбиятчыларның активлыгыннан торачак.

30 августка кадәр дәвам итәчәк форум барышында төрки кардәшләребезне Милли музей һәм Казанның истәлекле урыннары белән таныштыралар. Иртәгә исә  каләмдәшләребез республикабызның тарихи урыны - борынгы Болгар җиренә аяк басачак. 30 август көнне форумчылар Татарстан Дәүләт Советында булачак, Республика көне уңаеннан узган бәйрәм чараларында катнашачак.

Мөршидә КЫЯМОВА, Солтан ИСХАКОВ фотолары

Комментариев нет: