среда, 13 августа 2014 г.

Болгар форумына төрки ил галимнәре җыела

    Болгар форумына төрки ил галимнәре җыела
Солтан ИСХАКОВ
14-16 август көннәрендә Казанда һәм Болгарда VI Халыкара Болгар форумы узачак. Форум «Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы» уңаеннан оештырыла. Быелгы дөньякүләм чара «Төрки дөньяның тарихи-мәдәни мирасын саклау һәм реставрацияләү» дигән теманы колачлый.

Бирегә мәдәни мирас объектларын саклаучы һәм реставрация өлкәсендә эшләүче төрки дәүләтләр, Россия белгечләре, галимнәре җыела. Төрле илләрдән килгән делегатлар фәнни эшчәнлекләре белән таныштыра һәм тәҗрибә уртаклашачак. Проект авторлары белдергәнчә, Татарстан төрки дөнья җәмәгатенә Болгар һәм Зөя утравындагы тарихи -мәдәни мирас объектларын өйрәнүдә, торгызуда яңа, заманча модель юнәлешләрен тәкъдим итәчәк. Форум барышында Европа һәм Россиядән килгән кырыклап галим, музей хезмәткәрләре үзләренең фәнни эшчәнлекләре белән таныштырырга исәп тота.

VI Халыкара Болгар форумы барышында ТӨРЕКСОЙ ил-әгъзаларының II Музей форумы да каралган. Төрки цивилизациянең Музей эшчәнлеге, туризм, тарихи һәм рухи аспектлары буенча дискуссияләр оештырыла. Музей хезмәткәрләре 3 секциягә бүленеп эшләргә планлаштыра. Моннан тыш рәсми очрашулар да каралган. Форумның Пленар утырышы Болгар тарихи-археологик музей тыюлыгында ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Ислам тарихын, сәнгатен, мәдәниятен өйрәнү халыкара үзәгенең генераль директоры Халит Эрен катнашында узачак.

Халыкара форум Татарстан инициативасы белән һәр ел саен тарих, мәдәният һәм Болгар мирасы белән шөгыльләнүче белгечләрне берләштерә, туплый.
Соңгы ике елда форум Россия, Украина, Богария, Венгрия, Молдова, Казахстан һәм башка илләр галимнәренең үзара белемнәрен ныгыту һәм тәҗрибә мәйданы  булып санала.

Әлеге халыкара чара Татарстан тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды, Татарстан Мәдәният министрлыгы, ТӨРЕКСОЙ халыкара төрки, мәдәни оешма һәм Татарстан фәннәр академиясе, Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты оештыра.

Комментариев нет: