«Без бетә торган кавем түгел, бәлки, дөньяда мәңге горур вә башка милләтләр берлә берлектә җир йөзеннән файдаланыр өчен килгән милләтбез».
Р. Фәхретдин.
Әйе, инша Алла без бетә торган милләттән түгелбез! Алдагы көннәрдә дә тагын да үсәрбез, ныгырбыз. Горур, батыр, әдәпле вә тәрбияле татар милләте, татар халкы булып калырбыз. Чал тарихыбызга күз салсак, анда милләтебез өчен якты маяк булып, нур таратып калдырган Бөек Болгар дәүләтеннән башлап, XXI гасырның хәзерге көннәренә кадәр милләте вә халкы өчен үзенең җанын да аямый фида кылган уллары һәм кызлары үсеп чыкканнар. Болар – исемнәре бар җиһанга таралып, үзләренә мәдхия җырлаган мәшһүр Кол Гали вә даһи Кол Шәриф хәзрәтләре, шагыйрь Мөхәммәдъяр, халкыбызның йөрәк пәрасе горур вә гүзәл Сөембикә-ханбикә вә тагын никадәр билгесез батырлар.
Бөек Ватан сугышында исә халкыбызның никадәр ул һәм кызлары илебезнең азатлыгы өчен көрәшеп, үзләрен корбан итте! Аларның исемнәре тарихыбызга, йөрәк түрләребезгә алтын хәрефләр белән язылган. Болар – халкыбызның сөекле улларыннан булган М. Җәлил, А. Алиш һәм аларның башка көрәштәшләре. Дан аларга! Күкрәге белән дошманның ут ноктасын каплаган легендар А. Матросов, ә ул, бактың исә, чып-чын татар икән. Ничә еллар буе урыс халкының герой улы булып саналган батыр кире үзебезгә кайтты. Аның батырлыгын кабатлаган Газинур Гафиятуллин, Барый Шәвәлиев… Менә тагын ачылган серләрнең берсе. Монда да татар исеме. Без моңарчы рейхстаг түбәсенә Җиңү байрагын беренчеләрдән булып урыс М. Егоров белән грузин М. Кантария кадады дип белә идек. Аларның исемен укыганда кылган батырлыкларына соклана идек. Бездән дөреслекне яшереп, ничек кирәк, шулай өйрәттеләр. Чынлыкта алардан алда татар егете Гази Заһитов булган икән. Ул иң беренчеләрдән булып иптәшләре А. Лисименко һәм М. Минин белән рейхстаг түбәсенә җиңү байрагын урнаштыра. Бетмәс дан вә шөһрәт аңа!
Әйе, моңарчы үз тарихыбызны яхшылап белә һәм өйрәнә алмадык. Безнең татар булуыбызны күралмадылар, дөреслек язылмады.
Спортта да татарларның зур җиңүләр яулаганнары бик күп. Тик алар турында һаман аз язалар, аларны татар буларак күрсәтмәскә тырышалар.
Менә, кардәшләр, озын сүзнең кыскасы шул: татарлар бер дә төшеп калганнардан түгел икән. Ләкин шулай да шушындый горур татар милләтеннән булуларыннан оялган, тартынган кешеләр бар.
Рухыбызны, динебезне, ата-бабаларыбыздан хәзерге көнгәчә сакланып килеп җиткән туган телебезне олылыйк, аны хөрмәт итик, сөйик. Бер-беребезгә йомшак мөгамәләдә булыйк. Татарстаныбызга аяз киләчәк, тынычлык, муллык телим.
Фәрит СӘЛИХОВ.
Арча шәһәре. http://beznen.ru/
Комментариев нет:
Отправить комментарий