вторник, 26 августа 2014 г.

Бәйрәм итәчәкбез

30нчы август – Республика һәм Шәһәр көннәрендә казанлыларга һәм башкала кунакларына зур программа тәкъдим ителә. Камал театры каршында «Уйнагыз, гармуннар!» конкурсы узачак. Шунда ук көндезге 2дә Г. Тукай исемендәге дәүләт премияләре тапшырыла. «Кабан күле» акваториясендә иртәнге 10да спортның моторлы су төрләре буенча Русия чемпионаты башланып китә. М. Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында балалар өчен «Казан – киләчәк шәһәре» бәйрәме һәм әдәби ишегалды уздырыла. Чараларның иң зурысы – «Казан-Арена» каршындагы мәйданда. Быел бәйрәмнең үзенчәлеге — интерактив күңел ачу аттракционнары. Алар көндезге 2дән кичке 6га кадәр эшли. Кичке 6 дан 10 га кадәр популяр иҗат коллективлары катнашында яшьләр өчен бәйрәм концерты була. Бәйрәм чаралары кичке 10да Казансу елгасы акваториясендә зур салют белән тәмамлана. Шәһәрнең җәмәгать транспортлары исә бу көнне озаграк эшли. Салют тәмамланганнан соң, гражданнарга 112 автобус һәм 19 трамвай хезмәт күрсәтер дип ниятләнә. http://beznen.ru/online/news/beyrem-itechekbez/

Комментариев нет: