среда, 27 августа 2014 г.

Бәйрәмовадан Универсиаданы бойкотлау язмасы өчен гаепләү алынды


Фәүзия Бәйрәмова

27 август көнне булган мәхкәмә утырышында Фәүзия Бәйрәмовадан Универсиаданы бойкотлау язмасы өчен гаепләү алыну турында әйтелде.
Прокурор гаепләүне үз көчендә калдырырга теләсә дә, гаепләнүче як бу язмадагы фикерләрнең җинаять эше кузгатырга җирлек була алмавын белдерде һәм гаепләү вакыты чыгуын да дәлилләде.
Шулай да Фәүзия Бәйрәмовага "Ерткычлар һәм корбаннар" язмасы, украиннарга, кырымтатарларга караган язмалары, мөрәҗәгатьләре өчен хөкем эше дәвам итәчәк. Тикшерүчеләр, прокурор бу язмаларда милләтара, динара ызгыш чыгарырга омтылу бар дип белдерә.
Шаһит буларак чакырылган, Бәйрәмованың компьютерларын алып чыгып китүдә катнашкан ФСБ вәкиле дә әлеге язмаларны милләтара низаг тудыруга юнәлтелгән, диде.
Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмовага Русия җинаятьләр кодексының 282 нче маддәсендәге 1нче бүлеге буенча хөкем эше ачылды. Чираттагы мәхкәмә 3 сентябрь, сәгать унга билгеләнде.

Комментариев нет: