среда, 2 июля 2014 г.

ЯҢА КИТАП - НОВАЯ КНИГА!

 Сегодня в Казане вышла новая книга писательницы, кандидата исторических наук Фаузии Байрамовой "Остров Сахалин и татары". В 2012 году она почти месяц была в Сахалине, посещала 8 городов 2 деревни, где живут татары, работала в архивах, собирала огромный материал про историю острова Сахалин. В книге подробно написано древний тюрко-татарски период острова Сахалин, так же японски период и каторожно-имперский-русско-советский период острова и сегодняшний день. В книге даются список татар, которые были на Сахалине на каторге в конце 19 века, так же даются список репрессированных татар прошлого века. В книге много фотографии сахалинских татар, в том числе , и цветных. Книга на татарском языке, есть большое обобщение, резюме и на русском языке. Книга в научно-популярном жанре, вышла тиражом 1000 экземпляров, часть книги будет распространятся татарам через Всемирный конгресс татар. Кстати, это СОРОКОВАЯ КНИГА автора по счету, первая книга про сахалинских татар.
Пресс-центр Милли Междлиса татарскогонарода.
1 июля 2014 года.
Республика Татарстан.

Бүген Казанда язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмованың "Сахалин утравы һәм татарлар" дип аталган китабы басылып чыкты. Фәүзия Бәйрәмова 2012 елның сентябрендә биредә айга якын яшәп, милләтебез тарихы белән бәйле 8 шәһәрдә һәм 2 татар авылында булган иде, шулай ук ул Сахалин өлкәсе архивларында эшләде, бик күп татарлар белән очрашты, җирле галимнәр белән элемтәгә керде. Фәнни-популяр жанрдагы бу китапта Сахалин утравының борынгы төрки-татар чоры, япон чоры һәм урыс-совет-бүгенге чоры җентекләп язылган. Китапта шулай ук 19 гасыр азагында бирегә сөрелгән каторжан татарларның исемлеге бирелгән, узган гасырның утызынчы елларында репрессиягә дучар булган татарларның ачы язмышы сурәтләнгән, исемлекләре бирелгән. "Сахалин утравы һәм татарлар" китабында бүген дә утрауда көн күрүче милләттәшләребез турында күп мәгълүмат бар, шулай ук аз санлы җирле халыклар турында да язылган. Китапта Сахалин татарларының күп фотолары урнаштырылган, төсле кушымта да бар. "Сахалин утравы һәм татарлар" китабы 1000 данәдә басылып чыкты, ул 264 биттән тора, тиражның бер өлеше татар конгрессы аша милләттәшләребезгә таратылачак. Шунысын да әйтергә кирәк, бу китап - Фәүзия Бәйрәмованың кырыгынчы китабы һәм сахалин татарлары турында тарихта беренче китап.

Милли Мәҗлеснең матбугат үзәге.
2014 ел, 1 июль.
Татарстан Республикасы.

Комментариев нет: