понедельник, 28 апреля 2014 г.

"Татар мәйданын игълан итәргә вакыт"

28 апрель көнне Чаллыда кулга алынган һәм эзәрлекләүләргә дучар ителгән мөселманнарны яклау пикеты узды.


Чаллының Җиңү паркында узган чарада шулай ук Түбән Кама, Алабуга ТИҮләре вәкилләре, мөселманнары катнашты. 
 http://www.azatliq.org/content/article/25365884.html
Пикетта катнашучылар Азатлык хәбәрчесе сорауларына да җавап бирде. Сөйләшүдә узган атна Казан урамында узган БТИҮ корылтае, Кырымны Русиягә кушу уңаеннан да фикерләр әйтелде.
 
Айдар Хәлим, язучы, җәмәгать эшлеклесе:
 
“Татар милли хәрәкәтенең хәле кискенләшә бара. Путин дәүләте татарны телсез, мәктәпсез, авылсыз калдыруга ирешеп килә. Украинадагы вакыйгалар уңаеннан татарга да яңа куркынычлар яный. Кырымны Русиягә көчләп керткәч, мин Путинның Русиядәге урыс булмаган халыкларга карата мөнәсәбәте нечкәргәндер, дип уйлаган идем. Ләкин аның сәясәте катылана гына бара. Лидерларыбыз гына түгел, бөтен татар халкы газап чигә. 70не узган кеше булсам да, Путин һәм путинщина белән килешмим, килешмәячәкмен, шуңа пикетка чыктым.
 
Кичә генә Казандагы мәдәни чараларны күрдем. Анда Татарстан җитәкчелеге өчен оялып утырдым. Бөтен дөньядан җыелган төрки туганнар тырмашып булса да татарча сөйләшергә тырышты. Шунда премьер-министр Илдар Халиков чыгып урысча сөйләп ята. Оят түгелме?
 
Русия империясе явызлыгының соңгы чигенә җитеп ни кыланырга белми. Империя таркалачак һәм Украина фронты кебек татарларның да фронт булдырырга көче бар”, диде.
 
Фәүзия Бәйрәмова, язучы, җәмәгать эшлеклесе:
 
”Мин бирегә беренче чиратта мөселманнарны яклап чыктым. Беләсез, декабрьдән бирле дистәләгән мөселманга чиркәүләр яндыруда яла ягылды. Алар төрмәләрдә ята. Сак астында җәзалап, булмаган гаепләрен таныталар. Мин аларга теләктәш. Үземә дә эзәрлекләүләр бара. Өч тапкыр мәхкәмә булды. Кырымтатарларны яклап язган мәкаләләр өчен әлегә мәхкәмә булмады. Ул көтелә. Бу пикет кирәк иде. Аны уздыру өчен бик күп кәгазь, рөхсәт кирәк. Рәхмәт Рәфис Кашаповка, тырышты. Айдар абыйның Украина буенча сүзләрен  куәтлим, без хәзер татар мәйданы игълан итәргә тиеш. Мәйдан Киевта башланды. Мәйдан – татар сүзе. Без хәзер дә мәйданда басып торабыз. Татар мәйданга чыгачак. Минем 1991 елда “Мәйдан татарларны көтә” дигән язмаларым чыкты. Ул чакта хөкем ителүдән депутат булуым гына алып калды. Бүген дә мәйдан татарларны көтә. Кырым татарларын кызыктырып, җәннәт көтә, дип, Русиягә өстериләр. Ә чын вазгыять безнең мисалларда күренә. Мин кырымлыларга, сезне җәһәннәм газаплары көтә, дип яздым. Шуңа, үземне эзәрлекли башладылар. Без бер-беребезгә ярдәм итәргә тиеш”, дип белдерде.
 
Рәфис Кашапов, Чаллы ТИҮе рәисе:
 
”Бүгенге империя пенсиядәге кешеләр белән дә көрәшә. 84 яшьлек Зәки Зәйнуллин, Илмир Имаевлар да тикшерү астында. Путин хакимияте урыс телен яклыйбыз дип Украинага бәреп керде. Ә безнең чит төбәкләрдә яшәүче халыкның зур күпчелеге татар телен белми. Без бу мәсьәләне күтәрергә тиеш, чөнки телебезне, динебезне кырып баралар. Нигә без пикетка чыкмаска тиеш әле, без телне, динне якларга тиеш. Казанда урамда узган корылтай буенча да тикшерүләр башланды. Чаллыга да, Казанга да чакыралар. 6-7 кешене урам җыены уздырдыгыз дип, штрафка тармакчы булалар. Татарстан президенты Кырымга барып татарларны яклаган булып йөри. Ул бит татарларны якларга түгел, Путин кушканга йөри. Биредә туган җиребездә корылтай уздыра алмыйбыз. Русиянең 32 төбәгеннән килгән делегат урамда торып калды”, дигән борчуларын җиткерде.
 
Тукай районыннан килгән Гөлсинә Чабатова:
 
”Мин Фәүзия апаны эзәрлекләүләрен беләм, аны якларга дип килдем” диде.
 
Раиф Галиев, Аксакаллар шурасы рәисе:
 
”Нәрсә, җитәкчелекнең акылы юкмы, 80ләп милләтнең үз телендә укырга, сөйләргә хокуклары бардыр бит. Бу хокукларны Путин, Миңнеханов якларга тиештер. Туган телебездә бала тәрбияли алмыйбыз бит. Бүген җыелган халык җәберләнгән кешеләрне, хокукларны яклап килде. Бу ил яшәсен дисәләр, тигезлек булырга тиеш” диде.
 
Гомәр хәзрәт Батырша, милли хәрәкәт имамы:
 
”Милли хәрәкәткә репрессия бара. Милләтне юкка чыгаруга каршы чыктым. Ялган җинаятьләр ачып коллык хәленә төшермәкчеләр. Эзәрлекләүләр, һөҗүмнәр дәүләт җитәкчелеге ризалыгы белән бара”, дигән фикерен белдерде.
 
Бер сәгатькә якын барган пикеттан соң мәйданга килүчеләр Чаллы ТИҮенең дүшәмбе җыенына юл алды. Анда да татарлар, мөселманнар язмышы хакында сөйләшүләр дәвам итте. гафиулла газиз

Комментариев нет: