суббота, 19 апреля 2014 г.

Татар мәдәниятен үстерергә өйрәтәләр

    Татар мәдәниятен үстерергә өйрәтәләр
Свердлау өлкәсендә яшәүче милләттәшләребез тиздән Аракай авылында татар милли мәдәниятенә багышланган семинар уздырырга әзерләнә. Аның максаты – заманча шартларда татар мәдәниятен үстерү һәм популярлаштыруның яңа ысулларын эзләү.

Чара 16 май көнне башланып китәчәк һәм өч көн дәвам итәчәк. Ул Свердлау өлкәсе Мәдәният министрлыгының Халык иҗат сарае, Татарстан Мәдәният министрлыгының традицион мәдәниятне камилләштерү үзәге һәм Аракай авылының милли-мәдәни комплексы тарафыннан оештырыла.

Семинарда татар халкы тормышына, аның бүгенгесе һәм киләчәгенә битараф булмаган һәркем катнаша ала. Чарага килүчеләр алдында Свердлауның танылган шәхесләре чыгыш ясаячак. Төрле мастер-класслар оештыру өчен Татарстаннан да махсус кунаклар чакырылган.

Укырга килгән кешеләр өчен теоретик һәм практик дәресләр оештырылачак. Болардан тыш, төрле экскурсияләр, иҗади лабораторияләр дә үткәрү каралган.

Шунысын да билгеләп үтү кирәк – биредә уку тулысынча бушлай. Ахырда тыңлаучыларга махсус сертификатлар өләшәчәкләр.

Комментариев нет: