вторник, 15 апреля 2014 г.

Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең ХI Корылтаеның Карары ( Резолюция)



 Казан                                                                    12 апрель  2014 ел.

       Рәсәй  дәүләте милли мәсъәләләрне чишүнең юлын тапты, дип әйтергә була. Бу мәсъәләләрне ике юл белән чишергә була:
 1. Халыкларның үзбилгеләнү хокукын тәэмин  итергә ( Федерациядә милли республика(дәүләт), я бәйсез дәүләт).
2.  “Зур”  халык    “азчылык” булган  халыкларны  үзләштерә, эретә (ассимиляция).
          Соңгы елларда кабул ителгән  федераль кануннар  Рәсәй хакимиятенең, РФ Конституциясен (5 маддә, 68 маддә 3 нокта)  бозып,  рус булмаган халыкларны ассимиляция юлына басканын  күрсәтә.  Татар халкы үзенең тарихи җирләреннән милләт буларак юкка чыгып бара. Татар теле, мәдәнияте бар җирдә рус теленә өстенлек бирү нәтиҗәсендә, саклана да, үсә дә алмый. Милли рух, милли горурлык басылу ассимиляцияны тагында көчәйтә.
         Халык үзенең фаҗигасын аңласа, аның үзаңы күтәрелсә  без милләте саклап клу юлында зур адымнар ясадык, дип әйтә алыр идек. 
        Без татар халкы үзбилгеләнү хокукын гамәлгә ашыру өчен, халыкара кануннарга таянып, армый-талмый эшләргә тиеш. Татар халкы милли хокуксызлыкка беркайчанда буйсынмачак.  Татарларның тулыкыйммәтле милли үзбилгеләнүгә хокукы һәм мөмкинлеге бар!
   Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең  ХI Корылтае таләп итә:   
1. РФ Дәүләт Шурасыннан -  “Региональ телләр турында Европа хартиясенә”  ратификация үткәрергә һәм 2007 елгы “Төп халыкларның хокуклары турында БМО Декларациясен” үтәүне таләп итәбез.
2.РФ Конституциясенә: “Милли республикалар төп халыкларның үзбилгеләнү җире, аларның телен һәм мәдәниятен саклап калу, үстерү җире”, дигән маддә кертергә.
3.Татар халкының Конституциядә татар телендә урта һәм югары белем алуга хокукын гамәлгә ашырырга.
 4. “Татар Милли Йортыннан”(К. Маркс,41)  татарларны куып чыгаруга  кискен каршылык белдерергә.
 6. “Татар халкының һәм аның дәүләтчелегенең кыска тарихын” әзерләргә     һәм зур тираж белән чыгарырга(  Хәкимов Р. С., Гиләҗов И. А.)                          . Татар халык көйләре нигезендә балаларга музыкаль тәрбия бирү программасын һәм ысулларын  эшләргә( проф. Сөнгатуллина, доц. М. Галиев)
7. Казанның бер зур спорт сараенда Борынгы Казанның ( ХV1 гасырның башы) панорамасын төзергә( Хузин Ф.Ш.)
8. Министрлар кабинетының 1999 елның 26 февраленда чыккан “1552 елда  Казанны яклап шәһит киткән каһарманнарга һәйкәл төзү турында”  Карарын үтәүне таләп итәбез.
 Хакимият бу эштән баш тартса, татар каһарманнарына Һәйкәл өчен урын сорап  Польша  президентына мөрәҗәгать итергә.  Бөтен дөньяга мәгълүм, 2010 елда Гданьск шәһәрендә татар каһарманнарына  Һәйкәл ачтылар.
9. Татар Киностудиясен оештырырга.
10. Федераль татар телевидение каналы оештырырга. 

Комментариев нет: