12 апрель 2014 ел
Казан ш.
25 ел элек,1989 елның 17-18 февраленда Бөтентатар
иҗтимагый үзәгенең I Корылтае булды. Татар
халкы дәүләтчелеген, тарихын, телен торгызу юлына басты. Бу Корылтайда
тарихи вакыйгаларга нигез салынды: 1990 елның 30 августында “ Татарстанның дәүләт суверенитеты турында
декларацияне” кабул итү, 1992 елның 21 мартында дәүләт суверенитеты турында
референдум үткәрү, 1992 елның 6 ноябренда
Татарстан Конституциясен кабул итү.
Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең Президиумы бу тарихи вакыйгага багышланган Х1
Юбилей Корылтаен үткәрү турында карарны 2014 елның январендә
кабул иткән иде.
Бу Корылтайның төп эчтәлеге:”Татар халкын милләт буларак саклап калуның
юллары”.
Корылтайны әзерләү буенча зур
эшләр башкарылды. Милли хәрәкәткә нигез салган кешеләр, дәүләтчелек, мәгариф,
тел мәсъәләре буенча күренекле белгечләр
чыгыш ясарга тиеш иде. Чыгыш ясарга 4 академик, 5 фәннәр докторы әзерләнгән
иде.
Январь аенда
татар милли оешмаларын Татар Йортыннан(К. Маркс,41) куып чыгару
аркасында Корылтай 12 апрельгә күчерелде. Башта Корылтайны үткәрүгә Милли-мәдәни
үзәк җитәкчесе рөхсәт биргән иде. Әмма
ләкин 1 апрельдә “ремонт булачак” дип сылтау табып,Милли-мәдәни үзәктә үткәрүне
тыйдылар. 7 апрельдә “Химиклар Сарае”
белән Корылтайны үткәрү турында килешү төзедек.
10 апрельдә “Химиклар сарае” җитәкчесе “электроэнергия юк” дип килешүдән баш тартты. 10 апрельдә “ Урицкий ис. Мәдәният Йорты” белән килешү
төзедек, әмма ләкин бу оешма да “Гортехнадзор рөхсәт итми” дип, безне кертүдән
баш тартты.
Юбилей Корылтаена Казаннан, Мәскәүдән, Сембердән, , Екатеринбургтан, Өфәдән, Бәләбәйдән,
Октябрьскидан,Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт,
Яшел Үзән, Лениногорск, Татарстанның күп
районнарыннан татар милләтпәрвәрләре килде. Алар регистрация үттеләр,
Корылтайда 300 артык делегат катнашты. Корылтай урамда, полиция чорнап алган
хәлдә үтте. Хакимият татар милләтчеләре өчен шундый “тантаналы бәйрәм”
оештырды.
Татар халкы “үтә толерантлы”, бик түземле халык. 2002 елда “ туры
китерү” дип 1990 елда кабул ителгән
Дәүләт суверенитеты турында Деклараияне, 1992 елгы Конституцияне юк иттеләр- татарлар эндәшмәде. “Латиницаны”
тыйдылар- татарлар эндәшмәде. Татарстан дәүләтенең җитәкчесен Мәскәү куерга
тиеш, дип әмер бирделәр- татарлар
эндәшмәде. Татарстан дәүләтенең җитәкчесен “президент” дип атарга ярамый дигән
әмер килде- татарлар эндәшмәде. Татар түрәләре “Болгар” номерларын җимерделәр-
татарлар эндәшмәде.
309-нчы Федераль Закон кабул иттеләр,
Бердәм Дәүләт Имтиханын татарча бирүне тыйдылар, шуның белән татарларны урта мәктәпсез
калдырдылар – татарлар эндәшмәде.
2012 елда 3 яңа метро станциясенә татар
тарихи исемнәрен кушуны таләп итеп БТИҮ шәһәр Думасына, мэрга мөрәҗәгать итте, 10 митинг, пикетлар
үткәрде, бу таләпләргә игътибар итмәделәр.
Татарларны “Татар Милли Йортыннан” (К. Маркс ур. 41) куып чыгардылар –
татарлар эндәшмәде.
Татарлар эндәшми, әмма ләкин алар исән әле һәм онытмадылар. Без исән
эле, без исән!
Юбилей Корылтаен тантаналы, матур итеп үткәрүгә каршылык күрсәтүне татар халкын танымау, аны санга сукмау дип
бәялибез. Оят бит бу, хурлык- Татарстан башкаласында татарларга урын юк!
Комментариев нет:
Отправить комментарий